16+

Баласына якын килмәскә тиеш икән. Хыянәтнең бәясе бик кыйммәт булган...

«Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла», - диләрме әле.

Баласына якын килмәскә тиеш икән. Хыянәтнең бәясе бик кыйммәт булган...

«Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла», - диләрме әле.

Сез дә танышым сөйләгән тарихка колак салыгыз әле. 
 - Мәктәптә укыганда без Ләйсән белән бик дуслар идек. Аның гаиләсенә шундый кызыктым. Ятимлек ачысын иртә татыдым бит. Ә дустымның барысы да бар: яраткан әти-әнисе дә, матур күлмәкләре дә... Алар хәтта гаилә белән сәяхәт итәргә дә бара иде. Мин еш кына Ләйсәннең өенә кунакка йөрдем. Аның әти-әниләре дә мине яраттылар. Беркайчан  авыр сүз әйтмәделәр, бәлки, жәлләгәннәрдер. Ләйсәннең тормышына ак көнчелек белән карадым. Һәркемгә дә андый бәхет елмаймый шул.

Рәис абый белән Гөлгенә апаның мәхәббәтенә дә кызыктым. Танышу тарихларын беләсем килде. Рәис абый болай дип сөйләде:

 - Гөлгенә базарда йомырка сата иде. Аңа үтеп барышлый күзем төште дә, шунда ук гашыйк булдым. Икенче көнне дә базарга килдем. Ә ул инде сату эшен төгәлләп өенә кайтып киткән икән. Өметемне өзеп машинага таба атладым. Күземә күренә дип торам, Гөлгенә иңенә зур гына сумкасын асып тукталышка бара. Тизрәк янына ашыктым. Шулай танышып киттек тә, - диде ул.

Рәис абый эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәч, Гөлгенә апаның базарда эшләвенең мәгънәсе калмаган. Алар тиз арада туй ясаганнар. Ләйсән дә дөньяга килгән. Гөлгенә апа бала карау мәшәкатьләренә кереп чумган. 

Әле дә хәтеремдә, Ләйсән белән әнисенең күлмәкләрен киеп, бизәнеп, уйнарга ярата идек. Муенга энҗе-мәрҗәннәр тагып, нәкъ Гөлгенә апа булып кыландык. Эх, күңелле вакытлар иде... Кызганыч, Ләйсән белән дуслыгым озакка сузылмады. Рәис абый башка шәһәрдә яңа бизнес ачып җибәрде. Гаиләләре белән шунда күченеп киттеләр. 

Бу гаилә турында исемә дә төшермәгән булыр идем әле. Бер көнне кызлар белән кибеткә кердек. Кечкенә генә бүлмәне хәмер исе биләп алган. Бу бәланың сәбәбен эзләргә керештек. Баксаң, хәерче генә киенгән хатын-кыз кассага якынлаша. Кулында ипидән башка бер ризык та юк. Нишләптер, бу хатынның йөзе таныш кебек тоелды. Яхшылабрак карасам, Гөлгенә апа! Затлы тун, энҗе-мәрҗәннәр кигән Гөлгенә апа! Башка сыймаслык хәл. Мин аңыма килеп: “Гөлгенә апа, бу сезме?”- дип эндәштем.

Карчык күзләремә карады да, кызарып чыкты. Башка сүз әйтергә дә җитешмәдем, ул шул арада кибеттән юк булды. Бер мизгелгә сүзсез калдым. Башта төрле уйлар чуалды. Нәрсә булган соң? Ул бит андый түгел иде. Чәчәк кебек сылу хатын-кыз мондый дәрәҗәгә ничек төшкән? “Лилия, син белмисең әллә?” – дип, уйларымны дус кызларым бүлде. Ләйсән белән аралашмагач, алар турында хәбәрдар түгел идем. 

Гөлгенә апа  иренә озак еллар хыянәт иткән. Бу хәлне Рәис абый белгәч, җәнҗал купкан. Ул Гөлгенә апаны бер тиенсез калдырган. Шуңа өстәп, ул иң мөһиме - кызы белән аралашу мөмкинлеген дә югалткан.  Рәис абый хатынының хыянәтен кичерә алмаган. Ачуы шундый көчле булган, хәтта судта да иң зур җәза бирүгә ирешкән. Гөлгенә апа Ләйсәнгә бер метрдан якын килмәскә тиеш икән. Хыянәтнең бәясе бик кыйммәт булган...
Бу тарихны сөйләгән танышым сүзен:

- Исеңдә калдыр, сеңлем. Хатын-кызлар - илаһи җаннар. Барысын да кичерә, оныта беләләр. Ә ир-ат өчен хыянәт иткән хатын - чүп, - дип йомгаклады.

Исемсез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading