16+

Белә торып, лейкозлы сыерның сөтен эчеп, итен ашап буламы соң?!

Белә торып, лейкозлы сыерның сөтен дә эчеп, итен дә ашап булмыйдыр ул. Белгечләр эшкәртелгәннән соң, мондый терлекнең сөте дә, ите дә зарарсыз дип белдерә белдерүен.

Белә торып, лейкозлы сыерның сөтен дә эчеп, итен дә ашап булмыйдыр ул. Белгечләр эшкәртелгәннән соң, мондый терлекнең сөте дә, ите дә зарарсыз дип белдерә белдерүен.

Галимнәр исә авыру сыерларны юк итү ягында. Бәхәсләр төрле, республикада бу мәсьәләгә бик тә җитди карыйлар.  Әмма хәлләрне бер селтәнүдә генә үзгәртеп булмый. Статистика Татарстанда һәр 7нче сыерның лейкоз белән авыруын теркәгән.

- Тиз генә үзгәреш була алмый. Әмма күрсәткечләр яхшы якка үзгәрә. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, барлык мөгезле эре терлекнең 11,6 процентының зарарланган булуы ачыкланды. Өч ел элек бу сан 16 процент иде. Кимү бара. Бөтен районнарда бу мәсьәләдә эш кузгалган. Ветеринария хезмәте республиканы биш зонага бүлеп эшне  оештыра. Быелдан башлап республикада шәхси хуҗалыкларга лейкоз белән зарарланган терлекләр өчен субсидия бирелә башлады. Бу эш авыл җирлекләре һәм урыннардагы ветеринария хезмәте аша башкарыла, – дип җавап бирде Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов. – Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша авыру терлек өчен 30-40 меңнән башлап акча биреләчәк. Моңа яңа терлек алырга кирәк булачак. Гади терлеккә 40 (30+10) мең, нәселле сыерларга 50 (40+10) мең сум күләмендә акча бирү каралган. Моннан тыш үзеңнекен тапшырганга да берникадәр акча алырга мөмкин.

Белгечләр, гомумән, әлеге ситуациядән терлек башын сәламәтләндереп кенә котылып була дип саный. Әлбәттә, моның өчен махсус финанс бүлеп бирелү дә мөһимдер. “Төрле йогышлы авырулар буенча ведомство программалары эшли. Лейкоз куркыныч авырулар рәтенә үк кертелмәгән.  Йогышлы авыруларны дәвалау  өчен акчалар бүлеп бирелә. Йогышлы авырулардан котырыну чире белән көрәшү беренче урында тора”, – диделәр безгә.

Лейкоз мөгезле эре терлекләрдә була торган хроник йогышлы авыру. Мөгезле эре терлекләр лейкоз белән төрле яшьтә авырырга мөмкин. Күбесенчә дүрт яшьтән узган хайваннарда килеп чыга. Авыру башта беленми, соңрак төенләнеп, шешеп, органнарда һәм тиредә кан җыелган рәвештә күренә башлый. Лейкозга диагностика ясау бүлеге берничә төр лаборатор тикшерүләр алып бара. Әлеге тикшерүләр 3-6 көн эчендә әзер була. Алты айлык һәм аннан да зуррак мөгезле эре терлекләрдән кан анализы аша тикшерү үткәрелә. Беренче кат тикшерү барышында лейкоз вирусына каршы тәнчекләр ачыкланса, бу терлектән икенче кат анализ алалар. Кан алган вакытта терлекләрне ашатмыйлар, мал тоткан урыннарны чистартмыйлар. Зарарланган терлекне алты ай саен тикшереп, кандагы үзгәрешләргә бәйле терлекне авыру дип табалар, аны башкалардан аерым куялар һәм тапшыралар.

Җәйге чорда бу мәсьәләне күтәрү бигрәк тә мөһим. Хәзер шәхси хуҗалык  сыерлары көтүлекләргә чыкты. Сөт тапшыру сезоны ачылды. Вирусның тиз таралуын, ә озак вакыт ачыкланмавын һәм дәваланмавын да исәпкә алсак, сәламәт терлекләрнең дә йогышлы чир куркынычы бермә-бер арта. Бергәләп көрәшкәндә генә, авыру терлекне вакытында тикшереп ачыкларга була. Бигрәк тә мал тотучылар терлекләренең сәламәтлегенә, үз-үзен тотышына игътибарлы булырга кирәк. Авыру малдан җитештергән ризыкның кеше сәламәтлегенә зыян салу куркынычын да инкарь итеп булмый. Йогышлы авырулар белән көрәшүне мал табиблары эше генә, дип карау дөрес түгел. Хуҗа кеше дә, малының сәламәтлегенә шикләнгән очракта, “терелер, үтәр”, дип кенә түгел, ә ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Читтән мал сатып алу да ветеринария белгечләре рөхсәт кәгазеннән башка дөрес түгел. Малны авырып киткән очракта гына түгел, йогышланган чорында да ачыклау кирәк.  Лейкоз авыруы ике елдан башлап биш елга кадәр дә сузылырга, кайчак ярты ел эчендә дә ачыкланырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading