16+

«Бал тәмле булсын өчен ояларны төрле урыннарга да күчереп йөртәбез»

Бал вакыты җитте, җәмәгать. Күпчелек шәхси хуҗалыкларда бүген бал кортлары тотучылар бар. Шуңа да бу эш әллә нинди гайре табигый хәл итеп каралмый.

«Бал тәмле булсын өчен ояларны төрле урыннарга да күчереп йөртәбез»

Бал вакыты җитте, җәмәгать. Күпчелек шәхси хуҗалыкларда бүген бал кортлары тотучылар бар. Шуңа да бу эш әллә нинди гайре табигый хәл итеп каралмый.

Эш сөйгән, бигрәк тә бал яраткан хуҗалар үз табыннары өчен генә булса да берничә баш умарта тота. Әйтергә кирәк, андыйлар бик күп. Кемнәрнеңдер шушы эше тулы бер гаилә кәсебенә әйләнгән. Анысына да шаккатмыйбыз бүген.
Ә менә бал белән сәүдә итүче эшмәкәрләрнең бал сатарга өйрәнүләре – гаҗәп. Чыннан да, бал һәм бал продуктлары сатарга өйрәнеп беттек бит. Моннан ун ел элек кенә болай итеп «бал марка»сын базар кадәр базарда ел әйләнәсе тотуны күз алдына да китереп булмый иде.

Базарда бал сата торган сәүдә рәтләреннән еш йөрергә туры килә. Әткәй – умартачы, ел да бал бәяләрен карап кайтырга куша. Быел да «Казан» агросәнәгать паркына баргач, иң элек балчылар янына киттем. Монда кызык икән: «Сез кем, кайсы яктан» дип сорашып йөрисе юк. Барысы да матур итеп язылып куелган, районы-авылы, исеме-фамилиясе дигәндәй. Сораулар туса диптер инде, телефоннарына кадәр теркәп куйганнар. Бик тә заманча сәүдә рәтләрендә йөрүе күңелле икән. Күп кенә сату рәтләрендә махсус сатучылар эш итә. Хуҗа кеше үзе булса, бал бәһасен үзара килештереп тә алырга була. Чирмешәннең Карабаевлар умартачылыгыннан килгән балны да хуҗабикә үзе сата булып чыкты. Зөлфия апаның бөтен шартын китереп сатуын, бер үк вакытта балның дәвалау үзлекләрен сөйләп торуын карап тору күңелле булып китте.

– Үзем хуҗабикә. Безнең бал бик әйбәт булды быел. Әле менә быелгы балларны суыртып алып килә башладык. Юкә балы да, чәчәкнеке дә әйбәт. Бал уңышы яхшы күренә. Безнең умарталарыбыз Чирмешән районындагы урманда урнашкан. Экологик яктан да иң чиста район безнеке. Балның тәме бик аерыла, безне кабат эзләп килүчеләр бар, – дип сөйли Зөлфия апа Карабаева.

Карабаевларның сәүдә рәтендә нинди генә товар юк. Барысы да умартачы табыныннан алынган. Берничә төрле бал, перга, чәчәк серкәсе, прополис, кәрәзле бал. «Менә юкәнеке, чәчәкнеке, төрле үләннәрдән җыелган бал да бар. Перга, прополис баллары. Урманда булган бөтен табигать дәвасы монда», – дип сөйли Зөлфия ханым.

Карабаевлар «Казан» агросәнәгать паркы ачылганнан бирле сәүдә итәләр. Биш ел дәвамында ел әйләнәсе бал саталар. Бал гына түгел, умарта кортларына бәйле бөтен төр ризыкны сатып алырга була биредә. Чын мәгәр, биредә бал даруханәсе ачылган кебек. Зөлфия апа аларның һәрбер төре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Нинди авыруга дәва икәнлеген яттан белә ул. Сатып алучыларга ягымлы тавышы белән дә тәэсир итә дип уйлыйм.
Сәүдә киштәсендәге балларның төрлелегенә шаккатарлык. Моның да сере бар икән.

– Без ояларны төрле урыннарга да күчереп йөртәбез. Донникка да, карабодай басулары янына да илтеп куябыз. Үзебезгә якынрак урыннарга, кырларга алып чыгабыз. Янәшәбездә Самара өлкәсе, анда алып барабыз. Ә менә прополис балына без прополис өстәп, үзебез ясыйбыз. Бу бик катлаулы эш процессы. Шулай ук перга кушып та бал ясыйбыз. Бу аерым эш төре. Моның өчен безнең барлык техник шартларыбыз бар. Өйдә бөтен кеше дә бу эшкә тартылган, бөтенесе эшнең җаен белә. Технологиясен үзләштердек, таләпләр буенча әзерлибез, – дип сөйли Зөлфия Карабаева.

Әле ул сөйләп кенә калмый, һәркемгә балдан авыз иттерә. Аларның дәвалау үзлекләрен сөйли. Зөлфия апа көн саен бал ашарга куша. Һәр көн иртән ач карынга бал болгатып су эчсәгез, чирләмәссез, ди. Балның файдалы үзлекләренә килгәндә, прополис балын күбрәк ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә ашарга кирәк. Язва, гастрит, төрле ашказаны җәрәхәтләрен дәвалый ул. Перга балы ул витаминлаштырылган, аминокислоталар белән баетылган. Кан оешуларны булдырмый калуга ярдәм итә, кан басымын нормальләштерә, организмга көч өсти, перга инсулин эшләп чыгаруда булыша. Перга, гомумән, инсульттан профилактика чарасы булып тора. Урман балы исә тынычландыра. Юкә балының файдасын сөйләп кенә бетереп булмас.

– Без Чирмешән белән Казан арасында йөрибез. Монда безнең бер улыбыз гаиләсе белән тора. Аның янында йә әтисе, йә мин яшибез. Хәзер авылда күбрәк эшли торган вакыт, шуңа да ирләр авылда. Анда икенче улыбыз-киленебез бар. Без ирем белән алмашлап әле монда, әле тегендә торабыз. Бал белән күптәннән эш итәбез, нәселдә өченче буын бал белән шөгыльләнә. Әби-бабайдан килгән. Хәзер 250 баш умартабыз бар. Умартачылыкта ел әйләнәсе эш бетми. Без бу эш белән кызыксынып кына түгел, ә кәсеп итеп алып эшлибез, – дип сөйли ул.

Юкә чәчәк атты. Умартачылар бу сүзне еш кабатлый. Әткәй әйткәндәй, юкә җәйгә ике тапкыр чәчәк атса да яхшы булыр иде. Бал тагы да мулдан булсын өчен әйтелгән сүзләр инде бу. Карабаевлар да балның күләмен даими тикшереп торалар.

– Юкә балын алдык. Хәзер чәчәк балларын да суыртырга була. Без контроль тикшерүләр үткәрәбез. Юкә балы өчен өстәмә рамнар куябыз. Контрольдә күпме бал кайтканын чамалыйбыз. Пичәтләнгән икән, шунда ук юкә балын суыртабыз. Аннан соң чәчәк, донникка алып чыксак, аны җыябыз, карабодай басуыннан карабодайныкын алып кайтабыз.

Сатып алучылар булмаса, без монда тормас идек. Даими килеп йөрүче үзебезнең клиентларыбыз бар. Шушы бер урында гына торабыз, башка сату ноктабыз да, аның өчен мөмкинлекләребез дә юк. Безне биредә күпләр белә. Монда эшли башлаганчы ел да көзге ярминкәләргә килеп йөри идек. Хәзер улыбыз йөри. Күбрәк көзен барабыз. Җәй көне умартачылыкта да эш күп. Беренче балны суырткач, эш артып китте, – диләр алар.

Быел бал кортлары күпләп үлүе турында да ишетеп борчылганнар.
– Басуларны агулаганнан соң шулай булган дип ишеттек. Бездә, шөкер, андый хәлләр күренмәде. Зәйдә, Мәскәү тирәләрендә, Башкортстанда агулаганнар дип ишеттем. Бик күп корт үлде. Басуларда агулау эшләрен төнлә башкарырга тиешләр, алар көндез эшли. Бал кортлары бара да бал җыя. Үзләренең агуланганын белми дә кала, – ди Зөлфия Карабаева.

Фәнис Мотыйгуллин фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading