16+

«Барысы да әйбәт дип, үз-үзебезне тынычландырмыйк әле»

Парк-скверларда, шугалак, яр буйларында яңгырый торган музыканың татар телендәгесен дә куярга кирәк. Бюджет акчасына төзелә торган объектларда элмә такталар да ике телдә дә язылсын. Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетларның рәсми сайтларында хәбәрләр шулай ук республиканың ике дәүләт телендә эленергә тиеш.

«Барысы да әйбәт дип, үз-үзебезне тынычландырмыйк әле»

Парк-скверларда, шугалак, яр буйларында яңгырый торган музыканың татар телендәгесен дә куярга кирәк. Бюджет акчасына төзелә торган объектларда элмә такталар да ике телдә дә язылсын. Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетларның рәсми сайтларында хәбәрләр шулай ук республиканың ике дәүләт телендә эленергә тиеш.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында шул хакта искәртте. Дөрес, 2018 елда рәсми сайтларның эшчәнлегендә шактый хаталар төзәтелгән, хәбәрләр татар телендә дә куела башлаган. Кайбер районнарда бу күрсәткеч 100 процентка җиткән. Ә менә сәүдә үзәкләре һәм кибетләрдә ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процент дәрәҗәсендә булуына Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бик үк ышанып бетмәде.

Законны үтәргә кирәк!

Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев сүзләренчә, мониторинг нәтиҗәләренә караганда, 2018 елда дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча эшләр шактый башкарылган, кайбер күрсәткечләр 100 процентка кадәр җиткән, әмма закон тулы көченә эшли дип әйтеп булмый.

– Министрлыклар, ведомство һәм муниципалитетларның рәсми сайтларының эшен ике дәүләт телендә алып бару-бармавын тикшереп-күзәтеп барганнан соң, бу өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешә алдык дип әйтә алабыз. 33 дәүләт хакимияте башкарма органнары сайтлары даими тикшерелде. Беренче кварталда 22се генә хәбәрләрне ике телдә 100 процент элгән булса, 6сы – 90 процент кына биреп барды, өченче кварталдан соң инде барысы да 100 процентны тәшкил итте, – дип сөйләде ул.

Муниципаль берәмлекләр сайтларындагы яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителеше нибары 74 процентны гына тәшкил иткән. Узган елның беренче кварталына 100 процент күрсәткечкә ике генә район ирешкән. 23 район 50 процентка да җитә алмаган. Дүртенче квартал буенча алганда, 9 район – 100 процент, 25 район 95 процент материалны тәрҗемә итеп элгән. Ә менә Спас һәм Баулы районнары дүртенче кварталда яңалыкларны 50 процент тирәсе генә тәрҗемә итә алган.
– Бу җитешсезлекләрнең сәбәбе кадрлар җитмәүдә булса да, телләр турындагы законны үтәргә кирәк. Безнең бурыч – 2019 елдан башлап бу күрсәткечне 100 процентка җиткерергә һәм саклап калырга, – диде Васил Шәйхразиев.

Кадрлар дигәннән, Гамәли семиотика институтының когнитив тикшеренүләр бүлеге мөдире Ринат Гыйльмуллин хәбәр иткәнчә, тәрҗемә эшен хәзер «Смарткат» дигән профессиональ тәрҗемә системасы башкара ала. Әлеге система боерык, карар, хат һәм башка текстларны русчадан татарчага тәрҗемә итәргә булыша. Казан башкарма комитетында яңа системаны кулланып караганнар да инде. "Смарткат" ярдәмендә анда сигез кеше көненә иллеләп документны тәрҗемә итә ала ди. Утырышны алып барган Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әлеге тәҗрибәне барлык дәүләт органнарында һәм муниципалитетларда да кулланырга кушты.
 
Паркта музыка ике телдә яңгырасын

Ике дәүләт телендә язылган урам күрсәткечләрен ике телдә бирү 95,3 процентка җиткерелгән. Әтнә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Минзәлә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнары 100 процентка ирешә алмаган.
Спикер үзенең чыгышында парк, сквер, шугалак һәм яр буйларында  музыка яңгыратканда да законның үтәлмәвенә басым ясады. Болары муниципалитетлар җаваплылыгында, диде ул. Әлеге өлкәдә җитешсезлекләр Әгерҗе, Әлки, Әтнә, Буа, Алабуга, Зәй, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында күзәтелгән.
– Монда финанслар һәм кадрлар җитми дип кенә акланырга кирәк түгел, – диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев муниципаль берәмлекләрдә реклама элмә такталарындагы мәгълүматның да ике дәүләт телендә булырга тиешлеген ассызыклап үтте. 39 мең визуаль мәгълүматның 34 меңе генә татарча бирелгән. Тимер юл һәм автовокзалларда да мәгълүмат ике дәүләт телендә яңгырарга тиеш. Татар телендәге элмә такталар бюджет акчасына төзелгән объектларда да юк икән. Докладчы әйтүенчә, аларның 100 процентында да язулар татарча булырга тиеш.
Товар ярлыкларындагы сүзләрнең татар телендә язылуы ихтыяри булса да, Татарстанда яшәгәч, аларны татарча язганда да яхшы булыр иде.
– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бу мәсьәләдә бер фикергә килеп, товарга мәгълүматны татар телендә дә язылуына ирешүне сорар идек, – диде Васил Шәйхразиев.

Ә менә сәүдә үзәкләре һәм кибетләрдә ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процент дәрәҗәсендә булган дигән хәбәргә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров шикләнеп карады.
– Моңа ышанып бетеп булмый. Бауман урамындагы кибетләр атамаларының 10 проценты гына татар телендә. Бездә барысы да әйбәт, күп эшләр эшләнде дип үз-үзебезне тынычландырмыйк әле. Чынлыкта бу өлкәдә эш бик акрын бара. Халык та моның өчен гел тәнкыйтьли. Нишләп бу мәсьәләне кабат-кабат искә төшерәбез?! Администрация башлыкларыннан сорарга кирәк бу турыда. Таләп итә башларга вакыт җитте, – дип, ул закон үтәлмәгән өчен администрацияләрнең җавап бирергә тиешлегенә басым ясады.

Милли педагогика институты торгызыла

Татарстанның мәгариф һәм фән министры «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының координаторы булып тора. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, программаның максаты – телләрне өйрәнүгә һәм саклауга шартлар тудыру. Әлеге уңайдан узган елны 139 млн сумга 169 чара уздырылган.

– 2018 елда Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан 21 млн сумга 20 чара, шул исәптән язма мирас һәйкәлләрен цифрлау һәм "Фәнни Татарстан" журналын нәшер итү гамәлгә ашырылды. Татар телендә интерактив проектлар, заманча операция системасын локальләштерү, татар теленең электрон корпусын, клавиатура, мобиль системалар өчен сүзлекләр булдыру программаның мөһим юнәлеше булды. Мәдәният министрлыгы тарафыннан язма мәдәният һәйкәлләрен саклау, тикшерүчеләр һәм җәмәгатьчелек тарафыннан әлеге материалларны файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан рус һәм татар халыкларының язма мирасы электрон базасын булдыру эше дәвам иттерелде. 2018 елда тоталь диктантны рус теленнән – 4 меңнән, татар теленнән 6 меңнән артык кеше язды. Республикадан читтә яшәүче татарлар өчен туган телләрен өйрәнүгә ярдәм күрсәтелде. Хәзерге вакытта республиканың мәгариф учреждениеләрендә укыту 5 телдә алып барыла, 7 тел өйрәнү предметы булып тора. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 тел өйрәнелә. Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасы нигезендә татар телен укыту методикасы һәм технологиясен камилләштерү, норматив базаны ныгыту максатыннан тел-белем бирү программасы эшләнеп, реестрга кертелде. 1-9 нчы сыйныфлар өчен туган тел татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр экспертиза процедурасын уздылар, 10-11 нче сыйныфлар өчен программалар экспертизага җибәрелде. Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелде, – дип сөйләде мәгариф министры.
2016 елдан педагогика факультетлары студентларны ике белгечлек буенча кабул итә. Берсе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы – башлангыч мәктәп укытучысы, икенчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы – балалар бакчасында тәрбияче. КФУ белән берлектә милли педагогика институты торгызу буенча эш бара, быел анда 125 кешене кабул иткәннәр.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров докладчыга педагогларны рус һәм татар телендә генә түгел, инглиз телендә дә әзерләү бурычы торганлыгын әйтеп, күпме белгеч кирәк булачагын сорады.
– Без коллективны җыеп, матди-техник базаны әзерләргә кирәк, ел саен күпме педагог кирәк булуын беләсебез килә. Һичьюгы алдагы биш елга, – диде ул.

Аңа җавап итеп министр алдагы көндә Минтимер Шәймиев белән өч телле мәктәп төзелешенә кагылышлы киңәшмә булуын, әлеге мәсьәлә буенча гына түгел, гомумән яңа сафка басачак мәктәпләргә дә педагогларның күпме кирәк булачагына ачыклык кертәсе бар, диде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев:

– Төп мәсьәлә мәгарифкә бәйләнеп кала. Милли мәктәпләребез, дәреслекләр һәм кадрларыбыз була икән, бу мәсьәлә нигездә хәл ителә дигән сүз. Чөнки мәктәпсез милли яктан бернәрсә дә алга бармаячак. Мәктәптә эшләр шактый катлаулы. Дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларга лицензия алу буенча Татарстан беренче урында бара. Тик беренче урын әле ул яхшы дигән сүз түгел, проблемаларыбыз шактый. Телебезнең язмышы борчый безне. Никадәр эшләп тә нәтиҗәсе юк икән, аяныч булачак. Узган елны Президент Дәүләт Советына юлламасында милли педагогика институтын торгызу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Беренче адымнар инде ясалды. Анда 125 студент укый. Татар телен генә түгел, башка фәннәрне дә татарча укыту бурычы тора алдыбызда. Моңа игътибарны елдан-ел арттырырга тиешбез.

 Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading