16+

Бананлы печенье пешерү ЫСУЛЫ

1 банан, 250 гр эремчек, 4 аш кашыгы он кирәк булачак.

Бананлы печенье пешерү ЫСУЛЫ

1 банан, 250 гр эремчек, 4 аш кашыгы он кирәк булачак.

Йомшак бананны чистартып, тирән тәлинкәгә салабыз һәм чәнечке яки тукмак ярдәмендә изәбез. Аңа эремчек өстибез. Болгатып, аз-азлап он өстибез. Камыр артык йомшак та, шул ук вакытта каты да булырга тиеш түгел, әвәләрлек булсын. Камырдан түгәрәкләр ясап, майланган яки пергамент җәелгән табага тезәбез. Камырны сухарида да әвәләп алырга була. Печеньены 180 градус кызулыктагы мичтә 12 минут пешереп алабыз. Аннары икенче ягын әйләндереп, 10 минут пешерәбез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading