16+

Башкортстанда иң бай яшәүчеләр – татарлар

«Татарлар белән бәйле эшебезне җанисәп алдыннан гына башкармыйбыз. Алар һәрвакыт үз җае белән бара», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин журналистлар белән видеоэлемтә аша узган матбугат очрашуында. 

Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яши. Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, алар республиканың ике районында гына түгел, ә һәр районында бар. «Башкортстан – татар дөньясының зур бер өлеше. Уфаның үзәгендә татарлар җыелып төрле чаралар үткәрә торган үз йортыбыз бар. Уннан артык татар оешмасы матур гына эшләп килә. Бөтенроссия татар төбәк өйрәнүчеләре форумын да уздыра алуыбызга да сөенәбез. «Туган тел» каналында чыга торган татарча «Ихлас. Балкыш» тапшыруында Башкортстан татарлары тормышы белән таныштырабыз.

Татар телле блогерларыбыз белән дә бик матур күргәзмә оештырдык. Социаль челтәрләрдә дә милләттәшләребез өчен төрле проектлар булдырып торабыз. Бөтен районнар буенча йөреп чыктык, дисәк тә була. Татар халкы бик тырыш, эшчән. Матди яктан әйтсәк тә, республикада иң бай яшәүчеләр – татарлар. Авыл хуҗалыгы ягыннан да милләттәшләребез республика үсешендә зур өлеш кертә», – диде Альфред Дәүләтшин. Җанисәпне дә тизрәк үткәрергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, бу чараның ике елга сузылуы ике милләт арасында төрле бәхәсләр чыгуга нигез булып тора. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading