16+

Бала үлемендә кем гаепле?

3 августта Сочида булган фаҗига бер генә татарстанлыны да битараф калдырмагандыр. Бу көнне Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән әбисе белән ял итәргә килгән җиде яшьлек Николай Мальков яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булды.

Бала үлемендә кем гаепле?

3 августта Сочида булган фаҗига бер генә татарстанлыны да битараф калдырмагандыр. Бу көнне Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән әбисе белән ял итәргә килгән җиде яшьлек Николай Мальков яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булды.

Интернетта пәйда булган видеодан аңлашылганча, әлеге фаҗига һич көтелмәгәндә килеп чыга. Яңгырдан соң әбисе белән урамнан барган бала күз ачып йомган арада чокырга төшеп юк була. «Минем балам чокырга төште» дип ачыргаланып кычкырган әби янына халык җыела, тик, кызганыч, беркем дә ярдәм итә алмый. Шуннан соң әби үзе дә оныгы артыннан чокырга ташлана. Соңрак коткаручылар баланың гәүдәсен Кара диңгездән табып ала. Яңгыр сулары аны шунда агызып алып киткән.

Баланың әти-әнисе Түбән Кама нефтехим һәм ТАНЕКО заводларында эшләгәне мәгълүм. Кичә малайны Аксубай районының Иске Илдерәк авылы зиратына җирләделәр. Зур югалту кичергән гаиләнең кайгысын Татарстан хөкүмәте дә уртаклашты һәм тиешле ярдәмне күрсәтәчәген әйтте. Ләкин күз ачып йомган арада баласын югалткан әти-әнинең дә, әбинең дә кайгысын болар гына җиңеләйтмәс шул...

Хәзерге вакытта әлеге фаҗига буенча тикшерү эше бара.
Сочи хөкүмәтенең исә бу фаҗигагә карата үз аңлатмасы. Шәһәр администрациясе таулы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына рәшәткә су басмасын өчен куелмавын әйткән. Бу хакта алар «ТАСС» агентлыгына хәбәр иткән.

– Лазаревское районында Октябрьская урамындагы яңгыр сулары өчен су чокырлары 60нчы елларда ук салынган, алар – ачык типтагы махсус гидрокорылмалар. Алар бистәнең һәр урамында бар һәм чокырлар тулысынча ачык булырга тиеш, проектта рәшәткә кую каралмаган. Рәшәткәләр куелган очракта, көчле тропик яңгырлар вакытында алар ычкынып, кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин, – дип аңлатканнар хакимияттә.

Чокырлар исә торак йортларны һәм биналарны су басудан, агызып китүдән саклый.
Моннан тыш, алар Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә йөкләгән.
Татарстанлылар әлеге канау каршындагы кунакханәдә яшәгән. Әби кеше бу канау барлыгы һәм аның өстендә рәшәткә булмавы турында белгән, дип искәрткәннәр Сочи мэриясе матбугат хезмәтендә.

«Яшенле яңгыр турында кисәтү берничә тәүлек алдан таратылды, шул ук вакытта иминлек чараларын күрү, үзеңнең һәм балаларыңның тормышын куркыныч астына куймау кирәклеге хакында берничә мәртәбә искәртелде», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Әлеге фаҗигагә карата танылган алып баручы Владимир Соловьев та үз фикерен белдерде. Мондый хәл килеп чыгуда ул Сочи хакимиятен тәнкыйтьли. Бу хакта ул Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әйтә.

«Бала һәлак булды. Сочи җитәкчеләренең башында нәрсә икән? Намус турында сорамыйм да инде», – дип язган Владимир Соловьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading