16+

Басып калган салымны кире кайтарып буламы? Була! Авыр түгел!

Россия кануннары буенча, сез чыгымнарыгызны раслаган очракта (әйтик, сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алганда), хезмәт хакыннан керем салымы рәвешендә басып калган акчаны кире кайтартырга хокуклысыз. Түләгән салымны кайтарту өчен иң төп шарт – сез Россия резиденты булырга (президент белән бутамагыз – резидент, ягъни, елның яртысыннан күбесен үзебезнең илдә үткәрергә) тиешсез.

Басып калган салымны кире кайтарып буламы? Була! Авыр түгел!

Россия кануннары буенча, сез чыгымнарыгызны раслаган очракта (әйтик, сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алганда), хезмәт хакыннан керем салымы рәвешендә басып калган акчаны кире кайтартырга хокуклысыз. Түләгән салымны кайтарту өчен иң төп шарт – сез Россия резиденты булырга (президент белән бутамагыз – резидент, ягъни, елның яртысыннан күбесен үзебезнең илдә үткәрергә) тиешсез.

Рәсми эштә эшләүче һәркем үз хезмәт хакыннан 13% керем салымы (подоходный налог) түли. Әлеге салым, шулай ук, рәсми урнашмыйча гына халыкка хезмәт күрсәтүче кешеләрдән дә түләнергә тиеш. Ягъни, мәсәлән, әгәр сез берәрсен түләүле шартларда йортка керткәнсез, йә булмаса, чит-ят кешегә коммерция нигезендә фатир биреп тору кәсебе белән шөгыльләнәсез икән, квартирант түләгән акчаның 13 процентын дәүләткә илтеп тапшырырга тиешсез. 

Тапшырасызмы, юкмы – сезнең эш, бүген мин сез дәүләткә түләгән 13 процент НДФЛ акчаларын кире кайтарту ысуллары турында исегезгә төшермәкче булам.

Ник дигәндә, Россия кануннары буенча, сез чыгымнарыгызны раслаган очракта (әйтик, сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алганда), хезмәт хакыннан керем салымы рәвешендә басып калган акчаны кире кайтартырга хокуклысыз. Түләгән салымны кайтарту өчен иң төп шарт – сез Россия резиденты булырга (президент белән бутамагыз – резидент, ягъни, елның яртысыннан күбесен үзебезнең илдә үткәрергә) тиешсез. Алай-болай, озаклап чит илләрдә яту гадәтегез булса, календарьга карабрак йөрегез, дип кенә әйтүем...

Салым кайтартуны 3 ел буена түләгән НДФЛ хисабына гамәлгә ашырырга була.

Тагын бер һәм иң төп кагыйдә – еллык салым кайтарту суммасы ел дәвамында сез (сезнең өчен эшегездәге бухгалтерия) түләгән суммадан артык була алмый.

Әйтик, ел дәвамында түләнгән “подоходный”ларыгызны суммасы 50 мең сумнан артмый икән, канун сезгә 200 мең кайтартырга мөмкинлек бирсә дә, кулыгызга бары тик 50 меңне генә тоттырачаклар. Артыгын сорап та йөрмәгез, диюем.

Хезмәт хакыгыздан басып калган НДФЛ суммасын милек сатып алганда, шулай ук укуга, дәвалануга тоткан чыгымнардан, алай-болай сатып алган акция-облигацияләр өчен түләгән суммалардан кайтартырга була.

Һәр төр кайтартуның үз ставкалары, кагыйдәләре бар. Бу юлы сезгә фатир сатып алганнан соң кайтартылырга тиешле түләүләрнең тәртибен генә аңлатырга тырышырмын. 

Бу төр чыгымнар буенча кайтартып алу мөмкинлеге булган сумманың максималь күләме 260 мең сум. 

Ягъни, бер фатир сатып алдыгызмы сез, уннымы, миллионлап хезмәт хакы алсагыз да, 13 процентыгызны 2 миллионнан гына кайтара алачаксыз. 

Мәсәлән, сез 5 миллион сумлык бер фатир сатып алдыгыз ди, сезгә барыбер 260 мең сум гына кайтачак. Әгәр 1,5 миллион сумнан ике фатир алган булсагыз, канун сезгә берсенең тулы бәясеннән, ә икенчесенең ярты миллионыннан (1,5 млн. + 0,5 млн. = 2 млн.) 13 процентын кайтарту мөмкинлеге бирә. Тегеләй дә, болай да, кесәгә – максимум 260 мең.

Бу сумманы икегә тапкырлау ысулын беләсегез киләме?.. 

Әгәр сез фатир сатып алганда рәсми рәвештә өйләнешкән пар, йә гаилә икәнсез, салым кайтаруга гаризаны икәүләп тә яза аласыз. Әгәр икегезнең дә 3 ел дәвамында дәүләт хисабына күчерелгән керем салымы җитәрлек җыелган икән, суммада, дәүләттән икегезгә 520 меңне каерып алырга тулы хокукыгыз бар. 

Тагын бер нечкәлек – әгәр сез сатып алган фатир бәясе 2 миллионга тулмый икән, 260 меңне кайтарту өчен ул фатирга ясаган ремонт бәясен дә кушып исәпләргә була. Канун моны тыймый.

Болардан тыш, әгәр торак ипотекага алынган икән, банк процентларының да 13 процентын кире кайтартырга була. Бу очракта кире кайтартып алынырга мөмкин акчаның максималь күләме 390 мең сум. Әлеге төр кайтартуга гаризаны, шулай ук, ирле-хатынлы – икәүләп бирергә була, ипотека килешүе кем исеменә рәсмиләштерелгән булуга карамастан, һәркайсыгызга 390-шар мең сумны кире кайтарачаклар.

Күрдегезме, юктан гына үзегезгә 1 миллион 300 мең сум акча ясап бирдем! Кем тагын шулай булдыра ала?

Сезнең Әмир Исламовыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading