16+

«Башта уйнап кына теркәлеп карадым, хәзер исә уңай якларын да күрәм»

Алсу Николаева Әлмәттә яши. 36 яшьлек ханым өч бала тәрбияли. Һөнәре буенча – инженер-теплотехник.

«Башта уйнап кына теркәлеп карадым, хәзер исә уңай якларын да күрәм»

Алсу Николаева Әлмәттә яши. 36 яшьлек ханым өч бала тәрбияли. Һөнәре буенча – инженер-теплотехник.

– Үз һөнәрем буенча 12 ел эшләгәннән соң, котельная җитәкчесе дәрәҗәсенә ирештем. Югары вазифада озак эшләмәдем, икенчегә балам белән ялга чыктым. Аннан өченчегә улымны алып кайттым. Шуннан соң планнарым үзгәрде. Үземне яхшы әни, кайгыртучан хатын итеп күрәсем килде. Бала ялыннан соң да эшкә чыгасым килмәде. Бик кыстагач чыгып, ике ел эшләдем. Әмма гел үз эшемне ачу теләге бар иде, – ди Алсу.
Никахка яулыклар бәйләү уе аңа диңгезгә ял итәргә баргач килгән. Ялдан кайткач та, Алсу эшне озакка сузмаган: Казанга килеп, Рузилә Узбаховада дәресләр ала һәм эшкә керешә.

– Шулай итеп мин никахларга, төрле мәҗлесләргә теләге булганнарга яулыклар бәйләтә башладым. Шулай ук мастер-класс­лар да оештырам. Заказлар төрлечә була инде, күп нәрсә үзеңнән тора. Ешрак никахларга чакыралар, – ди Алсу.

Үзмәшгуль булып ул кызык өчен генә теркәлеп караган.
– Башта уйнап кына теркәлеп карадым. Хәзер исә уңай якларын да күрәм. Син үзең турында курыкмыйча сөйли аласың. Клиентларга чек бирер­гә дә була. Салым суммасы да күп түгел, өстәвенә безнең кебекләргә дәүләт ярдәм күрсәтә. Ярминкәләрдә катнашу өчен дә мөмкинлекләр ачыла, – дип белдерде Алсу Николаева.

Лилия Локманова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading