Казан мәчесе, кыңгырау, татар курчаклары, аумас курчаклар ише күп төрле сувенирлар, башкаланың матур урыннары сурәтләнгән магнитиклар, тәлинкәләр, чынаяклар... Казан кызы Лилия Хәкимова кулында милли бизәкләргә төренгән кул эшләренең берничәсе генә болар.
Пумалада күңел җылысы
Лилия һәр сувенирны, тәлинкә-чынаякларны кулына пумала тотып, үзе ясый. Махсус трафаретларсыз. Пумаласын күңелендәге матурлыкка манып. Күз үлчәме тигез, эшләре искитәрлек. Бизәкләр дә үзгә, кояш нурына тиң җылылык бөркелә. Ләкин бәясе ягыннан завод-фабрикаларда җитештерелгәннәреннән кыйммәтрәк.
Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, оста үзе дә бу шөгыле белән байлык артыннан куа алмый. Буяулары кыйммәт. Бөтен чыгымнарны да каплагач керемнең күләме 25 мең сум тирәсе генә. Ә бит моны күпләр сигез сәгать эш көнендә генә дә “көри” ала. Иртәдән алып төнге сәгать икегә кадәр өстәл артында бөкре чыкканчы чиләнергә кирәкми дә. Хәер, акча гына тартамы соң тормыш арбасын?! Җанга тансык шөгыль тынычлык бирми интектерә.
– Рәсем ясарга мавыгуым төп кәсебемә әйләнер дип кем уйлаган? Яратып һәм теләп эшлим, керемен дә уйламыйм. Миңа шулай рәхәт. Төп һөнәрем белән мин башлангыч сыйныф укытучысы. Педагогика училищесында укыганда ук дәрес бирер өчен күрсәтмә материалларны кызыклы итеп кулдан эшли идем. Укытучы булып 3 ел гына эшләдем. Ирем Айрат хәрби иде, өйләнешүгә безне Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Марат улымны шунда таптым. Биш елдан Казанга әйләнеп кайттык. Кызыбыз туды – Дина. Аны балалар бакчасына биргәч, үзем дә шунда эшкә кердем. Ул бер төркемгә йөрде, мин икенчесендә эшләдем. Бәйрәмнәр саен әти-әниләрдән кул эшләре сорыйлар бит, ниләр генә кыланмадым! Балаларга өйрәткәндә дә башкаларны кабатламадым, гел яңа рәсемнәр уйлап таптым, – дип искә ала Лилия.
Галстукка да рәсем ясый
Иҗадилык дигәне аның күңелендә бөредә килеш кечкенәдән яшеренеп яткан, димәк. Лилия әллә үзе дә белмичә тыеп килгән, әллә белеп тә сәләтенә юл бирмәгән. Әгәр дә сабырлыгы бетеп, язмышы бүгенге юлына алып кереп китмәсә, кызык, кем булып хезмәт куяр иде икән?
– Бәйләр идем. Көне-төне! Эшсез тора да алмыйм. Бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Әни авырмаса бәлки хөкүмәт эшенә чыгар идем. Ул чагында ясарга вакытым аз калачак. Ә мин хәзер ясамыйча тора да алмыйм. Аллаһы Тәгалә биргән сәләтем. Теге чакны балалар бакчасыннан хезмәт хакы аз булганга киткән идем. 8 ел элек. Эшсез калдым дип тә кайгырмадым, икенче көнне үк кибеткә барып пумалалар, төрле буяулар сатып алдым. Ничектер күңел җилкенде, рәсем ясыйсым килде. Була бит шундый мәлләр. Онытылып китеп, рәхәтләнеп ясадым. Матур гына картиналар килеп чыкты. “Базарга булса да чыгып бас, күрүгә алып китәчәкләр, сатсаң кулга акчасы керә”, – дип әллә шаяртып, әллә котыртып әйтте ирем. Миңа шул сүз җитә калды. Тукта әле мин әйтәм, ә нигә сувенирлар буяп сатмаска, дип уйлап куйдым – ди әңгәмәдәшем.
Аллаһы Тәгалә бирим дисә, юлыңа кирәкле кешесен дә үзе чыгара бит ул. Картиналар ясап мәш килгән чагында Лилия галстукларга, блокнот тышлыкларына рәсемнәр төшерергә керешә. Менә шушы осталыгын күреп Анна Петрова исемле кыз аңа хәбәр сала – галстук сорый. Анна үзе дә савыт-сабаларга мультфильм геройлары ясый икән. Үз эшләре белән таныштыра.
– Шуннан мин дә тәлинкәләр, чынаяклар, чәйнекләргә рәсем ясый башладым. Аняның әйберләре сатыла торган кибеткә алып киттем. Татар рәсемнәренә сусаганнар икән, миллилеккә игътибар бирергә куштылар. Ә миңа шул гына кирәк! Үрнәкләрне интернеттан да карыйм, чигү осталарының рәсемнәрен дә “чәлдергәлим”. Һәр бизәкне оста үзенчә дә бизи бит әле, үзгәртә. Башта бер кибет белән килешү төзедем, аннары икенчесе, өченчесе өстәлде. Хәзер минем әйберләр Казан буйлап туристлар була торган урыннарда 7-8 сәүдә ноктасында сатыла, – ди рәссам.
Лилия моның белән генә чикләнмичә фанерадан төрле рәсемнәр кисүче осталарны да эзләп таба. Өйдә шуларга төрле рәсемнәр ясый, артына магнитлар ябыштыра да сатуга куя. Сезон чорында гөрли генә бизнес...
Төсләр сөйли белә...
Элек керамика, фарфор, агач белән генә эш итсә, хәзер балчыктан ясалган савыт-сабаларга өстенлек бирә төшкән ул. Нәкъ менә шундыена ихтияҗ зур, ди. Осталарны читтән – Владимир, Смоленск, Белгород шәһәрләреннән җәлеп иткән. Казан тирәсендә дә балчыктан сувенир эшли белүчеләр юк түгел, ләкин арзан бәягә вак эш белән чиләнеп утырырга теләмиләр. Үзе дә балчыктан сувенирлар ясый алыр иде, ләкин бер кулга һәммәсенә дә җитешүе генә авыр.
Рәсем дигәч тә, ясауның да үз тәртибе. Буялар сыек, димәк, бер утыруда бөтен рәсемне ясап булмый. Төсләр кушылмасын өчен ул рәсемне уртадан ясый башлый. Беренче булып сары төскә керешә.
Әйтик, бер чынаякта бер элементны ясый да, анысын кибәргә куеп, икенче чынаякка да шуны ук ясый тора. Аннары өченчесе, дүртенчесе дигәндәй. Алты чынаяк бер үк вакытта ясала. Эш беткәч, дүрт сәгатьләп кибә. Аннары җыйнаулашып газ миченә кереп китәләр – 160 градус эсселектә 1,5 сәгать сырт кыздыралар да, газ миченең ишеген дә ачмыйча шул кадәр вакыт суыналар. Мондый савыт-сабаны кул белән генә юарга кирәк, автомат машинада юарга ярамый. Төсләре китә.
– Бер айга 500ләп магнитиклар, 20ләп чынаяк әзерлим. Дүрт кенә сәгать йоклыйм, шунсыз эш бармый. Гыйнвар ае гына ял итә, февральдән мартка кадәр сәүдә тик тә тормый, күп тә кырмый, дигәндәй. Апрельдән башлана инде... – ди Лилия.
Соңгы вакытларда буялар табуы кыенлашкан. Элек Россияне бу буяулар белән Германия тәэмин итсә, килешү өзелгән...
– Рәссам эше чир микән, ләкин матур чир ул! Минем әйберләрне сатучы кызлар, кызыгып, үзләре дә ясый башлады. Кайберләре коңгырт төсләр белән эш итә. Төсләр дә бит кешенең холкы, матди тормышы, хәтта шәхси бәхете турында сөйли. Күпчелек коңгырт төсне кулланган икән, димәк, рәсем ясаучы тормышта иминлек һәм тынычлык ярата. Әлеге төс кешенең үз-үзенә булган ышанычын арттыра, стресстан коткара. Сары төскә – комфорт, тынычлык яратучы, шәмәхә төскә – фантазиясе көчле булган, кызыл төс – агрессив, әледән-әле читләр белән ызгышырга һәвәс, соры төс – яңалыкка омтылучы кешеләр мөкиббән. Кара төсне эчке кичерешләреннән төшкенкелеккә бирелүчеләр сайлый. Зәңгәр төс тә үз-үзенә бикләнүчәнлекне аңлата. Ә менә яшел төсне яратучы кешеләр үз сүзендә торучан, ирекле булырга яраталар, киреләр, – ди Лилия.
Ә үзе бөтен төсне дә ярата икән. Димәк, шушы сыйфатларның һәммәсе дә хас аның холкына. Хәер, иҗади кеше болай да катмарлы, ягъни әзрәк сәерерәк була, гади кеше күп вакыт аңлап та җиткерми аларны. Нишлисең, Аллаһыдан бирелгән сәләтне үстереп, зур уңышларга ирешкән сәерләрне безгә кабул итә белергә кирәк.
– Кызым рәсемне матур ясый, ләкин минем эшне дәвам итәргә кызыкмады. Аның үз бизнесы – татуажлар, кашлар матурлау белән шөгыльләнә. Миннән күбрәк эшли әлбәттә. Улым шигырьләр, хикәяләр яза. Әле менә сценарий өстендә эшли, – ди әңгәмәдәшем.
Хәкимовлар иҗади гаилә, димәк. Һәрберсенең үз шөгыле. Гаилә башлыгы Айратның исә төзелеш, төзекләндерү җәһәтендә дизайнерлык сәләте көчле икән. Менә шундый алар, Хәкимовлар!
Комментарийлар