16+

Балага ковидтан вакцина ясау: 4 сорауга табиб җавабы

Ни өчен коронавируска каршы вакцинаны 12 яшьтән ясыйлар? Вакцинага организм нинди реакция бирергә мөмкин? Бу сорауларга медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, Балалар республика хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров җавап бирде.

Ни өчен коронавируска каршы вакцинаны 12 яшьтән ясыйлар? Вакцинага организм нинди реакция бирергә мөмкин? Бу сорауларга медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, Балалар республика хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров җавап бирде.

- Балалар өчен вакцина хакында да сөйләсәгез иде. Коронавируска каршы ничә яшьтән вакцина ясарга ярый?

- Безнең балалар өчен бер генә вакцина бар. Ул 12 яшьтән тәкъдим ителә. Бу “Спутник-V” ның азайтылган варианты. Анарда антигеннар биш тапкырга кимрәк. Бу доза балалар организмы өчен җитәрлек күләмдә. Аларга да өлкәннәргә ясаган кебек интервал белән ясыйлар.

Күпләр ник 12 яшьтән ясарга дип сорыйлар. Чөнки 12 яшьтән балага өлкәннәргә бирелә торган дарулар бирергә мөмкин. 12 яшьлек баланың үсмерлек чоры башлана, авырлыгы 40 килодан артык була. Аны максималь рәвештә олы кешегә якынайган итеп карарга мөмкин. Шуңа да 12 яшьтән зуррак балалар төркеме карала.

Без аңларга тиеш, әгәр дә ковид сезонлы авыру кебек булып кала икән, ул вакытта яшьрәк балаларга да вакцина ясый башлаячаклар.

- Өлкәннәрдә коронавирустан вакцина ясатканнан соң, тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек булырга мөмкин. Балалар организмы прививкага ничек җавап бирергә мөмкин?

- Вакцина ясатканнан соң беренче өч тәүлек баланың хәлсезлеге, тән температурасы күтәрелүе күзәтелергә мөмкин. Тән температурасы күтәрелә икән, аны төшерә торган препарат Ибупрофен, Парацетамол бирергә була.

Вакцинадан соң ниндидер патологияләр булачак дип көтәргә кирәкми.

Теләсә кайсы вакцинаны ясатканнан соң да организмның җавабы була.

Вакцина организмда эз калдырырга мөмкин, бу хакта язылган да. Әмма әлегә бу хакта статистика юк.

- Вакцинациядән соң күтәрелгән температураны төшерү мәҗбүриме?

- Бала сау-сәламәт икән, 38,5 кә кадәр күтәрелгәндә очракта температураны төшермәскә дә була. Әмма чиккә җиткерергә кирәкми. Температура 38,5 тән арта икән, дару бирү таләп ителә. Төрле әти-әниләр бар, әлбәттә. Кемдер температура 37 гә күтәрелгәндә үк дару бирергә мөмкин. Икенчеләр 40 ка күтәрелгәндә дә организм көрәшсен, дип температура төшерә торган препарат бирми.

- Вакцинадан соң баланы карантинга утыртырга диләр. Бу дөресме?

Юк, кирәкми. Баланы башка вируслар эләктермәсен өчен сакларга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узегезгэ кадап кына бетерегез шул ваксинагызны ,балаларга орынмагыз,сабыйларга начался эшлэгэн кешенен кулы корый, шуны онытмагыз яме...рэхмэт

    Мөһим

    loading