16+

Гөлгенә Лотфуллина: "Россия хакында хәбәрләр юк..."

Татарлар дөньяның төрле почмакларына сибелеп яши. Безнең арабызда да чит илләрдә яшәүче туганнары, дуслары һәм якыннары булганнар күп. Бу көннәрдә бер-беребезнең хәлен дә ешрак белешәбез бугай. Бу вакыт күплектән дә түгел, без тормышка башка күзлек белән карый башладык кебек.

Гөлгенә Лотфуллина: "Россия хакында хәбәрләр юк..."

Татарлар дөньяның төрле почмакларына сибелеп яши. Безнең арабызда да чит илләрдә яшәүче туганнары, дуслары һәм якыннары булганнар күп. Бу көннәрдә бер-беребезнең хәлен дә ешрак белешәбез бугай. Бу вакыт күплектән дә түгел, без тормышка башка күзлек белән карый башладык кебек.

Америка Кушма Штатларында яшәүче сабакташым, дустым Гөлгенә Маккол белән аралашып торабыз. Азнакай кызы Гөлгенә Лотфуллина хәбәрләр дөньясында кайнаган, аналитик фикер йөртүче көчле журналист иде. Дөрес, ул анда һөнәре буенча эшләми. Әмма килеп туган вазгыятьтә океан артындагы хәлләргә аның да фикерен беләсебез килде.

– Без һаман да өйдә ятабыз. Икенче атна үтеп бара инде. Карантинда бөтен кешеләр утыра, кибетләр ябылды. Ашамлык кибете генә ачык. Бу атнадан безгә түләүле ял да тәмамлана. Өйдә балаларның өй эшләрен эшлибез, алар дистанцион укыйлар. Вирус без яшәгән тирәлектә юк, ул Нью-Йоркта, Лос-Анжелеста күп. Анда күпчелек метрода йөри. Бездә кешеләр күбрәк шәхси авто белән йөри. Хастаханәгә барганда температураларны тикшерәләр, гомумән, беркая да тикшерермичә кертмиләр. Күп кеше маска киеп йөрми. Сездә масканы күбрәк киеп йөриләр. Без өйдән чыкмыйбыз. Бакчабыз бар, анда эшлибез, өйдә эш җитәрлек. Атнасына 1-2 тапкыр кибеткә барып кайтабыз. Болай өйдә утырабыз. Рестораннар, фаст-фуд әзерләүче кафелар эшли. Тик алардан ризык алып кына була, утырып ашарга ярамый.

– Берәр төрле социаль ярдәм аласызмы?
– Мәктәп балаларга төшке ашлар өләшеп йөри. Моны дәүләт ярдәме буларак эшлиләр. Балалар өйдә ач утырмасын дип тә эшләнә. Кайбер авыр хәлдәге, өйдә ризык әзерләми торган гаиләләрнең балалары мәктәптә ашап кайта иделәр. Хәзер алар ач утырырга мөмкин. Шуңа да автобус өйләр янына туктый-туктый өләшеп йөри. Безнең турыбызга да туктый, әле ризык җитәрлек, чыгып алганыбыз юк. Шулай ук кайбер кешеләр өй каршыларына өстәлләр куеп, ризыкларны чыгарып куя, аны кем кирәк – шул ала ала. Тегү машиналары булып маска тегүчеләр дә бар, алар күбрәк полиция өчен тегәләр. Бездә урамга чыкмаска дигән тыюлар юк, смс да аласы түгел. Әмма без үзебез чыкмыйбыз. Өйдә ике атна түләүле ялда идек, хәзер рәсми рәвештә эшсез иттерде компаниябез. Эштә саналабыз, акча гына түләнми. Пособие белешергә кирәк.

– Бу көтелмәгән ялларда халык нишли? Нәрсәләр белән шөгыльләнә?
– Бездә хәзер бакча вакыты. Үзебез дә кыяр да, кишер дә утырттык. Помидорга бераз суыграк әле. Бездә бернинди хуҗалык товарлары кибетләрен япмаганнар. Кемнең помидор утыртырга урын әзерлисе, кемнең буисы бар. Барысы да кирәк-ярак ташый. Әмма шунысы куркыныч: анда хәзер кеше күп йөри. Өйдә күбрәк эшләнә, күбрәк ашала. Эшкә йөргәндә бер пешерсәк, хәзер өч тапкыр ризык әзерләргә туры килә. Элек пешермәгән ризыкларны пешерәбез. Табак-савыт юудан баш чыкмый. Балаларга да кыен. Икенче атна өйдә утыралар бит. Расписание төзедек, 10-15 кадәр мәктәп, аннан ял. Күбесенчә, компьютерда уйныйлар.

– Сездә бездәге хәлләрне бик начар дип сөйлиләр икән, диләр интернетта. Америка яңалыкларында вирусны ничек яктырталар?
– Телевизордан күбрәк статистик мәгълүматлар гына. Каралтып сөйләмиләр, алайса кешеләр депрессиягә бирелергә мөмкин. Хәлләр төрле штатларда төрлечә. Шулар хакында сөйлиләр, Россия хакында хәбәрләр юк. Безнең дә чикләр ябык, әлегә тыныч. Карантинга чыккач, бездә халык ял итәргә таралды. Күп кеше илнең җылырак штатларына барды. Мәсәлән, Флорида штаты шундый урыннарның берсенә әйләнгән иде, алар да инде чикләренә блок-пост куйды. Беркемнең дә чит штаттан чир кертәсе килми. Каядыр ял итәргә барсаң да, кунакханәдән чыкмыйча утырасың. Чир җәй көне үзеннән-үзе бетәр диләр. Бер ай гына түзәргә кирәк. Өйдә утыруны әлегә 24 апрельгә кадәр куйганнар иде.

– Дөнья бар яктан да алга киткән чорда бу хәлне ничек бәялисең?
– Гомер күрелмәгән нәрсә. Технологияләр бар, медицина әйбәт, тик зыян күрүчеләр бик күп. Бу хәлләр соңгы тапкыр гына булмаячак кебек. Хәзер атом-төш коралын ясаучылар, төрле химикатлар белән белән эшләүчеләр күп. Тагын әллә нәрсәләр чыгарырга мөмкиннәр. Элек бу мәсьәләләрдә илләр бер-берсен күзәтеп тора иделәр. Хәзер кемнең нишләгәнен дә белеп булмый. Шушы хәлләргә бәйле кешеләр дә үзгәрде. Башкача уйлый, фикерли башладылар. Яшәү кыйммәтләре үзгәрә. Шул ук вакытта без инде илдә икътисадый кризис башланыр дип борчылабыз. Акчаны да хәзердән үк әйбәтләп тотарга кирәк. Үзем эшли торган сәүдә компаниясенә карап кына әйтәм: бөтенебез эшсез, ә зур кибеттә бер директор гына утырып калды.
  Өйдән эшләгәндә компьютер белән аш-су бүлмәсе арасында чабасың. Барып эшләве җиңелрәк булган икән. Әтиләргә дә әйттем (Азнакай): җиңел генә карамагыз. Эләксә – бик начар. Өлкәннәр түгел, 30-40 яшьлекләр дә үлеп китәләр. Әйтүләренчә, чирне үпкәгә үк киткәнче дәваларга була. Чыкмасак да, барыбер урамга чыгарга туры килә. Үзем дә атнасына бер тапкыр хастаханәгә барып кайтам, анда да йоктырмасам ярар иде дип куркам. Пневмония салкын тиюгә дә бәйле, вирус көзен яңарырга мөмкин. Әмма монысы соңгысы булсын иде, дип телик. Алган матур киемнәрне дә киеп эшкә бармагач та, рәхәт түгел икән.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading