Иң беренче эш итеп, логопед эзләдем. Төп таләп – татар телле булсын! Ышанасызмы-юкмы, Казанда татар телен белә торган логопед табу – печән өемендә инә эзләү кебек. Тырыша торгач, таптым бит бу белгечне! Тик ике проблема бар: белгечнең иртән сәгать 8 дә генә буш вакыты бар һәм ул Казанның икенче ягында кабул итә. Өстәвенә, урамда кыш иде. Баланы 6да уятып чыгып китүнең, аннан соң кире кайтып, бакчага илтүнең ни икәнен үзем генә беләм. Логопед белән шөгыльләнүнең 45 минуты – 850 сум тора. Монысы да мөһим, чөнки төрле логопедлар бар. Арзанракка да шөгыльләнергә була. (Сүз уңаеннан, логопедка караганда, баланың авылда әби-бабай, күрше балалары белән аралашуы күбрәк нәтиҗә бирде!)
Спорт! Аңардан башка ярыймы инде?! Бала спортны яратырга, шөгыльләнергә тиеш (диләр бит)! Шахмат булса да уйнасын, әйеме?
Шахматка безгә иртәрәк. Өстәвенә, табиб мускулларны ныгытырга кирәк, ди. Шуңа да бассейнны сайладык. Балалар өчен бассейннар, әлеге дә баягы, безнең районда юк икән. Булганнары зур, инде йөзә белә торган балалар өчен. Анда да 5 яшьтән генә алалар. Һәм безгә тагын икенче районга йөрергә туры киләчәге көн кебек ачык иде.
Шөкер, бала суны туганнан бирле бик ярата. Тренерлар да әйбәт (әле татарча да белә!) Бәясе арзан түгел, бер тапкыр шөгыльләнү – 850 сум. Әмма атнага бер тапкыр гына булса да моңа түзәргә була.
Әле менә балалар бакчасында дүрт төрле түгәрәк оештырырга йөриләр. Пласитилиннан әвәләү, каратэ, вокал һәм математик уеннар. Шәхси түгәрәкләргә караганда, болар 3-4 тапкыр арзанрак һәм ерак барасы да юк. Шулай булгач, баланы изалау шул ноктада тәмамланыр да, бар нәрсәгә дә бакчада гына өйрәнербез кебек.
Кешенеке ничек икән?
Кеше баласын кая йөртә икән, Казанда яшәүче әти-әниләрдән шуны да сораштык әле. Алга китеп булса да әйтик, төрле бала бар. Кемдер бала өчен карьерасын да корбан итә, хәтта.
Баланы иртә өйрәтү – зыянлы
Әти-әниләр үзләренең бала вакытта чынга ашмаган хыялларын балалар ярдәмендә тормышка ашырырга омтыла, ди психологлар. Баланы кечкенәдән түгәрәкләргә йөртүнең файдасы күпме, зыянымы? Моңа клиник психолог, нейропсихолог Татьяна Халитова җавап бирде.
– Баланы кечкенәдән төрле шөгыльләргә өйрәтү хакында, ниһаять, кычкырып әйтә башладылар! Боларга баланың интеллектын үстерә торган “развивашка”лар да, 4 яшьтән баланы мәктәпкә әзерләү дә, алты айдан тел өйрәнү дә, башкалар да керә. Белгечләр еш кына баланың бала чагын урлыйлар, ул әле уйнап туймаган, тиз арый, мөстәкыйльлеген югалта, дип кайгыра. Әмма проблема тагын да җитдиерәк. Бу бала өчен куркыныч та булырга мөмкин.
Шәхсән үзем “битлек эффекты” куркынычын күрәм. Мисал өчен, 1,5 яшьлек бала бик күп экзотик хайваннарның исемнәрен өйрәнгән. Машина маркаларын белә, хәтта динозаврларны аерып маташа. Боларның барысына да аны алты айдан махсус программа нигезендә өйрәтәләр. Әти-әнисе аның белән карточкалар ярдәмендә шөгыльләнә һәм түгәрәкләргә йөртә. Әмма бу баланың баш миендә үзгәрешләр барлыгы ачыкланды. Эш шунда ки, ул хайваннарны карточкаларда гына таный. Ә китапларда хәтта гап-гади этне дә күрсәтеп бирә алмый. Бала “жираф”, “маймыл” кебек сүзләрне карточканың исемнәре дип аңлаган. Аның абстракт фикер йөртүе һәм күзаллавы белән проблемалар булуы ачыкланды.
Комментарийлар