16+

Балыкчы Зөлфия Нуретдинова: «Балыкны мин тотам, ирем чистарта»

Зөлфия Нуретдинова – Азнакай районы Тымытык авылыннан. Игезәк туганы Әлфия белән кечкенә чакларыннан ук әтиләренә ияреп балыкка йөри торган булганнар.

Балыкчы Зөлфия Нуретдинова: «Балыкны мин тотам, ирем чистарта»

Зөлфия Нуретдинова – Азнакай районы Тымытык авылыннан. Игезәк туганы Әлфия белән кечкенә чакларыннан ук әтиләренә ияреп балыкка йөри торган булганнар.

Ык елгасы буенда уйнап үскән кызларга «балык җене» шул чакта ук кагылган. Хәзер Әлфия биш бала анасы, Зөлфиясе инде дәү әни, тик әле дә икесе дә балыкка йөри.
– 23 ел фермада бозау карадым. Пенсиягә чыккач, менә инде алты ел көтү көтәм. Шул арада балык тотарга да өлгерәм, – ди Зөлфия апа.

Былтыр Ык елгасыннан 16 кило 400 граммлы сазан тоткан ул. Авылдашларын тугыз килолы җәен тотып та шаккатырган.

– Кармакка тотам. Җим өчен суалчан кулланам. Шулай ук зуррак балыкларга вак кәрәкәләр әзерлим, – ди укучыбыз.

Балык тотуның бер серен дә ачмады үзе. Җаен белсәң, уңыш елмайса, тотасың инде, ди.

Ире белән чиратлашып көтү көтәләр. Көтүгә мотоблокта йә ат җигеп чыга икән. Аена алтмыш мең тирәсе акча керә, диләр. Авыл җирендә көтүче хәзер иң кирәкле кешеләрдән санала шул. Зөлфия апа өчен көтүгә чыгу икеләтә күңелле. Акча да эшли, яраткан эше белән дә шөгыльләнә.

– Ирем дә кайчак балык тота. Шулай да күбрәк мин тоткан балыкны чистарта. Ә мин киресенчә бу эшне бик өнәп бетермим, аның каравы ашарга яратам, – ди.
Көз көне исә урманнан кайтып керми, гөмбәгә йөри. Былтыр гына да 1 литрлы 100 банкадан артык төп гөмбәсен (опята) тозлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading