16+

Балага пособие каян түләнә?

Бала тугач, аны әтисе белән Казандагы фатирга пропискага керттек. Мин үзем Арчада теркәлгән. Балага пособие алу өчен теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идем, алар мине Казанга җибәрделәр. Казан киредән Арчага юллый. Пособие һаман юк. Бу очракта нишләргә була? Г.Хәйретдинова, Арча.

Әгәр дә кеше эшли икән, ул балага пособие алу өчен документларны эш урыныннан тапшыра. Пособие социаль иминиятләштерү фонды аша түләнә, бу очракта теркәлү урыны роль уйнамый, дип аңлаттылар Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге белгечләре. Әгәр дә әни кеше эшләмәсә, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособие баланың теркәлү урыны буенча түләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X