СССР таркалганнан җәмгыятьнең байларга һәм ярлыларга кискен бүленеше күз алдыбызда. Югары хакимияткә якын торган түрәләрнең гаиләләренә халыкның җитмеш ел эчендә казганып тапкан байлыгы “күктән ишелеп төште”. Моңарчы гөрләп эшләп торган, меңәрләгән колхозчыларны, эшче-хезмәткәрләрне эшле-ашлы иткән колхозлар, совхозлар, җитештерү предприятиеләре намуссыз бәндәләр тарафыннан таланып юкка чыгарылганнан соң, гади халык ярык тагарак янында утырып калды.
Күпләрнең канына тоз салган, гомере буе хәләл хезмәт белән мал табып, киләчәген кайгыртып, дәүләтнеке саналган Саклау банкында тиенләп җыеп барган маясы, яманатлы дефолт исеме астында, җиңел генә башкаларың кесәсенә кереп чумды.
Түрәләребез телеэкраннардан “инфляцияне йөгәнлибез, илдә уртача хезмәт хаклары, керемнәр арта” дип ничаклы лаф ормасын, чынбарлыкта гади халыкның тормыш хәле ал да гөл түгел. Нефть-газ, төсле металл, урман байлыгын, гәрәбәдәй ашлыкны һәм башка нигъмәтләр сатучы магнатларның, табигый чимал эшкәртүче галәмәт зур заводларның хуҗасы булып алган олигархларның миллардлар белән исәпләнүче айлык кереме белән җирле фермерга ялланып, ялсыз-бәйрәмсез сыер сауган, яше алтмышка якынлашкан Газзениса түтинең аена сигез мең сум хезмәт хакын, гомере буе колхозда эшләп аркасы бөкрәйгән, буыннары сызлап интекәнгә төннәрен йокысыз уздыручы ферма каравылчысы Миннәхмәт агайның алты мең сумлык окладын кушып урталай бүлеп санасак, бөтен кеше бик рәхәттә яши, балда майда йөзә кебек күренәдер лә ул. Бүгенге көндә кем белән генә сөйләшсәң дә, хәләл хезмәт белән, эшләп баеп булуына ышанмый. Байлар-кеше хакын үзләштерүчеләр, талап мал туплаучылар дигән фикер гади халык арасында киң таралган. Бу фикер дөреслеккә туры киләме? Башкаларга череп баерга нәрсә комачаулый?
Дөньякүләм масштабтагы статистикага күз салсак, долларлы миллиардерларның һәм Нобель премиясе лауреатларының яртысына якыны яһүдләр икән бит. Менә сиңа мә! Ничәмә ничә гасырлар дәвамында дәүләтсез, мөлкәтсез калып, кагылып-сугылып, геноцидка дучар ителеп, эт типкесендә яшәгән кавем әһелләре бит алар. Моннан берничә ел элек Мәскәүнең баш раввины Пинхас Гольдшмидтка журналистлар: “Яһүдләр ни өчен бик бай? Аларның баеп китүенә нәрсә сәбәпче?” дигән четрекле сорау биргән. Җавабы көтелмәгәнчә, хәтта гайре табигый булып тоелган. Мөхтәрәм дин башлыгы: “Милләттәшләремә аякка басарга, байлык тупларга антисемитизм (!) ярдәм итте, - дигән. - Туган һәм торган җирләреннән куылган, дистәләгән еллар дәвамында башкалар тарафыннан рәнҗетелгән, изелгән халык, ничек кенә булса да исән калырга җан-фәрман тырышып-тырмашканга күрә, икеләтә күбрәк эшләргә һәм һәрчакта алга чыгарга омтылып яшәргә мәҗбүр иде. Яһүдләрдә һәрвакытта күпкырлы үсешкә, ныклы белем алуга омтылыш көчле булды. Бу әле дә шулай. Син башкалардан ким булмаска, авырлыклардан куркып калмаска, һәрвакытта алгы сафларда барырга тиеш, дигән фикер яһүд баласына ана сөте белән сеңдерелә”, - дип сөйләп биргән.
Яшел Үзән районының Норлат мәктәбендә укыткан чагымда безнең белән чит телләр укытучысы Ребекка Иосифовна (исемен үзгәрттем – авт.) эшләде. Аның белән якыннан аралашу миндә уңай тәэсирләр калдырды. Фикер сөреше безнекеннән үзгә, бөтенләй башкача булуы мине сокландыра иде. Ребекканың әти- әнисе Ленинградта туган, танылган табиблар, әтисе КДМУда укыткан. Коточкыч Ленинград блокадасы вакытында Ребекканың әби-бабасы үлгәч, ул чакта имчәк баласы булган әтисен чыбык очы туганнары үзенең ишле гаиләсенә сыендырган. Беркөнне боларның өйләрендә бер кабарлык азык та калмаган. Үз балалары ачлыктан тилмерешеп кычкырып елаганга үзәге өзелсә дә, яһүд хатыны мәрхүм абыйсының ятим баласына ярымбуш күкрәген суырткан. Ребекканың апасы кияүдә иде. Аның сөйләвенчә, җизнәсе гаепле булган очракта да, апасы үзе гафу үтенеп, гаиләдәге тыныч мохитне саклый белә икән.
Яһүд кызыннан ишеткән берничә канатлы гыйбарәне план дәфтәремнең артына яза барганмын. Беркөнне очраклы рәвештә шул язмаларга юлыктым. “Чүлмәк белән батырып алганга карап, диңгезнең суы кимеми”. Хезмәттәшем аңлатуынча, бу әйтем һәр кеше, һәрдаим байлыкка ия булырга омтылырга тиеш дигәнне аңлата. “Яһүдләр бай булудан курыкмый, хәерчелекне кимлеккә саный. Нишләптер, сезнең татарларда акча табарга хирыс, бай кешеләрне өнәмиләр, - дип аптыраган иде Ребекка. Кесәм буш, әмма намусым чиста дип, кул кушырып, хәлле кешеләрдән көнләшеп, уфтанып утыру эшмени? Безнең әти-әниләр дә хәлле.Алар – намуссыз, карак, адәм актыгы дигән сүз түгел бит. Иркен тормышка ирешү өчен бик күп көч куйганнар. Гомер буе укып, баш күтәрмичә эшләп, үз тырышлыклары белән профессор дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Ходай хәерчене яратса, хәерче – хәерче булмас иде ул, дип әйтергә ярата безнең әти”
Ребекканың сөйләвенчә, кешене әйләнә-тирә мохит формалаштыра, аннан йә уңышка ирешкән чын кеше, йә адәм имгәге ясап чыгара. Янәшәңдә уңышка ирешкән кешеләр күп булса, алар сиңа алга барырга стимул бирә, моңа ирешүнең юлларын күрсәтә. “Яһүдләр арасында эшлекле элемтәләр бик көчле, алар шуңа таянып югарыга таба үрмәли. Нишләптер, татарлар арасында андый сыйфатларны күрмим. Бәлки мин генә ялгышамдыр. Яһүдләр бер-берсен колагыннан тартып үстерә, сезнең халыкта мондый сыйфат юк кебек тоела”, дип аптырый иде Ребекка. Бервакыт аңардан нилектән яһүдләр саран икән? дип сораган идем. Җавабы бик кызыклы яңгырады. “Бер ахмак ун акыллы кеше сатканны сатып алырга мөмкин”, - диләр безнең халыкта. Юк-барга, вак-төяккә акча туздыру – ахмаклык галәмәте. Яһүдләр беркадәр кысмыррак булсалар да, аны начарлыкка санамый. Зуррак максатка ирешү, иртәгәсе көнеңне кайгырту өчен мая туплау, зирәклек белән экономия ясауны карунлык дияргә телем әйләнми”.
Бай булу бер дә начар түгелдер түгелен. Моңа ирешү өчен әтиеңнең хакимияттә утыручы зур түрә булуы мәҗбүри микән? Әллә яһүдләрдән үрнәк алып, бүген үк җиң сызганып эшкә керешергәме?
Хәмидә Гарипова
Комментарийлар