16+

Балалар бакчаларына түләүләр киметелә!

Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендәге барлык төрдәге төркемнәр өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру буенча эшләр тәмамлану этабында.

Балалар бакчаларына түләүләр киметелә!

Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендәге барлык төрдәге төркемнәр өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру буенча эшләр тәмамлану этабында.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикадагы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендә ата-аналарга түләүләр билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Премьер-министр әйткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, икътисади кризис чорында балалы гаиләләргә ярдәм максатында, балаларның мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүләре өчен түләүләр структурасын кабаттан карау турында карар кабул иткән.

Бала балалар бакчасында булмаган очракта, ата-аналарның даими түләүләре өлеше 3-4 мәртәбәгә киметелә. Шулай ук, күпчелек төркемнәрдә ата-аналарның түләүләренең гомум күләме дә киметелә.

Әлеге социаль ярдәм чаралары республиканың берләштерелгән бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирүне таләп итә. 

Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендәге барлык төрдәге төркемнәр өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру буенча эшләр тәмамлану этабында.

- Исәп-хисапны кыска вакытта үткәреп чыгарга кирәк. Яңа форматны исәпкә алып, түләүләрне инде 12 майдан ук башкарырлык булсын, - дип күрсәтмә бирде Алексей Песошин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading