Бу сүзләр 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, Андерсен исемендәге Халыкара Диплом иясе Роберт Миңнуллин авызыннан яңгырады.
Моның нәкъ шулай икәнен үзләре дә бик яхшы белүчеләр: бүгенге көндә татар балалар әдәбияты арбасын җигелеп тартучы язучылар, балалар белән китап арасын якынайтырга тырышучы китапханәчеләр, галимнәр, тәнкыйтьчеләр һәм бу мөһим мәсьәләгә битараф булмаучы тагын бик күпләр җыелган иде.
Яшерен-батырын түгел, халык шагыйренең сүзләрендә хакыйкать ярылып ята. Балалар өчен язучыларга, ничектер, икенче сортлы каләм ияләренә булган караш яши. Хәтта каләмдәшләр арасында да кечерәйтергә теләү сизелә. Әдәби ел йомгакларында да, съездларда да балалар әдәбияты турында сөйләшүне, нишләптер, азакка калдыралар. (Юкса, Сабантуйның кечкенә малайлар көрәше белән башлануын барыбыз да яхшы беләбез.) Ә инде бу вакыт залның күп кенә урындыклары буш була, калганнары да йокымсырап утыра, әдипләрнең һәм әдәбиятыбызның киләчәге турындагы мөһим сүзне стеналар гына тыңларга мәҗбүр. Шулай, икенче планга күчереп, түбән сортлы ясап, без бүген балалар әдәбиятыбызны һәм бу өлкәдә эшләүче әдипләребезне үпкәләтмәдекме икән?! Әдәбиятның башка тармакларында иҗат итүчеләр, бигрәк тә үзешчәннәр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр тизлеге белән артканда, балалар әдәбиятына килүче фидакарьләр бармак белән санарлык та юк диярлек. Каләмен чарлау белән, һәрбер башлап язучы «ача-поча» (чуаш телендә бала-чага дигән сүз) өчен язып тормауны үзе өчен зур дәрәҗә дип саный, күрәсең. Тиз генә әдәбиятның саллырак өлкәләренә күз һәм сүз ата башлый.
«Без барыбыз да балачактан!» – дигән Антуан де Сент Экзюпери. Балачак ул – балчак. Иң татлы хыяллар, иң тәмле төшләр чоры. Хәзерге заман балалары җанына туры килә торган китапларыбыз булмаса, аларны бөтенләй хыялдан мәхрүм итмәбезме соң без бүгенге өлкәннәр?! Ә бит бары тик китаплар гына (кино да, башка сәнгать тә түгел) баланың хыял-фантазиясен үстерә, диләр белгечләр. Бүгенге заман укучысы яратып укырлык, кулыннан төшермәслек, телефон һәм башка гаджетларга алмаш булырлык китаплар язу замана әдибенә зур җаваплылык та өсти. Конференциянең «Татар балалар әдәбияты традицияләре һәм заманчалык» дип аталуы гына да сөйләшүнең кызыклы булуын вәгъдә итә. Хәер, конференция ничек кенә аталса да, аның нәкъ менә балалар әдәбиятына (әдәбиятыбызның киләчәгенә дип тә укыгыз) багышланган булуы күңелне сөендерә. Ниһаять, бу хакта уртага салып, проблемаларны күрсәтеп, аны чишү юлларын бергәләп эзләргә вакыт җиткәнен аңлаганбыз. Монысы үзе генә дә бик мөһим.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел-әдәбият, сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның фатихасы белән, конференция үз эшен башлап җибәрде.
Мондый җыелып сөйләшү юкка гына түгел. Беренчедән, балалар әдәбияты проблемасы җитлексә, икенчедән, быел балалар әдәбиятының нигез ташлары булган Дәрҗия Аппаковага – 120, Абдулла Алишка – 110, халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевкә – 90 ел, халык шагыйре,Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинга 70 яшь тула. Конференция башлыча шул шагыйрь-әдипләрнең иҗатына багышланса да, тулаем балалар әдәбияты турында да шактый җитди сүз булды. Күренекле тәнкыйтьче Равил Рахмани – Дәрҗия Аппакова, шагыйрь Рафис Корбан – Абдулла Алиш, КФУ доценты Нурфия Йосыпова – Шәүкәт Галиев, Ләйлә Минһаҗева Роберт Миңнуллин иҗатына тәфсилле анализ ясадылар. Рафис Корбан үз чыгышында Алишның һәйкәле дә, урамы да булмавын искәртте. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева бүгенге балалар әдәбиятының проблемаларына тукталдылар. Айсылу ханымнан ишеткән саннар уйландырды. Бүген Татарстан китап нәшрияты ел саен 30лап балалар китабы нәшер итә, бу ХХ гасыр башы дәрәҗәсенә туры килә икән. Ә бит урамда XXI гасырның ике дистәсе узып бара. 100 ел буе бернинди алга китеш тә юк, димәк. Айсылу яңа яшь авторларның булмавын, яңа китапларда кайбер шигырьләрнең 15нче тапкыр басылуы хакында да җаны әрнеп сөйләде.
«Бүген балалар китап укымый, экранга ябышкан», – дибез. Бу – ачы хакыйкать. Ләкин китапханәчеләр балаларны кешелек дөньясының белем хәзинәсе тупланган китапларны яратырга өйрәтүнең төрле юлларын эзләп карыйлар. Бу хакта Республика балалар китапханәсе методисты Гөлназ Әһлиуллина чыгыш ясады. Әйе, бүгенге баланы китап битен ачып кына кызыксындырып булмый. «Ул син белгәнне күптән киптереп элгән». Шуңа күрә дә алар өчен кызыклы чаралар уздыралар, әдип-шагыйрьләр белән даими очрашулар үткәрәләр. Андыйларга үземә дә күп йөрергә туры килә. «Мондый күзгә-күз аралашулардан соң балалар нәкъ менә шул авторның китабын күп сорыйлар», – ди китапханәче.
– Безнең китапханәгә күкрәк балаларын да алып киләләр. 0+ белән эшлибез. 2 меңләп бала китап белән даими аралашып тора. Кечкенәрәк чакта башлангыч сыйныфта укыганда, балалар китап белән шактый нык дуслашалар. Тик менә үсмер чоры җиткәч, кыйммәтләр дә, дөньяга караш та үзгәрә. Җитмәсә, алар яратып укырлык китаплар да бик аз, җитешми. – Китапханәче авызыннан сискәндереп, куркуга сала торган сүзләр дә яңгырады. Балалар китапханәсе белән өлкәннәр китапханәсен бергә кушарга җыеналар икән. Оптимизация.
Әйе, замана баласын матур әдәбият хәзинәләре белән таныштыру өчен, бүгенге китапханәчеләргә нык тырышырга туры килә. Казан шәһәренең 4нче гимназиясе китапханәчесе Фирдәвес ханым Хәйруллина әнә балалар китапханәне яратсыннар өчен анда аквариум урнаштырган, читлектә кошлары, ташбакалары да бар – тере почмакка әйләндергән. Файдасы тигән. Хәзер балалар шуларны карарга керәләр дә китаплар да алып чыгалар икән. Республика буенча мондый матур үрнәкләрне күпләп китерергә була.
Балалар әдәбиятының бүгенге хәленә, торгынлык халәтенә тирән анализны Роберт Миңнуллин үзе ясады.
– Балалар әдәбиятына координацион үзәк кирәк. Алайса бернинди тикшерү дә, бернинди социаль заказ да, план да юк. Үзагымына куелган. Элек алай түгел иде. Яшьләрнең килмәве дә шуның белән аңлатыла. Елына 30 китап кына бик аз. Шәүкәт Галиев кебек яратып укыла торган авторларның кибетләрдә кимендә өч-дүрт китабы торырга һәм бала үз күңеленә хуш килгәнен сайлап алырга тиеш. Китапларның тиражы да бик аз.
Гомерен балалар әдәбиятына багышлаган халык шагыйре тәрҗемәнең әһәмиятенә дә тукталды: «Әгәр бала классикларны тәрҗемәдә укымаса, ул татарлыктан ераклаша.» Балалар әдәбиятына яшь язучыларның килмәвенең тагын бер сәбәбен күрсәтте. Бу – иҗат мәйданының тараюы, татар матбугатының күбесендә әдәби әсәрләргә, бигрәк тә балалар язучыларына урынның бик аз булуында.
– Элек без «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газеталарында балалар иҗатына да, алар өчен язылган әсәрләргә дә зур урын бирә идек. Авторлар чират торалар, бездә басылуны зур дәрәҗә саныйлар иде, – диде балалар газетасының элеккеге баш мөхәррире. – Бер-ике шигырь бастырып кына язучы үстереп тә, балалар әдәбиятын пропагандалап та булмый.
Бу проблема турында «Татар матбугатында балалар әдәбияты» дигән темага доклад сөйләргә тиеш үзе дә балалар язучысы Ләбиб Лерон, нишләптер, конференциягә килмәде. «Сабантуй» белән «Ялкын» журналлары мөхәррире Илназ Фәйзуллин катнашса да, чыгыш ясамады. «Чирен яшергән – үлгән» диләр. Бәлки, шунда уртага салып, балалар матбугаты проблемасы турында да сөйләшергә кирәк булгандыр.
Хәер, бәлки, конференцияләрнең алдагы елларында бу хакта да чыгышлар булыр әле. Бу темага сөйләшүне 1 июньдә ел саен традициягә кертергә җыеналар оештыручылар. Алдагы конференцияләр тагын да җанлырак, күбрәк фикер алышулар белән узар дип ышанасы килә.
Ә монысы, тәмле әйбер күп булмаган шикелле, минем үземә җитми калды. Тагын да күбрәк, озаграк сөйләшергә, бәхәсләшергә иде. Хакыйкать бәхәстә туа, диләр ич. Бик җитди сөйләшер сүз дә бар иде. Туган телебезгә шундый һөҗүм барганда, мондый җыелып сөйләшүләрнең аеруча кирәклеген барыбыз да аңлаганнар җыелдык ич.
Шәхсән мин үзем, әлеге конференциядә катнашыр өчен, Ульяновскидан иртәнге биштән торып юлга чыктым. Конференция багышланган шәхесләрне хөрмәт иткәнгә, китапларын яратып укып үскәнгә. Әгәр алар булмаса, без – бүгенге балалар язучылары да булмас идек. Безне әдәбият юлына чыгарган өчен рәхмәт аларга! Киләчәктә безне укып, балалар язучысы булганнар да туган телебездә шулай әйтә алсын иде. Монысы – иң зур теләгем.
Кадерле укытучылар, әти-әниләр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, сезнең балагыз китап укыймы? Кайсы авторларны яраталар? Бала белән китап арасын якынайту өчен ниләр эшлисез? Тагын ниләр эшләп була дип уйлыйсыз? Сездән киңәш-табышлы хатлар көтәбез.
Йолдыз ШӘРАПОВА, балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар