16+

Барыйк инде тиәтергә?!

Галиәскәр Камалның “Беренче театры”ны барыгыз да яхшы хәтерлидер. Моннан гасыр элек язылган комедия хәзер дә актуаль. Бүгенге вәзгыятьтә бигрәк тә. Факиһә сыман театр-концертларга йөрергә теләүчеләр дә, Хәбибрахман сыман өйдә калуны кулайрак күрүчеләр дә бар. Әмма Факиһә сыманнар соңгы көннәрдә күзгә күренеп арта бара.

Барыйк инде тиәтергә?!

Галиәскәр Камалның “Беренче театры”ны барыгыз да яхшы хәтерлидер. Моннан гасыр элек язылган комедия хәзер дә актуаль. Бүгенге вәзгыятьтә бигрәк тә. Факиһә сыман театр-концертларга йөрергә теләүчеләр дә, Хәбибрахман сыман өйдә калуны кулайрак күрүчеләр дә бар. Әмма Факиһә сыманнар соңгы көннәрдә күзгә күренеп арта бара.

Хәбибрахман: Бармыйм дигәч, бар­мыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.

Факиһә: Бу булды бер!

Хәбибрахман.:Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керә­сен белмим.

Факиһә. Ике, өч.

Хәбибрахман: Анда кергәч тә нинди урынга утырыр­га?

Факиһә.: Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса, инде эчендәге бар серләреңне сөйләп бетереп кешене көлдермә. Кеше ишетсә, "моның белгән нәрсәсе бар микән", ди башлар­лар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.

Хәбибрахман: Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.

Галиәскәр Камалның “Беренче театры”ны барыгыз да яхшы хәтерлидер. Моннан гасыр элек язылган комедия хәзер дә актуаль. Бүгенге вәзгыятьтә бигрәк тә. Факиһә сыман театр-концертларга йөрергә теләүчеләр дә, Хәбибрахман сыман өйдә калуны кулайрак күрүчеләр дә бар. Әмма Факиһә сыманнар соңгы көннәрдә күзгә күренеп арта бара. Бигрәк тә җәмәгать транспортларында олы яшьтәге әби-бабайлар күбәйде. Паркларда велосипедта йөрүче, таганнарда атынучы балалар артты. Аларны да аңлап була. Руслар әйткәндәй, “погода шепчет”. Кояш җылытканда өйдә утыруы да кыен. Әмма... шул әмма бар. Бүген дә әнә 105 татарстанлыда коронавирус табылган һәм бу саннар көннән-көн арта гына бара. Кичә әле инфекциягә тест тапшыручыларның 102 сендә генә авыру расланган иде. 

ТР Премьер-министры урынбасары, коронавируска каршы көрәш алып баручы  республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Татарстанда үсеш көн саен 8 процент тәшкил итә. 

-Без Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуын күрәбез. Бу үсеш мине һәрвакыт бераз борчуга сала.  Үткәрелгән тестлар саны да  арта бара, әлбәттә. Расланган  очракларның күбесе авыру билгеләрсез үтә. Андый кешеләр бу вирусны җиңел үткәрә. Бу,  әлбәттә, шатландыра. Штаб җитәкчесе буларак мин бу үсеш бөтенләй булмасын иде дип телим, - ди Ләйлә Фазлыева бүген “Волга” экспертлар штабы утырышында. 

Ул шулай ук җәмгыятьтә кешеләрнең перчатка, битлекләрдән йөрүен һәм халыкның социаль дистанция сакларга өйрәнүен билгеләп үтте. 

Үзчикләү режимыннан чыгу темасын да күтәрде штаб рәисе. Аның сүзләренчә, хәзергә республикада Россия Баш табибы күрсәтмәләрен көтәләр. Шуңа таянып, Татарстан да үзчикләү режимыннан чыгу системасын булдырачак. Якын арада зур сәүдә объектлары, моңа кадәр эшләмәгән башка төрле оешмалар эшкә тотынса да, аларга карата җитди таләпләр куелачак. 

-Массакүләм һәм тамашачылар катнашында чаралар исә иң азактан гына үткәреләчәк, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева. Концерт-театрларга йөрү әле тиз генә булмас, күрәсең...

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading