16+

Барысы да бар, тик җан тынычлыгы гына юк

Социализм чорында яшәү җиңел булмаса да, зарланмадык, эшләдек, гел хәрәкәттә булдык, безне киләчәккә якты өмет яшәтте. Балачагыбызны искә алам.

Социализм чорында яшәү җиңел булмаса да, зарланмадык, эшләдек, гел хәрәкәттә булдык, безне киләчәккә якты өмет яшәтте. Балачагыбызны искә алам.

Бер авылдан икенчесенә дүрт километр араны җәяү узып, сигез класс укыдык. Яшьләрдә шәһәргә барып белем алу хыялы иде. Ә шәһәр авыл балаларын кочак җәеп көтеп тормый. Тору урыны юк. 23 сум стипендияне нәрсәгә генә җиткерергә? Авыл урамыннан шомырт җыеп, шәһәргә алып барып сатканыбызны хәтерлим. Кибетләрдә ашамлыклар дефицит. Килосы бер сумлык мендәр конфетны 2 сумга кадәр арттырып саталар иде.

 Эшли башлагач, 100 сум хезмәт хакы ала башладык. 1980 елда бакча сатып алдык. Бакчада үстергән җиләк-җимешне сатып, ике баламны, энемнең бер баласын үстердем. Совет чорында халык бердәм иде, шуңа авырлыклар тоелмаган, күрәсең. Халык түзем, сабыр булган. Ә хәзер барысы да бар, байлык та, муллык та, тик кешедә җан тынычлыгы юк. Туган туганга дошман. Күршеләр җир бүлешә, судлашалар. Югыйсә барыбызга да бакый дөньяда ике метр җир җитә. Заманалар үзгәрмәде, тормышны сүгәргә дә кирәк түгел, бары намуссыз кешеләр артты.

Миңлегөл Әдһәмова, Казан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading