16+

Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр?

Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...

Балтач районы Норма авылы мәктәбен  ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр?

Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...

Күптән түгел Балтач районы, Норма урта мәктәбе үзенең 100 еллыгын үткәрде. Бер мәктәп тарихында гына да ничә буын, күпме кеше биредән зур тормышка фатиха алган. Зур җитәкчеләрнең, олпат ирләрнең янә мәктәп укучысына, күптән лаеклы ялга киткән укытучыларның яшьлек елларына кайтканын күрәсең килсә, менә шундый бәйрәмнәрдә катнаш икән.

100 еллык тарихта мондый очрашулар, уңышлар, борчылулар күпме булды икән? Тарих сәхифәләрен барлыйк.
«Укудан читләшмәсен өчен, кайбер балаларга өс һәм аяк киемнәре, хәленнән килмәгән барлык балаларга дәреслекләр алып бирелде. Лишай авырулы балаларга Казанга дәвага алып бару өчен акча бирелде. Укырга тартылуга тиешле 209 баланың барысы да укуга тартылды. 1960 елда колхозда 13 гектар кукуруз эшкәртелде, 10 гектар борчак чабылды, сигез гектар бәрәңге, дүрт гектар җитен алынды. Монда сүз чиста хезмәт турында бара, тәҗрибәләр турында түгел. Киләчәктә әлеге юнәлештә дә эшчәнлек алып барачакбыз. Кичке мәктәп уңышлы эшли. Максатыбыз 30 яшькәчә булган җиде сыйныф белемлеләрне – урта белемле, ә аңарчы җидееллык белемле итү. Алар безнең җирлектә – 270, шуларның 27се – җиде еллык белемсез». Әлеге юллар – 1961 елда Норма мәктәбе директоры Фирдәвес Бариевның авыл советы сессиясендә ясаган чыгышыннан. Берничә юлдан гына да авыл халкының тормыш дәрәҗәсе, аның рухи халәте, мәктәп коллективының күпкырлы эшчәнлеге күренә. Россиянең халык мәгарифе отличнигы Фирдәвес Бариев мәктәпне 30 ел дәвамында 1987 елга хәтле җитәкли. Нинди авыр еллар. Укыту гына түгел, балаларны киендерү бурычы да йөкләнгән мәктәпләргә.

Чыгыш ясаучы – Норма урта мәктәбе директоры Фәрт Хаҗиев.

1965 елның октябрь аенда булган тагын бер сессиядәге чыгыш белән танышыйк. «250 сумлык өс һәм аяк киемнәре алып бирдек, шикәрле чәй эчерәбез». Бу юлларны укыганнан соң, ул еллар гел караңгылыктан торган кебек күз алдына килә. Чынлыкта исә ул чордагы укытучылар әлеге тормышны бизи, яктырта, мәгънәле итә алганнар. Мәктәпнең үзенең ансамбле дә булган, куяннар үстергәннәр, туган көннәр үткәреп, күрше авыл мәктәпләрен кунакка чакырганнар (бүгенге көн өчен дә нинди матур тәҗрибә), походларга йөргәннәр. Төрле елларда тарих, география, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуга гомеренең 34 елын багышлаган Флера Кәлимуллина 1967 елда мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеен оештыру өчен әйберләр җыйный башлый. Флера Кәлимуллина авыл халкының эчкерсез киңәшчесе була. Әти-әниләр, элеккеге укучылар, авыл халкы бүген дә аны үз итеп, якын итеп искә алалар. Тарих соңга калганны яратмый. Кайбер эшләрне нәкъ менә бүген башкарырга кирәк, иртәгә соң булуы бар. Нәрсәдер югалыр, кемдер инде сөйли алмас, бакыйлыкка китәр. Флера Кәлимуллина төрле авыллардан Норма мәктәбенә килеп укучылар белән бергә авыллар тарихын барлый. Һәрбер баланың күңеленә мәңгелеккә уелып калган экскурсияләрне оештыручы да ул була. Норма мәктәбе укучылары Казан, Мәскәү, Ленинград, Ульяновск, Волгоград шәһәрләрен күрәләр. Ул елларда гына түгел, әле бүген дә кайсы мәктәп укучысы гына сыйныф белән Татарстан, Россия буйлап сәяхәт итү турында хыялланмый икән, кемнәр генә балаларны җыйнап алып чыгып китәргә батырчылык итә икән?

Бер гаилә кебек

Әлеге бәйрәм-тантана бер көнгә, бер бинага гына да сыймаган. Бер көн алдан бакыйлыкка күчкән укытучыларының каберләренә зиярәт кылганнар. Икенче көнне өлкәннәрне кунак өстәленә чакырганнар. Һәр укытучыны хөрмәтләп сүз әйтеп, аның белән истәлекләрне яңартып, бүләкләр тапшырдылар. Бик өлкән укытучыларны өйләренә озатып куйдылар, аннан соң бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Бәйрәмне оештыручыларның менә шулай итеп һәр кешенең күңел түренә үтеп, хөрмәтен, кадерен күрсәтә белүләре генә дә Норма мәктәбенең даны турында сөйли кебек. Бу мәктәпне районда яратып, үз итеп, «Кытай стенасы» белән чагыштыралар. Нинди генә комиссия, нинди генә инспекторлар тикшерергә килмәсен, йөзләре һәрчак ак. Моннан берничә ел элек тә бу мәктәпкә керергә туры килгән иде. Мәктәп коллективы әле дә булса җылы, бердәм гаилә булып күңелдә саклана.

Кабат бәйрәм тантанасына кайтсак, һәр эшнең башлап йөрүчесе, йөгәнне кулда тотучылары була. «Бәйрәмнең идея генераторы кем?» – дигән соравыма, бертавыштан, «Безнең Гөлсемебез бар», – диделәр. Гөлсем Миңнебаева – Норма мәктәбендә озак еллар хезмәт куйган, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләгән кеше.

Гөлсем ханым – Россиянең Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы. Аны якташлары барлык игелекле, изге эшләрдә башлап йөрүче әйдаман буларак беләләр, хөрмәт итәләр. «Һәр авылның була үз чибәре, акыллысы, уңганы, зирәге, зыялысы, ярдәмчеле, кешелеклесе, абруйлысы. Ә менә шул сыйфатларның барысын да үзендә туплаган шәхес була аламы? Була икән шул, бу – безнең авылдашыбыз Гөлсем ханым Миңнебаева», – диләр аның турында якташлары. Гөлсем ханым үзе исә авылдашлары, хезмәттәшләре турында җылы сүзләр әйтергә ашыкты.
– Безнең төбәк бик күп булдыклы, асыл ирләр үстергән.

Республикабызга хезмәт итүчеләр дә, туган җирләрендә төпләнеп калып, уңышка ирешүчеләр дә бихисап. Бәйрәмне оештыруда аларның барысының да матди һәм рухи өлеше күп керде. Алар барысы да безнең укучыларыбыз. Инде үзебезнең Норма урта мәктәбе коллективына килсәк, мәктәбебезнең директорлардан һәрчак бәхете булган. 100 еллык тарихның кайсы чорын гына алмыйк безнең мәктәп коллективы үзенең бердәмлеге белән аерылып торган. Беркемгә дә сер түгел, гадәттә, укытучылар коллективында каршылыклы фикерләр, үзара низаглар булгалап тора. Норма мәктәбе моннан һәрчак азат, мәктәп администрациясе үзенең традицияләренә беркайчан да хыянәт итми, – ди Гөлсем Миңнебаева.

Фәнис Кәлимуллин, «Казаноргсинтез» җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары:

– Норма урта мәктәбендә ун ел татар телендә белем алганнан соң, Казан финанс-икътисад институтына кереп, аны кызыл дипломга тәмамладым. Институтка кергәндә, җәмгыять белеменнән русча имтихан тапшырырга кирәк булып чыкты. Мин аны, тугыз көндә өйрәнеп, «бишле»гә тапшырдым. Гел әйтәм: әгәр туган телемдә – татар телендә укымаган булсам, мин бүгенге уңышларга ирешә дә алмаган булыр идем. Һәр кеше белемне үз туган телендә алырга тиеш. Иң элек башка бер телне өйрәнеп, аннан соң шул телдә математика, химия, физика фәннәрен уку күпкә катлаулырак, баланың энергиясен дә, вакытын да сарыф итә. Син белемне төптән аңлап, белеп үзләштергәнсең, баш миеңә сеңдергәнсең икән, ул һәрвакыт синең белән. Ике балабыз да татар, рус, инглиз телләрендә дә камил сөйләшәләр, аралашалар. Инглиз телен кызларыбыз туган теле инглиз теле булган укытучыдан өйрәнделәр. Кеше үзенең ана телен, туган телен генә бөтен матурлыгы белән ачып бирә ала. Үз ана телендә укый, сөйләшә алган кеше генә үсә, җәмгыятьтә үз урынын таба ала.

Язмада Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Кариле» китабы материаллары кулланылды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading