16+

Башкорт каналы татар тамашачысы мәхәббәтен яулый алырмы?

Татарстанда «Туган тел» дигән яңа музыкаль канал эшли башлады. Канал җитәкчеләре сүзләренчә, ул хәзер эшләүче «Мәйдан», «TMTV» кебек башка күңел ачу каналларыннан берни белән дә аерылмаячак, ләкин аларга конкурент булып торачак.

Башкорт каналы татар тамашачысы мәхәббәтен яулый алырмы?

Татарстанда «Туган тел» дигән яңа музыкаль канал эшли башлады. Канал җитәкчеләре сүзләренчә, ул хәзер эшләүче «Мәйдан», «TMTV» кебек башка күңел ачу каналларыннан берни белән дә аерылмаячак, ләкин аларга конкурент булып торачак.

«Туган тел» инде тугыз елга якын Башкортстанда эфирда дан тоткан. Хәзер Татарстан аудиториясен яуламакчы.

– Башка музыкаль каналлар нәкъ менә бездән соң үсеп китте. «Туган тел» – аларның нигезе. Безнең төп максат – яшьләр арасында канал аша татар һәм башкорт телләрен популярлаштыру. Моның өчен хәзер без телевизор белән генә чикләнмибез. Социаль челтәрләрдә сәхифәләр алып барабыз. Интернетта аерым ютуб каналын үстерәбез. Телевидение форматына кермәгән проектлар да анда чагылыш табачак, – ди «Туган тел» каналының генераль директоры Азат Вахитов.
Канал тәүлек дәвамында татар һәм башкорт телендә төрле тапшырулар күрсәтәчәк. Тапшыруларны халык яратып өлгергән Венера Ганиева, Зифа Нагаева кебек танылган шәхесләр дә алып барачак. «Туган тел» каналының Казан филиалы директоры – Миләүшә Сибгатуллина. Тамашачыларга ул «Яңа Гасыр» каналындагы «Манзара» тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы буларак та таныш.
– Заманында халык «Мәйдан» каналын ябырылып карады. Ләкин тора-бара андагы тапшыруларның сыйфаты түбәнәйде, шуңа аудиториясе югалды. Безнең максат – бары тик сыйфатлы контент булдыру. Каналда Татарстанда да, Башкортстанда да популяр булган җырчыларны күреп булачак, – ди Миләүшә Сибгатуллина.

Каналны тәкъдим итү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларны бер генә сорау борчыды: «Яңа канал үз чыгымнарын үзе каплый алыр­мы? Аны да «Мәйдан» язмышы һәм миллионлаган бурычлар көтмәсме?» Азат Вахитов, яшермичә, телевизион бизнеста акча эшләп булмый, диде. Ул үзенең төп бизнесыннан кергән акчага канал ачкан.

– «Туган тел» миңа елына 10 миллион сумга төшә. Нинди дә булса керем алу турында уйлаган да юк. Безнең чыгымнар азайса, шунысына да сөенәбез, – ди канал хуҗасы.

«Туган тел» татарларга – башкорт, башкортларга татар эстрадасын таныту өчен дә бер корал булачак. Сер түгел, татар җырчылары Башкортстанда зур сәхнәләр тутырса, башкорт җырчылары Татарстанга гастрольләргә бик сирәк йөри. Менә Татарстан буенча шул нисбәттән «Туган тел» башкорт җырчыларыннан гына торган үз гастроль турын булдырмакчы.

– Чаллыда концерт куйдык. Бик яратып, бик җылы кабул иттеләр. Бу традицияне дәвам итәсебез килә, – ди Азат Вахитов.

 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X