16+

«Бар да уза, монысы да узачак»

Владимир Путин илебез, моңа кадәр җитди сынауларны җиңеп чыккан кебек, йогышлы авырудан да өстен булачагына ышаныч белдерде

«Бар да уза, монысы да узачак»

Владимир Путин илебез, моңа кадәр җитди сынауларны җиңеп чыккан кебек, йогышлы авырудан да өстен булачагына ышаныч белдерде

Россия Президенты Владимир Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты. Моңа кадәр чыгышларында ул үзизоляция, карантин хакында сөйләсә, бу юлы исә икътисади кризис вакытында ил халкына матди ярдәм һәм медицина өлкәсен «ныгыту»га басым ясады.

Медицина – тулы әзерлектә

Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгатен медицина учреждениеләре әзерлегеннән һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтелергә тиеш булудан башлады.

Аның сүзләренчә, йогышлы авыру хастаханәләрен тиешле дәрәҗәдә әзерләү, өстәмә койкалар алу һәм аларны җиһазлау өчен, федераль бюджеттан 33 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Һәм ул акча инде төбәкләргә килеп тә җиткән. Моннан тыш, үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары, «ашыгыч ярдәм» машиналары, медицина техникасы сатып алуга казнадан 13 млрд сум акча бүленгән.

Акча дигәннән, Президент коронавирус белән көрәштә алгы сафларда эшләгән медицина хезмәткәрләренә дә өстәмә акча түләргә ышандырды. Бу максаттан федераль бюджеттан 10 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Апрель аеннан алып өч ай дәвамында коронавирус йоктырган авырулар белән турыдан-туры эшләгән табибларга – 80шәр мең сум, «урта» персонал –фельдшер, шәфкать туташларына, «ашыгыч ярдәм»дә коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә – 50шәр мең сум, «кече» персоналга, шул исәптән машина йөртүчеләргә дә 25әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

– Сәламәтлек саклау өлкәсендә булдырылган резервлар, өстәмә көчләрнең тулы күләмдә кирәге чык­мас, дип ышанасы килә. Әмма без хәзер төбәктәге һәр кеше гомере өчен көрәшергә тиеш, – дип белдерде Владимир Путин.

Ил башлыгы Финанс министрлыгына, бу акча белән төбәктәге хәлләргә карап, кайсы юнәлештә күбрәк акча тотарга кирәклеген җирле хакимияткә үзләре хәл итеп эшләргә мөмкинлек бирергә кушты.

– Әмма бу ирек өчен бик кырыс таләпләр куябыз. Нәтиҗәне формаль рәвештә булдырылган урыннар буенча түгел, ә медицина учреждениеләренең, җиһазларның, персоналның авыр хәлдәге чирлеләргә махсуслашкан ярдәм күрсәтә алуыннан чыгып, реаль әзерлеге буенча бәяләячәкбез, – дип кисәтте Президент.

Икътисад тукталмаска тиеш

Илдә вазгыять нинди генә булуга карамастан, Владимир Путин, икътисад тукталып калмаска тиеш, дигән йөкләмә бирде.

– Төбәкләр арасында транспорт, йөк һәм пассажирлар агымын, предприятиеләрнең эшчәнлеген тулысынча туктатырга ярамый. Гәрчә ул төбәктә вирус йоктыруның берничә очрагы теркәлгән булса да. Моның икътисадны ничек җимерүен без аңларга тиеш. Игътибар итегез, хәтта Мәскәүдә дә, кеше ничек кенә тыгыз яшәмәсен һәм транспорт агымы нинди зур булмасын, барыбер предприятиеләрнең бөтенесе дә ябылмады. Барысын да бер калыпка салырга кирәкми, – дип аңлатты Президент.

Ул шулай ук, компания, оешма һәм предприятиеләр элеккеге график белән эшләсен өчен, барлык шартлар тудырылырга тиешлеген дә искәртте.

Кече һәм урта бизнес вәкилләренә кайбер ярдәмнәр инде күрсәтелә дә башлады. Алар өчен социаль кертемнәр 30 проценттан 15кә калды. Салым түләүләр ярты елга кичектерелде.

Моннан тыш Президент хакимият белән Үзәк банкка биш көн эчендә бизнеска ярдәм итә торган өстәмә программа булдырырга йөкләмә бирде.

– Беренче чиратта хезмәткәрләрен саклап калган компанияләргә ярдәм күрсәтелүне дөрес булыр дип саныйм. Ә кеше эшсез кала икән инде, ул очракта керемнәре кимегән гражданнарга ярдәм итәчәкбез, – диде Путин.

Төгәлрәк алганда, ана капиталына ия булган гаиләләргә, 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Бу акчаны апрель, май һәм июнь айларында алырга мөмкин.

Июнь башыннан исә өч-җиде яшьлек балалары булган гаиләләргә, ярдәм буларак, срогыннан алда акча түләнелә башлый.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу түләүләр гаиләнең керемнәреннән чыгып бирелә иде. Әмма Президент Юлламасы вакытында икътисад башкачарак икәнен онытмас­ка кирәк. Шуңа да Россия лидеры мондый түләүләрне вакытлыча эшсез калучы гаиләләргә дә бирергә һәм моңа кадәр булган керемнәрен исәпкә алмаска, дигән фикерен җиткерде.

Сүз уңаеннан, 1 марттан эшсез калганнар өчен дә Владимир Путин 12 130 сум күләмендә пособие түләнеләчәген хәбәр итте.

– Әйткәнемчә, ярдәм балалары булган, әмма әти-әниләре вакытлыча эшсез калган гаиләләргә аеруча да кирәк. Шуңа да алдагы өч айда гаиләдәге һәр балигъ булмаган бала өчен 3әр мең сум акча түләнәчәк, – диде Президент.

Чыгышын ул актив гражданнарга, бер-берсенә ярдәм иткәннәре өчен, рәхмәт әйтү белән тәмамлады.

– Бар да уза, монысы да узачак. Безнең илебез җитди сынауларны бер генә үтмәде. Россия барысын да җиңеп чыкты. Бу йогышлы авыруны да җиңәчәкбез, – диде Владимир Путин.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading