16+

Баштан “дөябезне бәйлик”, соңыннан Аллаһыга тапшырыйк

Кайбер кеше тәвәккәл итик, Аллаһыга тапшырыйк, дип сөйләшүчеләргә сәерсенеп карый. Аларны “алма пеш, авызга төш” дип яшәүчеләр рәтенә кертә. 

Баштан “дөябезне бәйлик”, соңыннан Аллаһыга тапшырыйк

Кайбер кеше тәвәккәл итик, Аллаһыга тапшырыйк, дип сөйләшүчеләргә сәерсенеп карый. Аларны “алма пеш, авызга төш” дип яшәүчеләр рәтенә кертә. 

Әмма тәвәккәл итү – ул бармакка бармак та какмыйча, чыннан да "алманың пешүен" генә көтеп утырумы икән? Нигә кайберәүләрнен, Аллаһыга тапшыру дигәндә, күз алдына берни дә эшләмичә көтеп утыру килеп баса? Тәвәккәл кылу ничек була соң ул? 

Бу сорауларга җавапны бергә эзләп карыйк әле. Бер гарәп кешесе Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: “Йә Аллаһының Расүле, дөямне бәйлимме, әллә Аллаһыга тапшырыйммы?” – дип сораган. Сез бу урында Расүлуллаһ нәрсә дип җавап биргән дип уйлыйсыз? Әйе, шигем юк, Расүлуллаһ “Аллаһыга тапшыр” дип әйткәндер, дип уйлап өлгердегез. Әмма хәдиснең дәвамына күз салыйк: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөяңне бәйлә, ә аннары Аллаһыга тапшыр”, – дигән.

Бу тәртип дөрес рәвештә безнең тормышта кулланылган очракта, “алма пеш авызга төш” төшенчәсе юкка чыгар иде. Килешәсезме? Ник дигәндә, әлеге хәдискә бәйле рәвештә башта сәбәбен кылырга, ә аннары гына Аллаһыга тапшырырга тиешбез. Киресенчә түгел! Нәрсә дә булса эшләргә телибез икән, аның ни рәвешле башкарылуы бездән тора, йә имтиханга тиешле дәрәҗәдә, җаваплылык белән, йә исебез китмичә генә өстән-өстән генә әзерләнәбез. Монысы безнең ихтыярда. Ә инде имтихан вакытында кайсы билет эләгүе Аллаһыдан тора. Моңа без тәэсир ясый алмыйбыз. Бу нәкъ тә шул “дөяңне бәйлә, ә аннары Аллаһыга тапшыр” принцибы да инде. Сәбәбен кылабыз, ә нәтиҗәсе – Аллаһыдан.

Кайбер вакытта “дөяне бәйләмәгән” көе тәвәккәл итәбез дә, азакта: “Аллаһыга тапшырган идем бит, менә нәтиҗәсе булмады”, – дип зарланырга яратабыз. Беребез дә аш бүлмәсенә чыкмыйча гына гаиләбез өчен кичке аш әзерли алмый бит. Моның өчен бездән сәбәп – ул ризыкны әзерләү кирәк. 
Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Иң мөһиме –тормышыбызда нинди эшкә алынсак та, аның нәтиҗәсе бары Аллаһы Тәгаләдән икәнен аңлап, ул эш хәерле булсын өчен, үзебездән торганның барын да эшли һәм соңыннан тәвәккәл итә, ягъни Аллаһыга тапшыра белсәк иде.

Баштан “дөябезне бәйлик”, соңыннан Аллаһыга тапшырыйк. Шул очракта гына Аллаһы Тәгалә изге ниятләребезгә күрә эшләребезнең хәерлесен бирер.

Айсылу Юлдашева.

Фото: https://dumrt.ru/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading