16+

"Барыгызга да сәлам! Мин – Константиновка бистәсендә яши торган чүплек..."

Социаль челтәрләрдә нинди генә сәхифәләр юк хәзер! Сезнең әле чүплек аккаунтын күргәнегез булмагандыр. Аның барлыкка килгәненә 10 көннән аз гына артык икән...

«Барыгызга да сәлам! Мин – Константиновка бистәсендә яши торган чүплек. Үзем белән якыннан таныштыру өчен, инстаграмда шәхси аккаунтымны да булдырдым. Минем яныма көн саен төрле кешеләр килә. Кайберләрен таный да башладым инде. Кунакка күгәрчен белән каргалар да төшкәли. Әйләнә-тирәгә «хуш» ис тә тарала бугай. Янымнан узган кешеләр, борылып карый-карый, борыннарын тотып китәләр», – дип язылган анда.

Зират янында урнашкан чүплекне без дә үз күзләребез белән күреп кайттык. 5 минут эчендә 7 кеше чүп ташлап китте. Тау кадәр чүплек өемендә нәрсә генә юк! «Бөтен бистә шушында китерә. Каядыр язып, нәрсәдер таләп итү файдасыз», – диде арба белән чүп ташларга килгән бар апа. Безне күргәч, чүбен ташламыйча кайтып китте. Гаеп кемдә икән? Менә шушы сорау ачык кала бирә. Әллә чүп астына күмелеп калганмы икән?

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading