Шәһри Казан

Балалар әти-әниле булып үссеннәр иде

Нурсия Дәүләтшина яраткан эшендә инде 19нчы ел. Социаль яклау хезмәткәрләре династияләрен дәвам итүчеләрнең берсе ул. Әтисе гомере буе Әтнә социаль яклау бүлеге мөдире булып эшләгән, энесе балалар йортын җитәкли, туганнары арасында социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләр җитәрлек.

Нурсия апа тумышы белән Әлки районы Карамалы авылыннан. Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чаллы педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштергән. Дипломлы белгеч, беренчеләрдән булып, Әлкинең Базарлы Матак урта мәктәбендә татар сыйныфын ачкан. Абыйсын өйләндергәндә, туйда Нурсия кәләшнең туганы белән таныша. Бу танышлык акрынлап мәхәббәткә әйләнә. Яшьләр өйләнешеп, Венир абыйның туган ягы Арчада төпләнеп яши башлыйлар. Баштарак әңгәмәдәшем балалар бакчасында эшләсә, 2000 елда районда социаль яклау бүлеге оешкач, шунда күченә. «Башта әти белән киңәшләштем, менә инде 19 ел шушында, үкенмим, эшемне яратып башкарам», – ди Нурсия апа. 

Эшен тиз арада социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре буларак башлап җибәрсә, соңрак социаль педагог вазифасын башкара, тәҗрибә туплаган белгечне гаилә һәм балалар бүлеге җитәкчесе итеп куялар. Нурсия апа кул астында сигез белгеч эшли. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган Арча районы дәүләт автономияле социаль комплекслы хезмәт күрсәтү оешмасы – халык­ка социаль Хезмәт күрсәтү «Мәрхәмәтлелек үзәгендә» гаилә һәм Балалар бүлеге ярдәмгә мохтаҗ 156 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 15е имин булмаган гаилә буларак исәптә тора. Оешманың исеме генә түгел, андагы эш тә катлаулы. 

Реклама

– Тулы булмаган, авыр хәлдәге гаи­ләләр белән эшләргә туры килә. Иң авыры – имин булмаган гаиләләр белән эш­ләү. Эчкече хатын-кызлар очрый. Яшь гаиләләрнең спиртлы эчемлек колы булуы да аяныч. Эшсезлек – зур проблемаларның берсе. Кайбер очракларда балаларны вакытлыча приютларга урнаштырырга туры килә, – ди Нурсия апа.
Алар авыл үзидарәләре, опека органнары, башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә торалар. Эшнең нәтиҗәсе – ныклы гаиләләр. «Гаиләне саклап калу безнең өлкәдә иң күңеллеседер, мөгаен»,– ди Нурсия апа. 

Нурсия Дәүләтшина эшендә яңа алымнар кулланырга тырыша, гел камилләшергә омтыла. Аның эшен җитәкчелек тә бәяли. Күп кенә диплом, грамоталары арасында 2015 елда Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, республика этабында «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү белгече» исемен алганы да бар, 2018 елда Нурсия Дәүләтшина, эшендәге уңышлары өчен, Россиянең балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларны яклау комиссиясеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән булган.
Венир абый белән Нурсия апа ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген кызлары Гүзәл кияүдә, уллары Булат 10нчы сыйныфны тәмамламган. «Балалар әти-­әниле булып үссеннәр иде», – дип тели әңгәмәдәшем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: