Яшь парлар Ләйсән белән Рөстәм Хәйдәровларның өйләренә килеп керүгә, күңелгә нур бөркелде. Бары тик мәхәббәтле нигезләрдә генә шундый мохит хөкем сөрәдер ул. Яшь булуларына карамастан, үз куллары белән яңа йорт та салып өлгергәннәр.
Скопировать ссылку
Яшь парлар Ләйсән белән Рөстәм Хәйдәровларның өйләренә килеп керүгә, күңелгә нур бөркелде. Бары тик мәхәббәтле нигезләрдә генә шундый мохит хөкем сөрәдер ул. Яшь булуларына карамастан, үз куллары белән яңа йорт та салып өлгергәннәр.
Авылда бу парны белмәүче кеше юк. Хәйдәровлар кайда яши дисәң, шунда ук йортларына юл күрсәтәләр. Белмәслек тә түгел, Рөстәм ясаган теплицаларның даны район күләмендә генә түгел, бөтен республикага таралган. Кайчандыр укытучы булган, Мәскәүләрдә белем алып кайткан егет хәзер кулында тимер «кыздыра».
– Җиде ел мәктәптә география, биология, химия укытучысы булып эшләдем. Укытырга да, белем алырга да бик ярата идем. Шуңа да Чаллыдагы педагогика институтын тәмамлауга, Татарстан Республикасының «Алгарыш» программасы буенча Россия халыклар дуслыгы университетында экология факультетында да укыдым әле. Дөрес, башта Германиягә укырга чакырганнар иде, немец телен бик яхшы белмәвем аркасында, Мәскәүдә генә калырга булдым. Аннан кайтканнан соң, Биклән урта мәктәбендә укыттым. Үзем җитәкләгән сыйныфым бар иде. Алар 11нчене тәмамлап киткәннән соң, укыту эшенә кызыксынуым бетте. Дөресен генә әйткәндә, кисәк китү түгел иде бу. Бертуктаусыз булган отчетлар, язу-сызу эшләре, урам чистартырга йөрүләр дә туйдырган иде инде. Алардан соң бала укытырга көч калмый инде. Ә укытучының күзләре белем бирәм дип янып торырга тиеш. Киткәнемә бер дә үкенмим. Ләкин укытучыларның нинди авыр эш башкаруын беләм, шуңа да аларга һәм фельдшерларга заказларына һәрвакыт ташлама ясыйм. Әнием фельдшер булып эшли, ул хезмәтнең кыенлыклары да баштан үткән, – ди Рөстәм.
Егет моңарчы да кул эшенә тартым булган. Инде мәктәптә укыган чакларында авылдашларына газ, су кертеп йөргән. Ә тимер теплица ясау эшенә ул кисәк кереп киткән.
– Иптәш егет белән инструментлар кибетенә кергәч, җыйнак кына эретеп ябыштыру аппараты күрдем. Кызыксынуымны сизеп, кибетче: «Әйдә, берәр нәрсә эшләп кара әле», – дип, аны миңа тоттырды. Алып кайтып киттем. Кызык өчен, төрле әйберләр ясап карадым. Үзебезгә дип, тимердән теплица ясадым. Аннан, эксперимент буларак, капка төбенә «Теплица сатам» дигән белдерү элдем. Менә шулай эшләп киттек. Моңа хәзер ун елдан артык вакыт узгандыр, – ди Рөстәм.
Хәзер аның авылда үз оешмасы бар инде. Теплицалардан тыш, беседка, ишегалдына түбә, тимер баскычлар, сарайлар, таганнар да ясыйлар әле.
– Ләйсән белән бер-беребезне кечкенәдән беләбез инде. Бер көнне үзенә карадым да, хатыным булуын, балаларыбызны җитәкләп йөрүебезне күз алдыма китердем. Беркайчан да андый хәл булганы юк иде әле. Ләйсәннең мәчеткә йөрүе дә зур тәэсир ясады, – ди Рөстәм.
Рөстәмнең үзен намаз укырга ногайлар өйрәткән.
– Мәскәүдә тулай торакта ногай егетләре белән туры килдем. Алар, син бит татар, татарлар намаз укый, ник син укымыйсың, дип аптырашта калды. Мин шушы сүзләрдән соң оялдым. Алар белән намазга бастым. Хәзер намазны калдырган юк, – ди гаилә башлыгы.
Комментарийлар