16+

“Бәллүр каләм” “Бәллүр микрофон”га әверелмәсме?

Каләм әһелләренең арткырак планга калуы белән килешәсе килми.

30 мая 2025, 11:04
1310
0
1
Уку өчен 3 минут

Изге китабыбыз Коръән Кәримнең 68 нче сүрәсе “Каләм” дип атала. Бу үзе үк каләмнең, аны тотучыларның дәрәҗәсен күрсәтә.

“Бәллүр каләм” “Бәллүр микрофон”га әверелмәсме?

Изге китабыбыз Коръән Кәримнең 68 нче сүрәсе “Каләм” дип атала. Бу үзе үк каләмнең, аны тотучыларның дәрәҗәсен күрсәтә.

Гомерлек һөнәремне сайлаганда мин бу хакта белми идем әле. Ләкин халкымның “Каләм тоткан хур булмас” дигән акыллы мәкален ишеткәнем бар иде. Шуңа да мәктәпне гел 5легә генә тәмамласам да, табиблыкка да, икътисадчыга да бармадым, балачак хыялыма тугры калып, каләмне сайладым.

41 ел эшләү дәверендә үкенгән көннәрем бөтенләй булмады дисәм, ышанмассыз, беләм. Ләкин һөнәремне бик яратып, шуннан тәм-ямь табып эшлим мин матбугатта. Башкача була да алмыйдыр. Эшеңне вакыт белән санлашмыйча, кешеләрне үзеңнән дә ныграк яратсаң гына эшләп була торган иҗади хезмәт бит ул. Журналистиканы әйтүем.

Хәзер күп нәрсә хакында элек һәм хәзер дип сөйләшәбез. Әйе, каләм ияләренең элек дәрәҗәсе дә, абруе да зур, сүзе дә үтә иде. Дүртенче хакимият дип йөртәләр иде аны заманында. Хәзер генә ул йомышчы малай төслерәк. Моның сәбәпләре төрле: гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр инде. Кыйммәтләр үзгәрде бит. Каләм ияләре дә күбәләк түгел, чәчәк исе белән генә тукланып яши алмый. Шуңадыр инде, бик кызганыч, соңгы елларда журналистларны санга сукмау күренешләре белән еш очрашырга туры килә. Аккредитацияләр үтә-үтә (димәк, чакырылып барган) җыелышларда килгән кунакларга күчтәнәч-бүләкләр әзерләп куелган була. Ә журналистка каләм белән блокнот та кызганалар. Үзеңнең кирәк түгелеңне белү кеше өчен бик куркыныч нәрсә ул. Ныгып җитмәгән булса, канатларыңны да сындырырга мөмкин. Шуңадыр инде, бу һөнәрне сайлаучылар аның буенча белем алучылар күп түгел, ә инде бу эштә эшләүчеләр тагын да азрак. Дипломнарын тотып башка дәрәҗәлерәк, файдалырак эшкә киткәннәрне гаепләп тә булмый бит инде моннан соң. 

 Ярый әле, елга бер булса да журналистлар урамында бәйрәм була. Элек Хөсәен Ямашев исемендәге премия дип атала иде ул, хәзер – “Бәллүр каләм”. Хезмәтеңне күреп, лаеклы бәяләсәләр рәхәт бит инде. Илһамланасың, үз көчеңә ныграк ышана башлыйсың. 2002 елда шундый рәхәтлекне мин үзем дә татыдым, “Бәллүр каләм” иясе булдым. Номинациясе дә бик саллы – “Журналистикада абруйлы исем”. Мондый олы дәрәҗәгә лаек булгач, шундый биеклеккә күтәрелгәч, төшәсе килми бит инде. һәр юлыңны язганда шул онытылмый. Һәрхәлдә, минем өчен шулай иде, үзем кичергән хисләр. 

 Менә быел да шаулап-гөрләп үтте бу каләм ияләре бәйрәме. Бәйрәм Камал театрының яңа бинасында үтте. Янәшәсендә Матбугат урамы гөрләде, коймак пеште. Болар барысы да бик матур булды. Тик туй үпкәсез булмый дигән кебек, әлеге бәйрәм дә күңелдә юшкын утыртып калдырды. Элегрәк “дебют” дигән номинация бар иде. Каләмне күптән түгел генә кулларына алган булсалар да, бик тырышып, яратып матбугатка хезмәт итүче яшьләрне билгеләп үтәр өчен иде ул. Андыйларны рәхәтләнеп алкышлый идек. Киләчәк бит алар. Менә шул номинация, нишләптер, хәзер юк. Ә бит безнең редакциядә үк тырышлыгына, җитезлегенә “сөбханалла” дип сокланып карый торган кызларыбыз бар. Берәр бүләк биреп канатландырсалар, алар”оча” башлаячак бит. Шул очып китмәсеннәр дип куркалардыр инде.

Күңелдә тагын бер курку-шөбһә баш калкытты бәйрәмне карагач. Тиздән исемен үзгәртергә туры килмәсме икән аның? Әйтик “Бәллүр микрофон”, я “Бәллүр кинокамера “дип. Бүләкләнүчеләр арасында башлыча (нигездә) техник коллегаларыбызны күргәч туды ул. Юк, мин аларның тырыш хезмәтен бәяләүгә каршы түгел, дөрес аңлагыз. Каләмнең генә нишләптер арткарак планга калуы белән килешәсе килми. Быелгы намзәтләр арасында булган күптән лаеклы коллегаларыбызның нәүмиз калуын күргәч, аларны да алкышларга дип килеп тә өметләребез акланмагач, туды бу фикер.

Исеме “Бәллүр каләм” булгач ул, башлыча, каләм тотучыларны данласын иде. Коръәндә дә бит “Каләм” сүрәсе бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading