16+

“Баланы үтерәсең бит! Сула! Сула!”

Әни! Дөньяда иң изге, иң ягымлы, иң якын, иң кадерле сүз ул! Баланың теле “Әннә, әни!” дип ачыла. Әнидә ул үзенең яклаучысын, саклаучысын, терәген күрә, беренче көннәреннән алып аны башкалардан аера.

“Баланы үтерәсең бит! Сула! Сула!”

Әни! Дөньяда иң изге, иң ягымлы, иң якын, иң кадерле сүз ул! Баланың теле “Әннә, әни!” дип ачыла. Әнидә ул үзенең яклаучысын, саклаучысын, терәген күрә, беренче көннәреннән алып аны башкалардан аера.

Тәпи йөреп китәргә өйрәтүче, бишек җырын көйләп, төн йокыларын калдырып, сине йоклатучы, ничә тапкырлар торып синең өстеңә ябучы да ул - әни. Һәр хатын-кызның хыялы – кияүгә чыгып, яраткан иреннән бала табу. Әни булуның чын мәгънәсен үзең әни булгач кына тулысынча аңлыйсың.

Бу хисне башка бернинди хис белән дә чагыштырып булмый. Һәм әни булуның мәгънәсен аңлау, бала табу вакыты җитеп, авырый башлагач бик ачык булып күз алдына килеп баса. Сине тапканда әниең дә шулай газапланган... Авырту арасында әниең – иң газиз кешең исеңә төшә, аның кочагына сыена, аның юату сүзләрен ишетәсе килә. Һәм әни белән бәйле вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан үтә...

Мин бик елак бала булганлыктан, төннәрен гаилә әгъзаларына тынгылык бирер өчен, әнием мине күтәреп, урамга чыгып киткән. Район үзәгендә киңәшмә озак баргач, күз яшьләренә буылып, җитәкчедән тәнәфес вакытында, имчәк баласы янына кайтарып җибәрүне сорап кергән (декрет ялы булмаган чак). Әти үлгәч, безне, ике баласын, ике ягына салып йоклатуы, аның куен исенең бернинди хуш исле чәчәкләргә дә алыштыргысыз икәнлеген ничек итеп аңлатырга икән?

...Уйларымны тагын тулгак әчесе бүлә. Үлем белән яшәү арасы! И, әнием, мине тапканда син дә шулай азаплангансың! Юкка гына кайбер хатын-кыз бала тапканда: “Әни!”– дип кычкырмыйдыр. Авырлыклар килгәндә дә иң элек әни искә төшә. Ләкин түзәргә инде, түзәргә... Ниһаять, бераз җиңел булып киткәч, тагын уйлар тезмәсе...

Ике баласы белән 34 яшендә авыл җирендә берүзе калган әни! Нинди генә уйлар килмәгәндер синең башына?! Авыр кайгыдан берничә көн урын өстендә ятсаң да, аягыңа торып басарга үзеңдә көч табасың син, газизебез! Авыл Советында сәркатип булып эшләгәндә дә авыл халкы сине хөрмәт итә. Тиздән авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Җиде авылга ат җигеп йөреп, сөтен, йомыркасын, маен җыю, халык белән эшләү җиңелләрдән түгел, билгеле. Ләкин син тырышлыгың, уңганлыгың бәрабәренә уңышларга ирешәсең – фотоң район мактау тактасына урнаштырыла, үзең Мәскәүдә узган Бөтенсоюз авыл Советы рәисләре киңәшмәсендә делегат булып катнашасың.

Ә бер көнне, яз кояшы җылыткан, көчле ташу аккан көнне алты яшьлек улың Самат урамда уйнаган җиреннән керә дә: ”Әни, Лөстәм әтисе белән балыкка китте. Минем дә балыкка баласым килә әти белән. Миңа әти киләк. Әни, әти алып кайт миңа!” – дип ялвара. И, сабый! Аңламый шул ул әтине алай итеп алып кайтып булмавын! Син, әнием уйчан, моңсу күзләреңне тутырып, улыңа карыйсың һәм чиләк-көянтәләреңне алып, суга китәсең. Күзләреңне яшь пәрдәсе каплый. Каян аласың ди син балаларыңа әтине? Дөрес, син чибәр, гәүдәләрең сылу, үзеңә сүз катучылар да бар: “Балаларыңны үстерешәм”, – дип тә әйтәләр. Ләкин ничек итеп ир булсын өчен генә кияүгә чыгарга кирәк?

Әйтерләр алар. Әнә күрше авылда шулай дип әйткәнгә ышанып, өйләнешкәч, улын әбисендә калдырып китәргә мәҗбүр булды бит бер ханым. Юк инде, син алай итеп балаларыңны ятим итүгә бара алмыйсың. Уйлардан башы әйләнгән син, әнием, язгы ташу, ургылып аккан инеш аркылы басмадан чыкканда бозлы салкын суга килеп төшкәнеңне сизмичә дә каласың. Шул мизгелдә: ”Беттем! Балаларым!”– дигән уй башыңнан йөгереп үтә, һәм син, бар көчеңне җыеп, басмага тотынасың. Якыннан үтеп барган яшь хатын Гөлбикә белән үсмер кыз Нурзия килеп җитмәсә, бу хәл бик аяныч тәмамланган булыр иде. Без, балаларың бәхетенә, алар килеп җитәләр һәм басмага ике кулы белән чытырдап ябышкан сине, әниебезне коткаралар...

...Йә, Аллам,тагын башланды! Шундый авыр икән бу баланың дөньяга килүләре...! Минуты сәгатьләргә тиң! Исән калып булырмы икән? Әче авыртудан кычкырмаска, тавышымны чыгармаска тырышып, мин инде иреннәремне чәйним...

Уйлар тагын балачакка, үсмер чакка алып кайта... Әнием, син безгә дөрес тәрбия бирдең, намуслы, кешелекле булырга өндәдең. Юк, син безне кочаклап, үбеп утырмадың. Аңа араң да булмагандыр. Ихтыяр көчеңне җигеп университетның читтән торып уку бүлегенә кердең. Эштән кайтып, хуҗалыктагы малларны караганнан соң, син кичләрен уку әсбапларын алып чит телдән тәрҗемә итәргә, конспектлар язарга утыра идең. Төн урталарына хәтле әзерләнә идең. Безне дә кечкенәдән эш сөяргә, тырыш булырга өйрәттең. Хуҗалыктагы малларга азык җитмәгәч, кышкы көннәрдә безне алып, чана тартып, басуга, кар астында чәчелеп калган саламны җыярга алып бардың. Барысын да үз тырышлыгың белән булдырдың, безне дә шуңа өйрәттең. Университетны тәмамлагач, укыттың, аннан мәктәп директоры булдың, иске өч биналы мәктәп урынына ике катлы, спортзаллы, яңа таләпләргә туры килгән бина төзеттең.

...Менә тагын кискен авырту уйларны бүлдерде. Тамчылар маңгайдан күз керфекләренә, ә аннан бит буйлап ирен кырыйларына агып төшә. Җан яралуы шул кадәрле үзәк өзгеч авыр буламы икәнни?! Тиздән барысы да томан эчендә кала һәм мин караңгылыкка чумам. “Баланы үтерәсең бит! Сула! Сула!”, дигән тавышка һәм табибның битемә суккалаганына яңадан айнып киткәндәй булам, элеккеге хәлемә кайтам... Һәм, ниһаять, бала дөньяга килә! Йә, Аллам, бала туды! Ләкин бала тугач та елый, кычкыра, диләр. Тукта, бала суламый түгелме? Җан өшеп, каядыр төшеп киткәндәй, үзеңнең дә сулышың туктагандай була. Шул арада шәфкать туташы баланың аркасына суккалап ала, һәм кинәт бала елап җибәрә. Нинди шатлык! Ул исән! ”Кара! Менә син кемне таптың!” - дип, акушерка баланы кулына күтәреп, сиңа күрсәтә. Йә, Алла! Улым туды! Нинди бәхет, Әни булдым! Алдагы тормышыбыз шушы минуттан бик зур мәгьнәгә ия. Улым, мин сиңа үз әнием кебек бик яхшы әни булырмын. Мин моңа ышанам! Алла бирсә, бар да яхшы булыр!

Рушания Габбасова. Олы Нырты–Түбән Кама.

Саба таңнары
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading