16+

Балаларын үзләре өйдә укытучы Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар: «Безнең балалар мәктәп дәреслекләрен ике-өч көндә укып чыга»

Балтачның Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар сигез бала үстерә. Ул балалар республикакүләм ярышларда бер-бер артлы беренче урыннар да яулый.

Балаларын үзләре өйдә укытучы Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар: «Безнең балалар мәктәп дәреслекләрен ике-өч көндә укып чыга»

Балтачның Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар сигез бала үстерә. Ул балалар республикакүләм ярышларда бер-бер артлы беренче урыннар да яулый.

Һәр ата-ана баласын өйдә укыта ала

Өй тулы китап! Килеп керүгә, күзгә ташланган әйбер шул булды. Ә Рөстәм (13 яшь), Рәйсә (12 яшь), Гүзәл (10 яшь), Ләйсән (8 яшь), Шамил (6 яшь), Раушан (5 яшь), Мәрьям (2 яшь), тезелешеп, әнисенең әкият укыганын тыңлап утыра. Янәшәдә генә төпчекләре – ике айлык Алсу йоклый. Әкияттәге кебек күренеш, әйеме? Әле алга таба шаккатарлык әйберләр күп булачак.

«Алдан ук күп балалы әни булырга хыялланган идегезме?» – дип кызыксынам хуҗабикәдән. «Юююк, андый әйберне алдан уйлап куеп булмый бит. Һәр балабызны Ходай биргән бәхет итеп кабул итәбез», – дип елмая Җәмилә. Аннары ир белән хатыннан балаларын олимпиадаларга әзерләү серләрен төпченәм. Баксаң, алар сабыйларын өйдә үзләре укыта икән.

– Россия Федерациясе Конституциясе буенча һәр ата-ана баласын өч төрле ысул белән укытырга хокуклы. Беренчесе – традицион метод, балаңны күпчелек кебек мәктәпкә бирәсең. Икенче очракта – укытучылар баланы өйгә килеп укыта ала. Гадәттә, бу еш авырган, башкалар белән укый алмаган балалар өчен кулай. Өченче ысул – баласын өйдә ата-ана үзе укыта. Моның өчен районның РОНО бүлегенә килеп, балаңны берәр мәктәпкә беркетәсең. Шул мәктәп укытучылары баланың ел әйләнәсендә үзләштергән белемен тикшереп тора. Без районның Карадуган авылы гимназиясенә беркетелгән. Уку йортын сайлаганда төп шартыбыз – бөтен фәннәр дә татар телендә укытылуы иде. Мәктәп, мөмкинлеге булган кадәр, безне дәреслекләр белән дә тәэмин итә. Инде аларда китап булмаса, интернет аша үзебез сатып алабыз. Алай очсызрак. Үзебез аңламаган әйберләрне китаплардан, сүзлекләрдән карыйбыз, укытучылар белән киңәшләшәбез. Ел азагында балалар мәктәптә имтихан тота. Башка балалар кебек, җәй көне өч ай каникулга чыгалар, – ди укытучы әниләре Җәмилә.

«Мәктәп программасы белән килешмибез»

Балтачка алар моннан ике ел элек Башкортстаннан күченеп килгәннәр. Җәмилә үзе Төрекмәнстанда туып-үскән. Ләкин әби-бабасының тамырлары Татарстанга барып тоташа. Ире Илдарның да бабалары Әтнә ягыннан. Колхозлашу чорында читкә күчеп киткәннәр. Туган телебездә сөйләшүгә сусап, татарлар арасында яшәргә теләп кайттык, ди алар.
– Бөтен районнар белән чагыштырганда, Балтач иң кулай урын булып тоелды. Беренчедән, чиста татар районы. Икенчедән, Казанга да ерак түгел, – ди алар.
Җәмилә, белеме буенча, филолог. Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм рус теле укытучысы һөнәрен үзләштергән. Үзлегеннән инглиз телен дә өйрәнгән. Гуманитар фәннәрне балаларга ул өйрәтә. Илдар исә математика, геометрия, физика кебек төгәл фәннәргә тартым.

– Безнең һәр балага да, акча түләп, югары белем бирү мөмкинлеге юк. Шуңа да һәрберсен кечкенәдән: «Югары белем аласыгыз килә икән, бюджет бүлегенә керергә омтылыгыз, ә моның өчен кечкенәдән тырышып укырга кирәк», – дип өйрәттек. Балалар мәктәптәме-өйдәме уку мөмкинлеген үзләре сайлый. Мәктәпне сайлыйлар икән, бөтен фәннәрне яхшы үзләштереп, мәктәпне алтын медальгә тәмамларга, БДИны югары балларга тапшырырга тиешләр. Өйдә укуның максатлары башкачарак. Монда без билгеле бер фәннәргә басым ясыйбыз. Киләчәктә бала фәнне яхшы үзләштереп, аның буенча олимпиадаларда катнашып, үзен күрсәтергә тиеш. Бу да уку йортына түләүсез керү мөмкинлеге. Балалар хәзер югары белемсез беркая да барып булмый икәнен яхшы аңлый. Бу алар өчен этәргеч, – ди әниләре.

Өйдә белем алуның нәтиҗәсе дә бар. Олы уллары Рөстәм ике ел рәттән республика күләмендә узган олимпиадада беренчелеккә чыккан. Аны хәтта Казан Авиация институты (КАИ) ректоры үз институтларына караган интернет-лицейга укытырга чакырган.
– Ул әле алтынчы сыйныфта гына укый, ә аңа инде университетка керергә мөмкинлек бирделәр, – дип шатлана әти-әнисе.
Кызлары Рәйсә республикакүләм «Путь к успеху» бәйгесендә инглиз теле буенча җиңү яулый. Гүзәл математикадан беренчелеккә чыга.
Традицион рәвештә укытмауларының тагын бер сәбәбе – мәктәп программасы белән килешеп бетмәүләре.

– Бала көн дәвамында күп дигәндә биш сәгать укырга тиеш. Безнең авыл балаларына карап калам мин, аларны иртәнге алтыда автобус белән алып китәләр, кичке дүрттә алып кайталар. Хәтта олы кеше дә сигез сәгать кенә эшли. Ә балаларны ун сәгать укыталар. Эшләүче кешеләр шимбә-якшәмбе ял итә. Ә балалар шимбә дә укый. Организм өчен бу бик авыр әйбер. Аннан соң баладан бөтен фәннәрдән дә алдынгы булуны таләп итәләр, ә һәр баланың үз сәләте, көчле ягы бар бит. Гел «бишле»гә укучы балаларның ата-аналарыннан: «Сез ничәдә йоклыйсыз?» – дип сорыйм. «Төнге 12дә» – дип җавап бирәләр. Мондый балаларның мәктәпне тәмамлаганда организмы ничек какшавын күз алдына китерүе дә кыен. Безнең балалар тугызда инде ятып йоклый. Кешенең ничек йоклавы аның алдагы көненә генә түгел, киләчәк тормышына да тәэсир итә бит, – ди Җәмилә.

«Сәләтсез бала булмый!»

Габдуллиннар Америка системасына таянып укыталар. V сыйныфка кадәр гомум фәннәрдән белем бирәләр, аннан соң баланың сәләте, мөмкинлекләренә карап, аерым бер фәннәргә басым ясыйлар.
– Сәләтсез бала булмый! Үз балаңның сәләтен күрү – үзе зур сәләт. Без аларга шул сәләтен үстерү өчен шартлар гына тудырабыз. Мин укытучылар белән дә бәхәскә керәм. Алар кайбер баладан, нишләсәң дә башына кертеп булмый, дип зарлана. Мин исә, димәк, ул фән аныкы түгел, дим. Мәсәлән, безнең Рөстәм физика белән математиканы ярата. Республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә беренче урыннар ала. Рәсем ясарга кушсаң, елый башлый, яратмый ул аны. Гүзәлебез, киресенчә, рәсемне матур ясый. Рәйсәгә дә рәсем бирелмәгән, ул шигырьләр яза. Мин аларга: «Борчылма, шуның белән канәгать бул», – дим. Көчләп укытсаң, баланың нервылары какшый, дәрескә, мәктәпкә нәфрәт барлыкка килә. Башка фәннән начар билге ала икән, әрләмибез, башкалар белән чагыштырмыйбыз. Башкалар белән чагыштыргач, бала кимсенеп үсә. Аннан соң, синнән һәрвакыт матуррак, акыллырак, сәләтлерәк кешеләр булачагын да онытырга ярамый, – ди Җәмилә.

Шулай да белем бирү системалы рәвештә бара аларда. V сыйныф баласын инде аз-азлап химия, физика нигезләре белән таныштыра башлыйлар.
– Мәктәптә өйрәтеләчәк фәнгә ике ел алдан энциклопедияләр ярдәмендә әзерләнә башлыйбыз. Балтачның барлык китапханәләрендә безне беләләр инде. Бөтен китапны укып барабыз. Химия буенча китап укыйлар икән, өй шартларында андагы күнегүләрне эшләп карыйбыз. Ә мәктәп дәреслекләрен алар ике-өч көндә укып чыга. Бер еллык тупламалары белән татар журналларын китапханәдән алабыз. Балалар «Ялкын», «Сөембикә», «Казан утлары» журналларын йотлыгып укый, – ди әтиләре.
– Мин китапханәгә килгәндә, ата-аналар балаларыннан зарлана. «Безнең балалар китап укымый, телефонда утыра. Телефонын алып куйсаң, ачулана», – диләр. Мин исә: «Бу телефонны аларга кем алып бирде соң? Үзегез алдыгыз бит. Китап алсагыз, китап укыр иде», – дим. Башкалардан ким булмасын дип балага кыйммәтле әйберләр алып бирү – баланы «конформист» (кеше сүзе буенча яшәүче кеше) итеп үстерү ул. Безнең өчен телефон – аралашу мөмкинлеге генә. Әлбәттә, уку, өстәмә белем алу өчен интернетны да кулланабыз. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә, нинди дә булса җиңү яуласалар, балалар укыган китаплары буенча төшерелгән фильмнар, мультфильмнар карый, – ди Җәмилә.

Габдуллиннарның сәләтле балалар үстерү серләре

Биш яшеннән баланы китап укырга өйрәтә башларга була. Моның өчен күп дигәндә өч ай кирәк. Кайбер китапларда 1,5-2 яшьтән китап укырга өйрәтергә кушылган. Ләкин бу бик иртә. Без көн саен ике хәреф өйрәнәбез. Хәрефләрне күзаллау буенча истә калдыралар. Әйтик, А хәрефе очлы түбәне хәтерләтә, С хәрефе койрыгын авызына капмаган елан дип аларга хәрефләргә охшаш предметларны әйтәм. Укырга өйрәнсәң, шушы китапны үзең укый аласың, шушы әкиятнең ничек тәмамланганын белә аласың. Бу сиңа белем дөньясына ачкыч дип, балага укуның файдалы булуын аңлатырга кирәк.

Язарга җиде яшьтән генә өйрәтәбез. Аның куллары язу өчен әзер булмый әле. Алданрак өйрәтсәң, бармаклары деформацияләнергә мөмкин. Ә рәсемнәрне ирекле рәвештә кечкенәдән ясыйлар.

Көн саен утырып уку өчен ике сәгатьтән артык вакыт сарыф итәбез. Балага күбрәк мәгълүмат җиткерергә тырышсаң да, ул кермәячәк. Автомат рәвештә бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә. Шуңа да аз-азлап уен формасында сеңдерергә тырышам. Кечкенә вакытта бала кызыксына, ата-анасына сораулар бирә. Арысаң да, йокың килсә дә, аның сорауларына җавап бирергә тырышырга кирәк. Укуның калган өлеше менә шулай көн дәвамында сорау-җавап формасында бара.

Бала гына түгел, син дә китап укырга тиеш. Ана кеше баласына үрнәк булып тора. Үзең укыганны балаларга да кычкырып укы. Китаплар безнең киштәдә тормый. Мин аларны өй буйлап төрле җиргә таратып чыгам. Бала теләгән вакытта китап алып укысын өчен бу.

Математиканы да утырып өйрәнгән юк. Бала белән урамда йөргән вакытта ничә машина узып китте дип сорыйм. Шулай санарга өйрәтәм. Чия ашаганда: «Биш чияң бар иде, икесен ашадың, ничәү калды?» – дип, мәсьәләләр чиштерәм.

Инглиз теленә өйрәтү дә бик җайлы. Башта татар алфавитыннан таныш хәрефләр барлыйбыз. Аннан аз-азлап сүзләр өйрәтәм. Мәсәлән, «Ишекне яп» җөмләсен төрле очракта төрлечә әйтеп карыйм: «Ишекне close», «The door яп», «The door close». Моның өчен үзеңә дә телне яхшы белергә кирәк. Шунысы бар, биш яшькә кадәр бала белән без бары тик татар телендә сөйләшәбез.

Ирем белән беркөнне бәхәсләштек тә әле. Ул: «Балага рус телен өйрәтергә кирәк», – ди. Мин: «Юк, русчага өйрәтмәсәң дә өйрәнә алар», – дидем. Шулай бер авыз русча белмәгән балалар өч айдан рус классик әсәрләрен укый башлады. Махсус өйрәтмәдек тә. Рус теле балага бик тиз сеңә ул. Ә туган телне ана сөте белән иңдерергә кирәк!

Тормыш уку белән генә бармый, балалар эшләп тә үсәргә тиеш. Безнең бакчада һәр баланың үз түтәле бар. Алар аны карап үстерә, уңышын җыеп ала. Гаилә Сабан туен оештырабыз. Бу көнне балалар шахмат, шашка уйный, баскетбол, футбол буенча ярыша. Ярышлардан соң бер-беребезгә бүләкләр тапшырабыз.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик урнэк гаилэ. Аларнын тэрбия тэжрибэсен ботен Россиягэ таратырга булыр иде. Лэкин ... Лэкиннэр бик куп шул. Бу гаилэдэ балалар куп,шуна да балалар коллектив хезмэтне,дуслыкны,бер беренэ ярдэмлэшуне ана сотен белэн сендерэ. Э бер балалы гаилэлэргэ нишлэргэ? Монда эти- эни узлэре педагоглар. Лэкин бар баланын да ата- анасы укытучы тугел. Эмма акыл белэн,уйлап хичюгы тэжрибэ формасында кертергэ була.

    Мөһим

    loading
    2
    X