16+

Базар гына түгел!

Май аенда «Казан» агросәнәгать паркы ачылуга алты ел була. Аның уникаль проект булуына монда килеп йөрүчеләр күптән инде инангандыр. Агросәнәгать паркын базар яки сәүдә мәйданчыгы белән дә чагыштыру дөрес булмас.

Базар гына түгел!

Май аенда «Казан» агросәнәгать паркы ачылуга алты ел була. Аның уникаль проект булуына монда килеп йөрүчеләр күптән инде инангандыр. Агросәнәгать паркын базар яки сәүдә мәйданчыгы белән дә чагыштыру дөрес булмас.

Ул тулы бер комплексны тәшкил итә. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр үз продукциясен саклый, төрә, җитештерә һәм сата. Аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрлекнең кече һәм урта формаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге комплекста «фермердан кулланучыга арадашчыларсыз» авыл хуҗалыгы производствосы продуктлары белән сәүдә итүнең уникаль системасы булдырылган. Бу авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчегә уңышлы бизнес оештыруда барлык шартларга ия булыр­га, ә сатып алучыга продуктларның бәясендә һәм сыйфатында отарга мөмкинлек бирә.
«Казан» агросәнәгать паркына тәҗрибә уртаклашырга дип чит төбәкләрдән дә, чит илләрдән дә килүчеләр бик күп. Алар да сок­лануларын яшермиләр. «Казан» агросәнәгать паркы иң югары Европа стандартлары буенча төзелгән, видеокүзәтү, һава җилләтү һәм сафландыру системалары белән тәэмин ителгән, траволаторлар һәм лифтлар белән җиһазландырылган. Болар барысы да комплекска килүчеләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңайлылыгы һәм иминлеге өчен.
– «Казан» агросәнәгать паркы кебек шундый отышлы ресурска ия булганда, эшне бөтен кеше өчен дә отышлы итеп оештырырга була дигән иде Истанбулның (Төркия Рес­публикасы) киптерелгән җиләк-җимеш­ләр һәм алардан эшләнмәләр экспортерлары ассоциациясе KUMIB идарәсе вәкиле, «URGANCI» компаниясе генераль директоры Семих Эргюдер Урганҗи. Татарстанга килеп тәҗрибә уртаклашып китүчеләрнең саны бихисап: Казахстан, Тува, Сәмәрканд, Каракалпакстан... Аларның һәркайсы үзләрендә дә нәкъ шундый комплекс булдыру турында хыяллана.
– Ә сатып алучыларны нәрсә­се белән җәлеп итә соң «Казан» агро­сәнәгать паркы?
– Беренчедән, бу тиклем күп төрле ризыклар ассортиментын башка бер җирдә дә табарга мөмкин түгелдер. Икенчедән, ризыкның үткән юлы бик кыска, ул җитештерүчедән сатып алучыга дигән принцип белән эшли. Биредәге азык-төлекнең күп өлешен җитештерүчеләр үзләре үк саталар да. Җитештерүче үзе үк сата икән, әлбәттә инде, аның бәясе дә түбәнрәк була. Сатып алучылар да җитештерүченең үз сәүдә ноктасы булган да товарның сыйфатына да, бәясенә дә шикләнми ала. Өченчедән, бүгенге көн өчен бик тә мөһим булган өстенлек – биредә сатуга куелган бөтен төр ризыклар да күп кыр­лы лаборатория тикшерүе үтә һәм аның сыйфаты шикләнүләргә бернинди дә урын калдырмый. «Безгә килгән бөтен ризык та бары тик бер генә ишектән керә һәм аның юлы берничә тикшерү аша үтә», – диләр агросәнәгать паркында. Чисталык, бушлай парковка, сатучыларның җылы мөгамәләсе – әлеге факторлар да сатып алучыларны җәлеп итми калмыйдыр. Шушында ук кафеда очсыз гына бәядән тук­ланып алырга да, ничек итеп сыр ясаганнарын яки күз алдыңда җитен яки чикләвек мае сыгып биргәннәрен дә күрергә була.
– Яңа өлгергән һәм җитештерелгән экологик чиста продуктлар, халыкка йөз тотып билгеләнгән бәяләр, хезмәтләрнең күптөрлелеге һәм ассортиментның бай булуы – бүген безгә кулланучыларның ышанычын яуларга һәм саклап калырга ярдәм итүче төп факторлар, – дип белдерә халыкка «Казан» агросәнәгать хезмәткәрләре.
Киләчәктә дә халыкның ышанычын югалтмыйча эшләргә булсын.

• Агросәнәгать паркына бер елга «Казан» агропромпаркында 22 җитештерү цехы бар. Анда 300 кеше хезмәт куя. Алар бер елга 7,5 мең тонна ризык җитештерәләр.
• Бер еллык товар әйләнеше 1,6 млрд сумны тәшкил итә, еллык табыш 16 млн сум.
• Биредә 278 резидент эшли, шуларның 187се сәүдә залында сата.
• Бер елга агросәнәгать паркына 3 миллион кеше килгән. Атна арасында килүчеләр саны 8-10 мең булса, шимбә-ял көннәрендә ул 30 меңгә җитә. Кеше санын исәп­ләп бару өчен махсус җайланма куелган.


Сәүдә заллары – агросәнәгать паркының халыкка күренгән бик кечкенә генә өлеше. Аның тулы мәйданы 50 мең кв метрны тәшкил итә.
• авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү цехлары – 7130 кв м
• склад урыннары, суыткыч камералар – 4000 кв м
• икмәк пешерү цехы – 230 кв м
• сәүдә залы – 14 мең кв м., кафе – 100, утыру урыны – 700 кв м
• кунакханә 37 номер – барлыгы 3800 кв м.
• Агросәнәгать паркындагы товар әйләнеше узган ел 1,6 млрд сумны тәшкил итеп, керем 16 миллион сумга җиткән.

Зөлфия Хәлиуллина.
Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading