16+

Балта остасы Илһам Әхмәдиев: «Мебель сораучылар кимеде, баскыч сораучылар артты»

Авылга кергәч тә, аларның капка төбеннән, бу ике катлы матур йортта кемнәр яши икән, дип сөйләшеп узып киткән идек, бер дә уйламаганда, әлеге өйнең бусагасын атлап керергә туры килде.

Балта остасы Илһам Әхмәдиев: «Мебель сораучылар кимеде, баскыч сораучылар артты»

Авылга кергәч тә, аларның капка төбеннән, бу ике катлы матур йортта кемнәр яши икән, дип сөйләшеп узып киткән идек, бер дә уйламаганда, әлеге өйнең бусагасын атлап керергә туры килде.

Авылга килгән килгән, агач остасы Илһам Әхмәдиев белән дә танышып чыгыгыз, диделәр. Капкалары төбенә кадәр ачылып куелган иде. Соңыннан мин аны өй хуҗаларының киң күңелле булуларына бер ишарә икән бу дип уйладым.

Аланның алтын куллы Илһамын районда ишетеп белмәгән кеше сирәктер. Башкача була да алмый, әтисе дә, бабасы да балта осталары. Үз чорында аның бабасының даны Башкортстанга ук таралган булган.
– Насыйбулла бабам турында әти-әнием, авылдашлардан гына ишетеп беләм. Авылыбыздагы җил тегермәнен, күрше авылдагы су тегермәнен дә бабай эшләгән. Аны шундый җитди корылмалар төзү өчен Уфадан ук килеп алып китә торган булганнар. Бабайның һөнәре әтием Галиуллага да күчкән. Ул да балта остасы иде. Балта остасы малае буларак, агач эше белән бала вакыттан ук таныш. Агачтан машина-тракторларны, мылтык, кылычларны үземә генә түгел, иптәш малайларга да ясый идем, – дип искә ала Илһам беренче тапкыр кулына эш коралы тоткан вакытларын.

90нчы елларда авылда яңа йортлар күп салынган. 90 өйле авыл зураеп китеп, 150 хуҗалыкка җиткән. Илһам шул чорда кулалмашка күп йөргән. Шул рәвешле эш белән кулын чарлаган. Колхозда хезмәт хаклары бирелми башлагач, акчаның рәте киткәч, агач эше белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Ул вакытта кибеткә мебель бик сирәк кайткан, халык Әхмәдиевләргә заказ биреп эшләткән. Балалар бакчасына бәләкәй караватларны да шактый эшләргә туры килгән аларга.
– Кибетләргә мебельләр кайта башлагач, аларга сорау кимеде, аның каравы баскычлар сорый башладылар. Хәзер өйләрне зур, икешәр катлы итеп ясыйлар, шуңа да баскычларга заказ күп, – ди Илһам.

Әхмәдиевләр өч ир малай һәм бер кыз тәрбияли. Ике олы уллары бабаларының һәм әтиләренең эшен дәвам итә дияргә дә була. Олысы Илназ тимер эшләре белән шөгыльләнә, тимердән матур итеп капка, рәшәткәләр ясый. Икенче уллары Искәндәр Казанда укый, ял көннәрендә әтисе белән остаханәдә эшли. Искәндәр агач эше белән кызыксына, без килгәндә дә агач станогында эшли иде. Кечкенә уллары Сәеткә дүрт кенә яшь, балалар бакчасына йөри. Кызлары Ландыш рәсем ясарга оста, тәмле итеп пешерә, ризыкларны үзенчәлекле, матур итеп бизәргә ярата.
Илһамның хатыны Миләүшә дә кул эше остасы булып чыкты. Сөлге, кулъяулык, яулыклар чигә.

– Бөрбаш мәктәбендә укыганда, кыш көннәрендә интернатта яшәдек. Тәрбиячебез Гөлфинур апа безне чигәргә өйрәтте. Әле дә хәтерлим: егетләрен армиягә озатучы кызлар миннән кулъяулык чигеп бирергә сорый иде. Ул чорда гына түгел, хәзер дә кайбер кызлар егетләренә кулъяулык чиктерәләр. Парлы кулъяулыклар чигеп бирәм. Аларга рәсемне кызым төшерә. Кияүгә чыккач та ташламадым чигүне. Ни өчен дигәндә, олы улым бик елак булды, алганны-салганны белмәде, төне буе елап чыга иде. Каенана, каената белән яшибез, алар да йоклый алмый, яхшы түгел дип, төне буе күтәреп йөрдем. Иртәнге алтыга кадәр йокламый. Аны караватка яткызып, үзем янына утырып, чигү чигә башладым. Ике яшькә кадәр улым шундый булды, ул ике елда бик күп чигелде. Төпчек улыбыз да елак иде. Шунда кабат чигү эшенә тотындым. Соңгы елларда яулыклар күп чигелә башлады. Үткән елны заказга 35 яулык чиккәнмен. Берәр матур үрнәк күрсәм, тизрәк шуны чигеп карыйсым килә башлый, – ди Миләүшә ханым.

Балтач, Алан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading