16+

Башкортстанда яшәүче Муллаяновлар: «200 килограммлы песиебез безне йолдыз итте»

Узган ел җәй көне Уфа урамында йөргән арыслан халыкны шаккатырган иде! Күз алдына китерәсезме: шәһәр, бөкеләр, кеше эштән кайтып бара һәм юл буендагы сукмактан ипләп кенә арыслан атлап бара...

Башкортстанда яшәүче Муллаяновлар: «200 килограммлы песиебез безне йолдыз итте»

Узган ел җәй көне Уфа урамында йөргән арыслан халыкны шаккатырган иде! Күз алдына китерәсезме: шәһәр, бөкеләр, кеше эштән кайтып бара һәм юл буендагы сукмактан ипләп кенә арыслан атлап бара...

Шерхан кушаматлы песи Кушнаренко районының Калтай авылында яшәүче Зөһрә һәм Флүр Муллаяновларныкы булып чыкты. Аны хуҗалары башкалага ветеринарга күрсәтергә алып килгән булган. Аннан чыккач, арысланны фургон эченә бәйләп куялар да кайтырга кузгалалар. Авылга кайтып җитсәләр – арыслан юк! Ул Уфада ук хуҗасыннан качкан һәм иркенләп шәһәр карап йөргән. Хуҗалар бик борчыла, Зөһрә ханым елавыннан туктамый... Ә инде табылгач, шатлыкларының чиге булмый! Икенче көнне үк аларны арыслан белән Башкортстан телевидениесе туры эфирга чакыра. «Песиебез бездән йолдыз ясады», – диләр Муллаяновлар. Аларны хәзер бөтен район халкы танып белә.

Муллаяновлар арысланны каян алган, дисезме?! Аны уллары Алмазга Пермь өлкәсендә яшәүче дуслары бүләк итә. (Дусларның үзләренең зоопарклары бар икән, ә Алмазның туган көнендә арысланнары балалаган.) Ул вакытта җәнлекләр патшасы песи кадәр генә булган. Муллаяновларның барысы да йолдызнамә буенча арыслан булгач, бүләкне бик шатланып кабул иткәннәр. Аны кулга ияләштереп, сөеп кенә үстерәләр. Ә инде өйдәге диваннарны тырнап ерта башлагач, үзенә йорт салып, ике кат читлеккә бикләп, башка чыгаралар. Йортында җылылык һәм башка уңайлыклар да каралган. Шимбә саен арыслан игътибар үзәгендә: аны карарга авылга кайткан бар халык җыела. Муллаяновларның ишегалдын үзенчә бер зоопарк дип атасаң да була. Биредә арысланнан тыш, бик күп төрле кош-корт һәм йорт хайваннары яши.

– Арысланны кечкенә чагында гына үзебездә тотарбыз да, үсә төшкәч, зоопаркка бирербез дип уйлый идек. Әмма без аңа шулкадәр ияләштек, бер генә көн күрми торсаң да, сагындыра. Кулда үскәч, тешләшми дә. Көненә берничә тапкыр читлегенә кереп, яратып, сөеп чыгам аны. Үзе шуңа риза. Һәрдаим мал табибын чакыртам: прививкалар ясаттырабыз, тырнакларын кистертәбез. Яраткан хайваныбызга тиешлечә тәрбияне күрсәтеп торабыз, – ди йорт хуҗасы.

Элегрәк Шерхан көненә 10 килограмм ит ашаган. Хәле начараеп киткәч, ветеринар аны диетага утырта: хәзер рационы ике тапкырга азрак. Көненә 5 килограмм ит, ягъни 1500 сумлык ризык ашый. Әмма хуҗаларына һич тә жәл түгел. Атнасына бер көн ашатмый торалар, кыргый табигатьтә җәнлекләр нинди шартта яши, янәсе, шулай эшләргә кирәк. Табиб әйткән бар кагыйдәләрне үтәгәч, арыслан үзен яхшы хис итә башлаган.
Шерханга 4 март көнне ике яшь тулган. Аның туган көнен зурлап уздырганнар, бу көнне аңа итнең да зуррак кисәге тигән. Кайчандыр йорт песие кебек кенә булса, бүген аның авырлыгы – 200 килограмм. Ул бары тик хуҗаларына карата гына дустанә мөнәсәбәттә. Шуңа да җәнлекне читлектә тоталар.

Ә Муллаяновлар үзләре бик уңган кешеләр. Кыш айларында ук үз теплицаларында үскән яшелчәләрне ашыйлар. Бик күпләп мал-туар тоталар. Сатуга кирпеч тә җитештерәләр.
Ә көннәр матурайгач, тагы бер бизнеслары – апитерапия сезоны башланачак. Апитерапия ул – бал кортлары белән дәвалану, умарталар өстендә йоклау. Күп авыруларны шушы гади юл белән дәвалап була икән. Башта бу ысул белән Муллаяновлар үзләре генә дәваланса, бүген аларга ярдәм сорап хәтта Европа илләреннән дә киләләр. Сау-сәламәт кешеләр дә иммунитетын ныгытырга Зөһрә ханымга мөрәҗәгать итә. 20 ел буе шәфкать туташы булып эшләгән Зөһрә ханым һәр кешегә ярдәм итәргә әзер. Апитерапиянең төп шарты – дәвалана торган йорт бары тик табигый материаллардан булырга тиеш. Моның бар кагыйдәләрен өйрәнеп, Флүр әфәнде бакчаларына матур йорт салып куя. Башта хуҗалыкта биш кенә умарта булса, бүген – 50. Бал да суырталар. Сезон вакытында атна саен 250 килограмм уңыш җыеп алалар.

Зоопарктан тыш, Муллаяновлар авыл халкы өчен парк та булдырган. Анда барлыгы 200 төр роза чәчәге, җимеш агачлары һәм куаклар үстерәләр. Бакчада үскән җимешләрне авыл халкы үзенә җыеп ала.

Башкортстан, Кушнаренко

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди уңган кешеләр, тик арслан асрап ятулары гына аңлашылмый. Арслан алардан йолдыз гына түгел, котлет та ясарга мөмкин бит.

    Мөһим

    loading
    2
    X