Замана баласын телефон, планшет кебек гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый инде. Ата-аналар үзләре үк әле сөйләшә дә, йөри дә белмәгән сабые кулына смартфон тоттыра. Кече-кечкенәдән техникага яраклашып үсү уңай күренешме, әллә инде тискәре яклары да бармы? Әлеге проблемага «Егоза» белем бирү үзәге педагог-психологы Әлфия Махатадзе белән ачыклык кертергә булдык.
– Әлфия ханым, балага ничә яшьтә телефон бирергә ярый?
– Балага ничек соңрак телефон тоттырасың, шуның кадәр яхшырак. Аның нормаль үсеше өчен гаджетлар, гомумән, кирәкми. Мәктәпкәчә яшькә кадәр бала төрле уеннар белән генә үсәргә тиеш. Монда сүз гаджеттагы уеннар турында бармый, әлбәттә. Кечкенә балага телевизор карау да кирәкле әйбер түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга якынча 20 минут телевизор карарга ярый. Моннан 50 ел элек балалар, йокларга ятар алдыннан, 15 минут «Спокойной ночи, малыши» тапшыруын карый иде. Бәйрәм көннәрендә, бәхет елмайса, шуңа өстәп берәр мультфильм күрсәткәннәр. Менә шул стандартлар әле дә актуаль.
Телефонга килгәндә, ата-ана бала иминлеге өчен телефон кирәк, дигән карарны кайчан кыла, шул вакытта кнопка белән эшли торган (сенсорлы түгел!) телефон бирә ала. Бу вакыйга I-III сыйныфларда булырга мөмкин. Телефон кечкенә балага ата-анасына шалтырату өчен генә кирәк. Сенсорлы телефон алуның мәгънәсе юк – андый телефоннар белән балалар уйный яки интернетта гына казына. Ә бу физик һәм психик сәламәтлеккә зыянлы.
– Гаджетлар балага ничек зыян салырга мөмкин соң?
– Күп вакытын телефон белән уйнап уздырган балалар реаль тормыштан китеп, онлайн тормышка күчә. Аларда аутизация – башкалар белән аралашмау, үз эченә бикләнү кебек сыйфатлар күзәтелә. Ул тормыштан тәм тапмый, нинди дә булса вакыйгаларга шатланмый башлый. Уңышка ирешү сәләте дә бермә-бер кими.
Элек кеше күп вакытын телевизор каршында уздыра иде, хәзер телефонга күчте. Бу күчеш кеше сәламәтлегенә зыянны тагын да арттырды. Экран кечерәк булган саен, бала күзенә авырлык күбрәк төшә, күз мускуллары бер ноктага текәлеп арый – менә шуның аркасында күзләре начар күрә башлый, баланың игътибарлыгы кими. Бу яктан авыл балаларына рәхәтрәк. Алар кырга, болынга чыгып офыкка карап тора, табигатьне күзәтә ала. Димәк, күзләре дә күбрәкне күрә, киңрәк әйберләргә игътибар итә. Ә шәһәр баласына андый мөмкинлек юк. Көннәр буе кечкенә экранга текәлеп торган балаларның уку, белем алу сәләте дә түбәнрәк була.
Статистикага күз салсак, хәзер бик күп баланың сөйләм үсеше артта кала. Боларның барысына да телефон сәбәпче бит. Ата-ана баласына да телефон тоттыра, үзләре дә шул телефоннан аерыла алмый. Бала белән аралашмасаң, ул кеше сөйләмен дә танымый башлый. Замана баласына тере аралашу җитми.
– Кайбер ата-ана, бала кулына телефонны ничек иртәрәк тоттырасың – шулкадәр яхшырак, ди.
– Бу сүзләрне әйтүче ата-аналарның үз-үзен бәяләүләре түбән. Бәлки аларның үзләренең бала вакыттан чишелмәгән проблемалары калгандыр. Ата-ана үзенә ышана икән, бала да үз-үзенә ышанып үсә. Телефонсыз «ак карга» булып йөрүдән оялмый башлый. Балага «Безнең өйдә телефон кулланырга ярамый торган кагыйдә бар», – дип аңлатырга кирәк. «Телефон кулланырга өйрәнә алмас, техниканы яхшы белмәс» дигән фикерләр ялган. Телефонны соңрак тоткан балалар акыллырак та була әле. Алар рухи яктан күпкә баерак.
– Телефонга «бәйләнгән» баланы аннан инде арындырып буламы?
– Бу бик зур эш. Ата-ананың баласын тәрбияләргә вакыты булмаганда да телефон ярдәмгә килә. Бала елаган, көйсезләнгән вакытта бик күп аналар аның кулына телефон тоттыра. Бала комачауламасын өчен дә телефон белән алдалыйлар. Әлбәттә, сабый мондый мөнәсәбәткә ияләшә. Аннан аны телефоннан аеру кыен була.
Беренче чиратта ата-аналар үзләре телефоннан баш тартырга тиеш. Күп кенә олылар үзләре дә телефонга бәйле бит. Без барыбыз да ватсап, фейсбук, инстаграмнарыбызда батканбыз. Балалар – ата-анасының көзгесе. 1,5-2 яшьлек кызларның уенын күзәтәм. Әниле-кызлы уйныйлар болар. Әниләрен сурәтләгәндә, кызлар бер куллары белән ашарга пешерә, икенчесе белән телефонда казына. Ата-анасына телефонда утырырга ярый, ә аңа юкмы? Әлбәттә, бала баш күтәрәчәк, киреләнәчәк. Бала белән килешә белергә, шул ук вакытта үзеңә телефоннан баш тартырга кирәк. Ата-ана телефон урынына башка, альтернатив шөгыль табарга тиеш. Әйтик, бала белән бергәләп кызыклы уен уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә була.
– Сез, бала белән уйнарга кирәк, дисез. Ата-ананың һәрвакыт уйнап кына утырырга вакыты юк шул. Һәрвакыт аны көйләп, тәтиләп торырга кирәкме соң?
– Кечкенә вакытта уен массаж, бишек җыры формасында була ала. Бармаклар белән уйнау булырга мөмкин. Мондый уеннар ата-ана белән бала арасында сәламәт бәйлелек барлыкка китерә. Кечкенәдән ата-ана мәхәббәтенә туенып үскән бала күпмедер вакыт үз-үзе белән генә дә уйнарга сәләтле. Өч яшьтән соң аңа уйнар өчен иптәш кирәк була башлый. Күп балалы гаиләләрдә әлеге рольне олырак абый-апалары башкарса, бер генә бала булганда, яшьтәшләре, ата-ана үзе ярдәмгә килә ала. Ата-ана мәхәббәтенә туенып үскән бала тора-бара үзе генә дә уйнарга сәләтле булып өлгерә. Балага таш, таяк, үләннәр кебек табигый материаллар белән уйнау да файдага. Әлеге предметлар аның күзаллавын киңәйтә. Ә электрон уеннарга күчү аның фантазиясен киметә. Бала юк-барга көйсезләнә, тиз кызып китә, башкача уйнау сәләтен югалта.
Гаиләдә хакимият – ата-ана кулында. Бала елый, киреләнә икән, димәк, ата-ана үз вазифаларын тиешенчә үти алмый. Өйдә бала түгел, ата-ана баш. Әти-әнисе баласына: «Телефонда бүтән утырмыйсың», – ди икән, димәк, бала моны кабул итәргә тиеш.
– Баланың рөхсәтеннән башка, ата-ана аның фотоларын социаль челтәрләргә куя аламы? Фотоларны интернетка кертү нинди начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Кызганычка, барлык ата-аналар да интернетның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлап бетерми әле. Челтәргә эләккән әйберләр синеке түгел – дөньяныкы инде ул. Бала фотоларын фотошоп ярдәмендә үзгәртеп, начар ният белән кулланучылар җитәрлек бездә. Әлеге фотолар бик шәхси мәгълүмат. Аны сакларга кирәк. Кечкенә бала «фотоларны интернетка кертмәгез», дип тә әйтә алмый бит әле. Бездә кеше иминлеген интернетта саклаучы законнар әле эшләп бетерми. Киләчәктә ул булыр дип уйлыйм.
– Хәзер мәктәпләрдә кибербуллинг бик популяр. Балага шул ук социаль челтәрләр аша пычрак сүзләр язарга, аны кыерсыткан фото-видеоларны интернетка урнаштырырга мөмкиннәр. Мондый хәлләрдән аны ничек тә саклап калып буламы?
– Иң беренче чиратта бала белән бу темага сөйләшергә кирәк. Аңа интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп тору комачау итмәс. Әгәр шундый хәлгә юлыккансыз икән, бу мәсьәләне ата-аналар җыелышында күтәрергә кирәк. Күп очракта ата-аналар үзләре дә интернеттан теләсә нинди видеолар карый. Аннан көлеп утыра. Бала моны күрә һәм шуны ук кабатлый. Кемнедер кыерсытып төшерелгән фото-видеоны күргән ата-ана балага моның начар әйбер икәнен, алай эшләргә ярамаганын аңлатырга тиеш.
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар