16+

БДИда психологик киртәләрне җимерер өчен!

БДИ дигәч тә минем әле дә каз тәннәре чыга. Гәрчә мәктәпне тәмамлаганда инде 13 вакыт узса да. Моның укучы өчен ни кадәрле стресс икәнен аңлау өчен үзең имтихан тапшырып карау кирәктер. Өстәвенә, бу имтихан синең киләчәгеңне хәл иткәнен дә өстәсәк, нинди җитди адым икәнен күз алдына китерү кыен түгел.

БДИда психологик киртәләрне җимерер өчен!

БДИ дигәч тә минем әле дә каз тәннәре чыга. Гәрчә мәктәпне тәмамлаганда инде 13 вакыт узса да. Моның укучы өчен ни кадәрле стресс икәнен аңлау өчен үзең имтихан тапшырып карау кирәктер. Өстәвенә, бу имтихан синең киләчәгеңне хәл иткәнен дә өстәсәк, нинди җитди адым икәнен күз алдына китерү кыен түгел.

Әле шуңа әти-әнинең борчылуы да өстәлсә... балаң өчен борчылмый булмый. Бу гадәти. Ничек бирер? Бирә алмаса нишләрбез? Авыр булырмы? Биремнәре ниндиерәк икән? Әти-әнинең башында килеп туган бу һәм башка төрле миллион да бер сорауга җавап табар өчен Татарстан Мәгариф министрлыгы әти-әниләр өчен БДИ тапшыру акциясе уздыра. Быел ул Казанда да үткәрелде. Башкаланың 183 нче номерлы гимназиясендә ата-аналар рус теленнән БДИ тапшырып карады.

Чараның төп максаты— әти-әниләрне һәм укучыларны психологик яктан әзерләү.

- Балаларны имтиханга әзерләгән вакытта, инде имтиханга кергәннән соң да борчылу хисе була. Шул борчылулар булмасын өчен инде бишенче ел үткәрелә бу. Әти-әниләргә, җәмәгатьчелеккә мәктәпне тәмамлаучыларга нинди шартлар тудырылуын күрсәтәсебез килә. Балалар 11 ел укый, имтиханга әзерләнеп килә. Чара белем белән беррәттән психологик яктан хәзерләү, аларга ярдәм итү максатыннан эшләнелә, - ди тармак министры Илсур Һадиуллин.

Имтиханнан ул бик дулкынланып, хисләнеп чыкты. Нинди биремнәр булуын журналистлар белән аралашу вакытында бик тәфсилләп, “тәмләп” сөйләде.

- Моннан 40 ел элек булган хисләр кичердем. Ничек без билетлар белән имтихан тапшырган булсак, шундый ук хисләр. Монда катлаулырак. Без биремнәрне беренче тапкыр күрдек. Вакыт та таррак. Балаларның хәтерләре дә яхшы, башлары да яхшы эшли. Алар өчен ул кадәр куркыныч түгелдер дип уйлыйм, - ди министр.

Илсур әфәнде артыннан үземнең дә тагын бер имтихан тапшырып карау теләге туды хәтта. (Әмма мәктәпне тәмамлаганда тапшырылган 4-5 БДИ үз эзен калдырган иде, бу теләк миндә бик тиз сүнде).

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева да үз белемнәрен сынап карарга теләп, лицейга килгән иде бүген. Аның фикеренчә, мондый чаралар мәктәпнең ачык булуына ишарәли.

- Үзләре бу юлны үткән әти-әниләрнең балага аннан соң тәэсир итү чаралары булачак. Бала артыгын борчылмасын, үзен-үзе кулда тотсын өчен киңәшләр бирергә мөмкинлек тудыра. Имтихан алдыннан дулкынланам, әлбәттә. Бер яктан ул үткән юлыңның нәтиҗәсе, белемнәреңне ачыклау ысулы. Икенче яктан дулкынланып, кәефне бозып, белгәнеңне дә күрсәтә алмаска мөмкин. Алай булмасын иде. Бу җаваплы дәрес, артык дулкынлану кирәк түгел, - дип киңәш итте Зилә Вәлиева. Аның фикеренчә, хәзер русча да хаталы язучы матбугат чаралары, интернет чыганаклар бик күп.

Укыганда мин хаталарны күрәм, шул исәптән, орфография хаталарын да. Грамматика ягыннан белем беркайчан да артык түгел. Бу әзерлек дәрәҗәңне күрсәтә. Ул татар теленә дә, рус теленә дә кагыла, - ди Иҗтимагый палата рәисе.

Имтихан биреп чыккач, Зилә ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.

- Без укыганда билетларны өйрәнеп бара идек һәм җавап бирә идек. Ә БДИда биремнәр күбрәк иҗади, һәр кешегә төрле бирем бирелә, - диде Зилә ханым һәм биремнәрне яхшы үтәп чыкканына ышаныч белдерде.

Имтихан тапшырырга теләк белдергән әти-әниләрнең күбесе ни сәбәпледер, әти-әни иде.

-Имтихан бирү минем өчен гадәти эш. Үзем укытучы буларак, имтихан биргәнем бар. Бирегә мин имтиханны ничек бирү рәтен карарга килдем. Миңа бик җиңел булды, авыррак булыр дип уйлаган идем. Дөресен әйтәм, әзерләнмәдем дә, - ди 173 нче мәктәптә инглиз һәм француз телләре укытучысы Ландыш Кәбирова. Аның быел кызы 11 сыйныфны тәмамлый һәм өч фәннән БДИ тапшырырга җыена.

Әти-әниләр өчен БДИ барлык шартларны китереп үткәрелде. БДИ тапшыра торган бүлмәләргә телефоннарны алып керергә ярамады. Барысы да детектор аша узды. Биремнәр аудиториядә генә ачылып, катнашучыларга таратылды. Аларны видеокамералардан карап, күзәтеп тордылар.

Быел рус теленнән БДИны Татарстанда 16 меңнән артык кеше тапшырачак. Имтиханнар 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән. 6 апрельдә укучылар “пробный” БДИ тапшырып караячак.

Лилия ЛОКМАНОВА

фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading