16+

Балакаем, ишегалдына тавыш бирик әле!

Татарстанда быел 1074 ишегалдын комплекслы төзекләндерү планлаштырыла. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ 200 ишегалдын тәкъдим итәргә була. Электрон рәвештә тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр үткәрелә.

Балакаем, ишегалдына тавыш бирик әле!

Татарстанда быел 1074 ишегалдын комплекслы төзекләндерү планлаштырыла. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ 200 ишегалдын тәкъдим итәргә була. Электрон рәвештә тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр үткәрелә.

Безнең йорт мәхрүм калмыймы?
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республика халкын җәмәгатьчелек мохитен, шулай ук ишегалларын төзекләндерү эшчәнлегендә үзләренең фикер-тәкъдимнәре белән актив катнашырга чакырды.
 – Цифрлы технологияләрне бик үк белеп бетермәгән өлкәннәр тавыш бирүдән мәхрүм калмыймы соң? – дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.
 – Тавыш бирүдә 200 волонтер ярдәм итәчәк. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләрендәге күп функцияле үзәкләрдә өлкәннәргә теге яки бу ишегалды турында хәбәр җибәрүдә булышачак. Башка район хакимиятләре моны үзләре оештыра ала, - дип аңлатма бирде Алексей Фролов.

 – Торак милекчеләре ширкәтләре тавыш бирергә хокуклымы?
 – Ишегалларын төзекләндерү программасында барлык төр милек формасындагы йортлар да катнаша. Торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары йортларында яшәүчеләр дә тавыш бирергә хокуклы, –диде Алексей Фролов.

Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин әйткәнчә, Татарстанда 2,5 миллион кеше дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлгән.
Тавыш бирү өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында сораштыру үткәрелүе турындагы баннерга басарга яки gorodsreda.tatar.ru сайтына күчәргә кирәк. “Услуги РТ” мобиль кушымтасында тавыш бирү “Опросы жителей” бүлегендә башкарыла.

Казансу елгасының хуҗалары күбәйде
“Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина таныштырганча, Казанда Казансу елгасы ярларында 12 парк төзеләчәк. Алар Идел елгасыннан М-7 автотрассасы янындагы Зәңгәр күлгә кадәр сузылган 40 чакрым аралыкта урнашачак.
 – Быел “Сады у Казанки”, “Манзара”, “Русско-Немецкая Швейцария”, “Спортивный парк” һәм “Савиновский парк” җәмәгатьчелек мохитләренә проектлар эшләнә. Шушы булачак паркларга Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә Татарстанның барлык халкы үзенең тәкъдимнәрен әйтеп, тавыш бирә ала, – диде Наилә Зиннәтуллина.

Казансу елгасының уң ярында Киров дамбасы белән Кремль дамбасы арасында – “Манзара”, ә Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәрге ярда “Сады у Казанки” парклары барлыкка киләчәк. “Сады у Казанки” паркының “Казансу буе бакчалары” дигән татарча атамасы да беркетелер, дип өметләник.
 Апрель ае башында узган матбугат конференциясендә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казансу ярында француз архитекторы  Мишель Пен тәкъдимендә “Парк Горизонтов” төзеләчәк дигән иде. Кызыксынып сорагач, Наилә Зиннәтуллина: “Парк Горизонтов” түгел, ә “Сады у Казанки” була”, – дип җавап кайтарды.

Казансу ярлары иркен, анда “Парк Горизонтов” кына түгел, “Париж” скверы төзелсә дә бик хуп. Бер заман Казансу буе паркларына халык дәррәү агыла башласа, юл хәрәкәте иминлеген ничек хәл итәрсең? Бу нәүбәттән, Алексей Фролов: “Сибгать Хәким урамы аша җәяүлеләр җир асты юл кичүее төзү турында да шәһәр хакимияте белән берлектә уйланулар бар”, – дип өметләндерде.
 
Президентның 6923 ишегалды
“Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фондының стратегик проектлар белән идарә департаменты җитәкчесе Венера Камалова сөйләгәнчә, республикада 2015 елдан башлап 443 парк һәм сквер яңартылган.
 – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2019 елда “Безнең ишегалды” республика программасы старт алды. Узган ел 1091 ишегалды комплекслы төзекләндерелде, быелгы планга 1074 ишегалды кертелде. Программа кысаларында биш елда 2014 елга кадәр төзелгән йортларның 6 923 ишегалдын капиталь төзекләндереп чыгу ниятләнелә, – диде Венера Камалова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Адоратский урамы 36,38,40,42 нче йортларда балалар куп.. Ничэнче ел инде, бэлки быел ясарлар, дип котэм. Юк ,быел да списокта юк, кайчанга безнен балалар мэйданчыгын ясыйлар, кем жавап бирер икэн? Тагын кая язып була, купме котэргэ була инде?

    Мөһим

    loading