16+

Балалар мәктәпне сагына

Мәктәпләрдә дистанцион укулар дәвам итә. Олырак балалар компьютер каршында үзләре генә утырса, кечкенә сыйныф укучыларына өйдә әти-әни ярдәме кирәк әле.

Балалар мәктәпне сагына

Мәктәпләрдә дистанцион укулар дәвам итә. Олырак балалар компьютер каршында үзләре генә утырса, кечкенә сыйныф укучыларына өйдә әти-әни ярдәме кирәк әле.

 

 

Без әзер идек

– Укытуның дистанцион форматына барыбызга да күчәргә туры килде. Бу безгә башка төрле итеп эшләргә мөмкинлек бирде. Башта ук бик күп кенә сораулар булды. Булдырырбызмы, башкарып чыга алыр­бызмы икән, дип тә борчылдык. Беренче авырлыкларны җиңеп чыктык кебек. Директорыбыз Диләрә Бикуева – эшне оста оештыручы, алга карап эш итә торган педагог. Ул безне кыш көне үк дистанцион укытуга әзерли башлады, чөнки быел укучылар салкын тиеп күп авыргач, кайбер сыйныфларны ябарга туры килде. Шунда ук дистанцион укытулар алып бардык. Кирәк булганда, укытуның яңа төр формаларын кулланырга мөмкин икән дигән нәтиҗәгә килдек, – дип сөйли ул.

Шулай итеп, лицейда курслар оештырыла. Коллегаларына информатика укытучылары булыша. Вируска бәйле карантин игълан иткәнче үк, биредә дистанцион укыту өчен бөтен программаны әзерләп бетерәләр.

– Бу мәсьәләдә профессионаллар булмасак та, барлык таләп-шартларны үтәп чыктык. Эш өчен без башлангыч һәм югары сыйныфлар өчен «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Я Класс» һәм башка төрле платформаларда эшли башладык. Әлеге мәгариф мәйданчыкларында дәресләр, биремнәр, видеодәресләр бар. Укучыларны да күптән анда теркәдек, лицейда чакта ук эшләргә өйрәттек, без дистанцион укытуга күчкәнче барысына да әзер идек, – дип сөйли Илмира Абдуллина.

Укучылар өчен онлайн аралашу, онлайн дәрес бирү өчен «зум» программасы файдалы икән. Әлеге мәйданчык бөтен класс белән эшләргә мөмкинлек бирә. Шунда ук укытучылар белән очрашулар оештыралар, әти-әниләр һәм балалар белән аерым сөйләшүләр дә алып барыла.

Санитар нормалар да бар

Укытучылар авырлыклар булуын да инкарь итмиләр. Кыска гына вакыт эчендә дәрес тә үткәрергә, укучыга аңлатып та өлгерергә кирәк. Санитар нормалар буенча, дәресләр дә озак барырга тиеш түгел. Башлангыч сыйныфлар монитор артында 15-20 минут кына утырырга тиеш. Югарыракларга 15-30 минут каралган. Бу вакыт эчендә системада төрле чатаклыклар булырга, кемдер керә алмаска мөмкин. Хәзер барысы да интернет программаларда эшлиләр, сайтларга авырга килә. «Бу вакыт кечкенә сыйныфлар өчен дә, БДИ бирүче балалар өчен дә җитәрлек түгел. Әмма сәламәтлекне саклау буенча санитар нормаларны үтәргә кирәк. Шул ук вакытта, белем югалмасын дисәк, укуны дәвам итәргә тиешбез», – ди тәҗрибәле педагог.

83нче лицейда 2 мең 500гә якын укучы бар. Соңгы өч елда биредә ике зур корпус (мәктәп) берләшкән. Уку йорты, әти-әниләр, балалар үзләре зур коллективны хәтерләтә. Укытучылар әйтүенчә, лицейда бер генә сорауга да җавап бирмичә калмыйлар. Кайбер әти-әниләр эшли, шуңа биредә консультация бирү дә оештырылган. Укучы үзе дә теләсә кайсы вакытта шалтырата ала. Класс сәгатьләре дә үткәрәләр. Иң мөһиме – аңлашып эшләү, ди алар. Бала укытучы каршында утырмый, онлайн дәрес беткәннән соң нишли, дәресне аңлатканнан соң да алга таба укучының төшенүен һәр очракта да ачыклап булмый. «Кечкенәләр, ягъни кечерәк сыйныф балалары, еш кына, өйрәнеләсе предметка игътибарларын туплап бетерә алмый. Әйе, беренче вакытта аларга кызык, әмма өйдә игътибарны читкә юнәлдерүче әйберләр күп шул», – дип сөйли 36 укучысы булган башлангыч укытучысы.

Укуны туктатмасыннар

Укучылар, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары укуларын алдан тәмамларга мөмкин дигән сүзләр дә йөри. Әмма Илмира ханым моңа үзе каршы.

– Без – укытучылар – укуны тәмамлауны, программаларны узып бетерүне күз алдында тотабыз. Кирәк булса, июньдә дә эшләячәкбез. Без 6 апрель җиткәнен дә көтмәдек, 1 апрельдән үк укыдык, эш процессын көйләдек, балалар белән онлайн очраштык. Балаларны укудан аеруны дөрес дип уйламыйбыз. Аларны нәрсә белән дә булса мәшгульләндерү кирәк. Шул ук вакытта психологик яктан бу ситуациядә балаларга ярдәм күрсәтүне дә читкә куярга ярамый, – ди ул.

Аңлап укытыйк

Мөстәкыйль эшне күпләп бирү дулкыны да булып узды, дип саный Илмира ханым. Беренче көннәрдә укытучылар, материалны аз бирдек дип уйлап, дәреслекләр буенча да мөстәкыйль эшләрне күбрәк бирделәр бугай.

– Беренче коймак төерле булгандыр, бик тәнкыйди дә карамаска кирәк. Болар – белемне ныгыту буенча гына эшләнгән эшләр. Без бөтен эшләрне кабаттан карап чык­тык. Әти-әниләрне дә тыңлыйбыз, балаларның реакциясен күзәтәбез. Авыр икән, димәк, балага җитә, – дип сөйли Илмира Рафик кызы. – Безнең укучыларыбыз видеороликлар эшләделәр. Илнең барлык укытучыларына мөрәҗәгать иде ул. Аны инстаграмга да куйдык. Балалар мәктәпне сагына.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading