16+

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Без һәрвакыт уяу булырга тиеш»

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Биектау районының Тимофеевка авылында аеруча куркыныч булган хайван һәм кош авыруларын – себер язвасы, дуңгызларда Африка чумасы, тилчә һәм кош гриппын юк итү буенча уку-өйрәнүләр уздырды.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Без һәрвакыт уяу булырга тиеш»

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Биектау районының Тимофеевка авылында аеруча куркыныч булган хайван һәм кош авыруларын – себер язвасы, дуңгызларда Африка чумасы, тилчә һәм кош гриппын юк итү буенча уку-өйрәнүләр уздырды.

Әлеге чарада республиканың барлык район баш ветеринарлары катнашты.

Эпизоотиягә каршы җыелма отряд 11 төркемнән тора: ветеринар күзәтү һәм юк итү; лаборатор диагностика; аулау һәм йоклату; учет һәм алып китү; йогышсызландыру; эпидемиологик күзәтү; эпидемиологик мониторинг; кыргый хайваннарның баш санын исәптә тоту; матди тәэмин итү; җәмәгатьчелек тәртибен саклау; янгын сүндерүчеләр төркемнәре.

Уку-өйрәнүләр легендасы буенча, 4 октябрьдә Тимофеевка авылында яшәүче Илдар Ибәтуллинның шәхси хуҗалыгында берьюлы өч дуңгыз үлүе турында билгеле була. Әлеге урынга клиник-эпизоотик тикшерү уздыру һәм диагноз кую буенча тиешле чаралар кабул итәр өчен район ветеринария лабораториясе белгечләре чыкты. «Африка чумасы» диагнозы раслангач, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә хәбәр ителде. Алар исә үз чиратында республика штабын бу авыру таралуга юл куймау өчен кисәтте.

Шуннан соң тикшерү һәм патологик материал алу төркеме белгечләре сарайга кереп, авыру сәбәпләрен ачыклар өчен, хайваннарны төягечләргә салып, ярырга алып китте. Машина йогышсызландыра торган барьер аша узганнан соң, аның документлары тикшерелде.


Белгечләр себер язвасы, Африка чумасы, кош гриппы һәм тилчә авыруларын ачыклар өчен патологик материалларны алды. Әйтергә кирәк, әлеге авырулар ачыкланган очракта, патологик материалны алудан кала, авыру чыганагын юк итү чаралары барысы да охшаш. Шуңа күрә әлеге уку-күнекмәләргә дуңгыз, бозау һәм тавыкны берьюлы алганнар иде. Аннан соң материаллар пластик сейф-пакетка салынды, штрихкод системасына кертелде, озатып бару хаты язылды һәм термосумкага салынып, Республика ветеринария лабораториясенә озатылды.

Диагноз раслангач, эпизоотолог тиз арада отчет әзерли һәм килеп чыккан хәл турында республика штабына хәбәр итә.

Баш ветеринария идарәсе карантин игълан итү буенча Президент Указының проектын әзерли. Шуннан соң Африка чумасы учагын юк итү буенча чаралар комплексы эшләнелә. Ибәтуллинның шәхси хуҗалыгында маллар, терлек азыгы юк ителә. Үлгән терлекләрне исә тирәнлеге ике метрдан ким булган, «плюс» тамгасы итеп казылган чокырга салып яндыралар. Авыл чигенә ветеринар-полиция постлары урнаштырыла.

Әлеге эшләр тәмамланганнан соң, белгечләр эш киемнәрен пакетка сала да (алар да яндырылачак) медицина тикшеренүе уза.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Татарстанда эпизоотик хәл тыныч булса да, уку-күнегүләрнең әһәмияте зур.

– Россия буенча караганда, бүген эпизоотик хәл тыныч түгел. Кош гриппы, нодуляр дерматит, Африка чумасы төрле җирләрдә чыгып тора. Шуңа күрә бүгенге чараның әһәмияте бик зур. Кайда нәрсә килеп чыгасын белмибез, шуңа күрә әлеге отряд теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә әзер булып торырга тиеш. Эпизоотиягә каршы отряд бик көчле. Җиһазландырылу буенча да ул Россия күләмендә беренче урында тора, – диде җитәкче.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Татарстанда дуңгызларның Африка чумасы белән авыруының соңгы һәм бердәнбер очрагы Нурлатта булган иде.

– Бүгенге көндә безнең республика бу авыру буенча тыныч исемлектә тора. Әмма авыру юк дип тынычланырга ярамый, чөнки Россиянең төрле өлкәләрендә бу авыру әледән-әле чыгып тора. Күрше өлкәләр белән дә без продукция, терлек керү буенча тыгыз элемтәдә торабыз. Бездән дә транспорт чыга. Шуңа күрә инспекторларыбыз чикләрне саклыйлар, кертелә торган продукцияне һәрвакыт тикшереп торабыз. Бервакытта да тынычланырга ярамый. Безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк, – диде республиканың баш ветеринары.

Биектау, Тимофеевка

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading