16+

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аюлар белән куяннар гына өйрәтергә тиеш түгел

Җәнлекләр булып киенгән артистлар инде алар, әлбәттә. “Корстон-Казан” кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында балалар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына интерактив шоу булды.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аюлар белән куяннар гына өйрәтергә тиеш түгел

Җәнлекләр булып киенгән артистлар инде алар, әлбәттә. “Корстон-Казан” кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында балалар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына интерактив шоу булды.

- Без балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештырабыз. Уйлаштык-уйлаштык та, җәйге каникул алдыннан балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерергә булдык, - ди проект менеджеры Гөлнара Хәлилова.

Казанда да, хәтта, республикада да тәүге программа әле бу.

- Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эш күп еллардан бара. Учреждениеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга кушылуы матур яңалык, без мондый башлангычны бик хуплыйбыз. Казанда быел балалар катнашындагы аварияләр саны узган елның биш аендагыдан кимрәк. Ләкин, тынычланырга ярамый, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап тору кирәк. Балаларга өйрәтү генә түгел, кагыйдәләрне ата-аналарның һәм өлкәннәрнең үзләренең дә төгәл үтәве зарур, - дип фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гәрәев.

Балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы малайлар белән кызлар автоинспектор абыйларының чып-чын мотоциклларын “идарә иттеләр”, МЧС хезмәткәрләре киемнәренә киенеп, “зур кеше” булдылар. Юл хәрәкәте темасына оештырылган уеннарда һәм викториналарда актив катнашкан балаларга сувенирлар, яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде. Җәнлекләр кечкенә балаларга юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә, шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын да, өлкәннәрдән башка елгаларда су коенуның куркыныч булуын да төрле уеннар аша аңлаттылар.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading