16+

Балык маймычы ничек үрчетелә?

Бер урында моның кадәр күп балыкны күргән юк иде әле. Кечкенә генә балыкларга сабый бала кебек игътибар, кайгыр­тучанлык күрсәтү белән дә беренче тапкыр очрашуыбыз.

Балык маймычы ничек үрчетелә?

Бер урында моның кадәр күп балыкны күргән юк иде әле. Кечкенә генә балыкларга сабый бала кебек игътибар, кайгыр­тучанлык күрсәтү белән дә беренче тапкыр очрашуыбыз.

Узган елның октябрендә Лаеш районында «Биосфера – Фиш» балык үрчетү комплексында «ШК» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Заводның эшчәнлеге белән балык үрчетү буенча баш белгеч Хорхе Филамено таныштырды. Аның аңлатуынча, комплексның төп максаты – 10 граммлы маймычлар чыгару.

– Россиядәге балык заводларының максатлары төрле. Кемдер балык­ларны ит өчен товар буларак үстерә. Икенчеләре бары тик уылдык кына җитештерә. Моның өчен ана балык белән генә эшли. Без боларның берсе белән дә шөгыльләнмибез. Төп максатыбыз – 10 граммлы маймычлар чыгару, – диде ул.
Заводы сулыкларга, табигатькә зыян китерә торган предприятиеләр белән эшчәнлек алып бара. Әлеге зыянны каплауның бер ысулы – суга маймыч җибәрү. Шул вакытта алар заводка мөрәҗәгать итә дә инде. Мәсәлән, узган ел Куйбышев сусаклагычына 10 мең чөгә маймычы җибәрелгән.

Комплекс дүрт цехка бүленгән. Беренче цехта балык уылдыгы куела торган инкубатор урнашкан. Күпмедер вакыттан соң алардан личинкалар чыга. 1-1,5 айлык, авырлыгы якынча 1 грамм булган кечкенә балыкларны икенче участокка (махсус савытларга) күчерәләр. Мәсәлән, февральдә чыккан личинкалар икенче участокта май аена кадәр яшәячәк.

Икенче цехта бераз үскән балык­лар яши. Заводта алты төрле балык үрчетелә, аеруча чөгә маймычына зур игътибар бирелә. Бер төрле балыкны икенчесе белән аталандыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән гибрид балыклар да бар. Мәсәлән, ана кырпы (белуга) балык белән ата чөгә балыгы кушылу нәтиҗәсендә, итләч гибрид балык барлыкка килгән. Аларны исә сулыкларга чыгармыйлар. Гибрид балыклар бары тик сатуга гына бара.

Биредә балыклар зур махсус савытларга урнаштырыла. Алардагы суның температурасы 18 градусны тәшкил итә. Товар буларак кибет киштәсенә кадәр барып җиткәнче 1,5 ел вакыт кирәк булса, нәсел калдыру сәләтенә ия булганчы 5-6 ел вакыт таләп ителә.
Өченче цехта – нәсел калдырырга сәләтле зур балыклар урнашкан. Зур бассейннарда ана һәм ата балык­лар яши.

Дүртенчесе кышлау цехы дип атала. Башка цехлардан аермалы буларак, биредә салкынча. Суның температурасы да 5-6 градустан артмый.
– Суның температурасы никадәр суыграк, балыклар шуның кадәр пассиврак була. Температура күтәрелгән саен, алар активлаша. Шуңа күрә балыклар әлегә «кышлый», аз хәрәкәтләнә. Бу яхшы нәсел калдырыр өчен кирәк. Менә бу бассейннарның берсендә – кызлар, икенчесендә малайлар яши. Унбиш көннән соң мин алардан нәсел алырга тиеш булам. Шуңа күрә бүгеннән мин суны акрынлап җылыта башлыйм. Бу бик җаваплы эш. Табигатьтәге үзгәрешләр ничек бара, заводта без шуны кабатларга тиеш. Шул очракта гына сыйфатлы продукция алып булачак, – дип аңлата Хорхе.
Авыруларга килгәндә, балыклар сирәк авырый икән. Хорхе Филамено әйтүенчә, балыклар арасында югалтулар бик аз. Ашау турында әйтсәк, алар катнаш азык белән туклана. Су хуҗалары ит яратсалар да, биредә аларга аны ашатырга ярамый икән.

– Мин мондый ризык бирүгә бер дә каршы түгел, киресенчә, яхшырак та булыр иде, тик биредәге фильтрларга күп көч килер иде, – ди белгеч.
Киләчәктә биредә елына 1 млн чөгә маймычы җитештереләчәк. Моннан тыш, тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин товар балыгы үстерелергә ниятләүләрен әйтте. Эшне күптән түгел генә башлаганлыктан, заводта әлегә 200 маймыч җитештерелә.
Хорхе Филамено тумышы белән Пирудан булып чыкты. Советлар Союзында Әстерханга укырга килә. Инде ул вакытта ук балык үрчетү буенча кызыксынган. «ШК» хәбәрчесе аннан сусаклагычларның муллыгына нинди юллар белән ирешеп булуы турында да кызыксынды.

– Беренчедән, табигатьне хөрмәт итәргә кирәк. Икенчедән, мондый типтагы заводлар күбрәк булыр­га тиеш. Чынлыкта, мәрсин балыгы тирәсендәге вазгыять бик начар хәлдә. Гомумән алганда, бу безнең уртак бурычыбыз. Дәүләт рөхсәтсез балык тотучылар белән көрәшергә, экологиягә файда китерә торган чаралар турында кайгыртырга тиеш, – диде ул.

Ел ахырында комплексның икенче чираттагысы ачылырга тиеш. Анысының мәйданы ике тапкырга зуррак булачак. Биредә уылдык җитештерү дә планлаштырыла.
– Сез безгә җәй көне килегез, бездә ул вакытта тагын да күңеллерәк булачак, – дип озатып калды безне яңа танышыбыз Хорхе.

Лаеш

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading