16+

Башкортстанда – Мәскәү?!

Башкортстаннан Казанга кайтканда юл өстендә Мәскәү дигән авыл кала. Русчасы – Москово. Үзенчәлекле исеме шунда ук җәлеп итте – авылга керми уза алмадык. Баксаң, Башкортстанның үз Мәскәве, үз Кенәз ханы, үз геройлары бар икән.

Башкортстанда – Мәскәү?!

Башкортстаннан Казанга кайтканда юл өстендә Мәскәү дигән авыл кала. Русчасы – Москово. Үзенчәлекле исеме шунда ук җәлеп итте – авылга керми уза алмадык. Баксаң, Башкортстанның үз Мәскәве, үз Кенәз ханы, үз геройлары бар икән.

Ни өчен Мәскәү? Авылның аксакаллары аңлатуынча, бу исем башкала белән һич кенә дә бәйле түгел. Хәер, Мәскәү шәһәренә бара торган фуралар, юлны бутап, авылга еш керәләр икән. Бу җирләргә элек заманда Москов дигән кеше килеп урнашкан булган. Авылның атамасы да шуннан калган, диләр.

Мәскәүдә бүген 2 меңнән артык кеше яши. Күбесенчә татарлар, шулай ук башкортлар, башка милләт кешеләре дә бар. Авылда заманында Уфа бае Кенәз хан яшәгән, диделәр. Ул, авылны үстерү өчен, күп көч куйган. Хәзер аның эшен уллары дәвам итә. Әтиләре истәлегенә кайчандыр үзе нигез салдырган Кенәз хан мәчетен яңартканнар. Ел саен волейбол ярышлары уздыралар. Берәр чара була калса да, төп иганәчеләр – алар.

Мәскәүдә унлап кибет, көрпә заводы, агач ярдыру, бура бурату цехлары, хастаханә, психик авырулар өчен клиника, ферма, зур мәктәп эшли. Авыл уртасыннан Яүбәзе елгасы ага, аның түбән өлешендә хәзер торф чыгаралар. Мәдәният йортыннан халык өзелми. 38 меңләп китап сакланган китапханәгә киләләр, бию түгәрәгендә 60лап бала шөгыльләнә, киленнәрдән генә торган төркем дә бар, әбиләр «Ак калфак» берләшмәсенә йөри, мәчеттә дин сабакларын өйрәнәләр, шәҗәрә бәйрәмнәрен зурлап уздыралар.

Мәдәният йортында без китапханәче Винария Агадуллина белән таныштык. Аның кулыннан килмәгән эше юк: тегә, чигә, бәйли, машина йөртә, ат җигә, авылдашларына интернет-кибеттән товарларга заказ бирә, мал-туар асрый.

Китапханәдә оста куллар түгәрәген дә ул алып бара. Укучылары белән нинди генә иҗат җимешләре тудырмыйлар: бәйләнгән көнбагышлар, чәчкә куя торган бантиклар, декоратив сувенирлар белән бүлмә тулы. Башындагы береткасын, калын кардиганын да үзе бәйләп кигән.
– Бәйләү сәләте әниемнән күчкәндер, 67 яшендә булса да, кул эшләрен куйганы юк. Мин бишенче класстан бирле бәйлим. Кул эшләре – чир кебек бит ул, – ди үзе.

Аңардан киемнәрне заказ биреп тә бәйләттерәләр икән.
Агадуллиннар гаиләсе үзләренең өч баласы янына ятимнәр йортыннан бертуган Костя белән Лизаны тәрбиягә алган.

– Ятим балаларны гел кызгана идем. Шуңа да, торак шартлары җайлангач, тәрбиягә бала алу турында уйлана башладык. Телефон аша гына сайладым ул балаларны. Кайсы милләттән булуларын, исемнәрен дә сорап тормаганмын хәтта. Бу балаларны әниләре гел кыйный торган булган. Алар куркып яшәгән. Әнисе гел кыйнагач, Костяның күзе дә күрми башлаган. Табиблар кушуы буенча дәваландык, шөкер, уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Күзләре яхшырак күрә башлагач та, миңа: «Әни, синең күзләрең шундый зур», – диде, балакаем. Шул балаларны алмаган булсам, үземне чын әни дип хис тә итмәгән булыр идем бәлки. Алар белән барыбыз да бик бәхетле, – ди әңгәмәдәшем.

Мәскәү зур авыл булса да, мал-туар асраучылар күп түгел. Авылда бары 18 генә сыер, аның да дүртесе – Агадуллиннарда. Моннан тыш алар 100ләп каз үстерә, умарта тота, бал сата.

Башкортстан, Мәскәү

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading