16+

«Бер-беребездән башка бер стакан чәй дә эчкәнебез юк»

Түбән Биш авылындагы карга нәселен белмәгән кеше юк. Бик тату, ярдәмчел, киң күңелле, кунакчыл, аш-суга оста алар. Зәйдә керәшен авылларында кунакларны җыр, бию, ипи, тоз, чәк-чәк белән каршы алу гадәте бар. Фроловлар гаиләсе дә урамнан ук «Кунаклар киләсе булгач, йокламадык төн буе», дип җырлар яңгыратып күңелле каршыладылар безне.

«Бер-беребездән башка бер стакан чәй дә эчкәнебез юк»

Түбән Биш авылындагы карга нәселен белмәгән кеше юк. Бик тату, ярдәмчел, киң күңелле, кунакчыл, аш-суга оста алар. Зәйдә керәшен авылларында кунакларны җыр, бию, ипи, тоз, чәк-чәк белән каршы алу гадәте бар. Фроловлар гаиләсе дә урамнан ук «Кунаклар киләсе булгач, йокламадык төн буе», дип җырлар яңгыратып күңелле каршыладылар безне.

Клара апа Кузнецованың йортына узабыз. Монда ул безгә токмач кисү буенча мастер-класс күрсәтәчәк.Туганы Роза апа чәк-чәк пешерергә өйрәтәчәк. Осталар әзерләнгән арада без ни өчен карга нәселе дип аталганнары белән кызыксындык. Баксаң, 1921 елда ачлык елларында кеше чарасызлыктан күгәрчен атып ашаганда, аларның бабайлары карга ата торган булган. Карга исеме шул еллардан ябышып калган, ди.

«Бер-беребездән башка бер стакан чәй дә эчкәнебез юк»
Клара апалар биш туган үскәннәр. Әниләре кечкенәдән аларны дус, тату булырга өндәп тәрбияләгән. Авылдагы туганнары белән көн саен күрешеп, хәл белешеп яши алар. «Бер-беребездән башка бер стакан чәй дә эчкәнебез юк», – диләр. Бер туганнары Чаллы шәһәрендә, икенчеләре Геленджикта яши. Алар белән дә кунакка еш йөрешәләр.

– Дуслык, татулык җепләре безнең өчен беренче урында. Терәү салган йорт өчен ярты Россия талашып бетте, ә без әнидән калган татулыкны саклап кала алдык. Мәрхүмә әниебез Таисия балалары тәртипле, кешелекле, дус дип әйтерлек булсын өчен тырышабыз. Бу – әнинең теләге. Әнигә исән чагында урамнан узганда да кешеләр гел: «Балаларыңны нинди догалар укып үстердең син? Бигрәк акыллы, кешелеклеләр», – дип әйтәләр иде. Әни безнең белән горурланды, – ди апалы-сеңелле әңгәмәдәшләрем.

40 ел буе Казанда «Татэлектромонтаж» оешмасында баш хисапчы булып эшләгән Клара апаның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Токмач кискәндә, кулына күз иярми. Җәй буе бакчада мәш килә. 15 сотый җирендә ниләр генә үстерми. Мәрҗәннәрдән картиналар чигә. Бар татарлар исеменә корбан да чалдыра әле ул. Коръәнен дә укыта, сәдакасын да тапшыра. Татарларның тәре сүзен урынсыз куллануларын гына өнәп бетерми. «Тәре безнең өчен изге нәрсә, аны ачуланганда, начар мәгънәдә кулланучылар бар, шуңа йөрәк әрни», – ди.

Камырны селкетергә ярамый
Роза апа чәк-чәкне бар күңелен биреп, яратып пешерә. Ул камырны да «чакырып китерә», майга салгач та бавырсакларның «сөйләшкәннәрен» көтә. Кызын кияүгә биргәндә, күрше хатын белән беренче тапкыр зур чәк-чәк пешергән, шуннан баллы ризыкны күчтәнәчкә сорый башлаганнар. Алар пешергән чәк-чәкләрне Америка, Франциядә дә беләләр икән. Зәйдәге туйлар да алардан башка узмый. Кайбер якларда бу татлы ризык килограмм белән исәпләнсә, Роза апа авырлыкны йомырка санына карап билгели. «Атнага 100әр йомыркадан чәк-чәк тә пешерә идек. Берсендә берәү 60 йомыркадан ясатты да машинасына да сыйдыра алмады», – ди.

Чәк-чәк пешерергә өйрәнгән арада без гел тере музыка тыңладык. Безне капка төбеннән каршы алган «Бишкәй» балалар төркеме керәшен халык җырларын суза. Роза апаның оныгы Рената да шул төркемгә йөри икән. Балаларга борынгы җырларны Роза апа белән Клара апалар өйрәтә. «Әбиебезнең элеккеге җырлар тупланган күңел дәфтәре саклана бездә, шуннан җырлар, такмаклар таптык, хәзер аларны яшь буынга җиткерәбез», – диләр. Ансамбльдәге балалар өчен милли киемнәрне дә алар тегеп биргәннәр.

Төркемнең җитәкчесе Наташа Вәлиәхмәтова – Роза апаның кызы. Ул Түбән Биш авылы мәдәният йорты җитәкчесе дә. Наташа җырлап кына йөрми анысы, мал- туарын да асрый, теплицасында карбыз, кавынга кадәр үстерә. 12 баладан торган «Бишкәй» төркеменнән тыш, тагын өлкәннәр ансамбле дә бар әле авылда.

Балалардан ихласлык бөркелә. Әле җыр суза алар, ул да түгел, шуклыклары белән бер-берсе белән уйнап та алалар, «ШәҺри Казан» газетасын кулларына алгач та, шунда ук укырга керештеләр. Газетабыздагы яңалыкларны, соңгы биттәге мәзәкләрне сөйләп, бер-берсен көлдерергә дә тотындылар. Бик күп энергия, рухи көч туплап кайттык бу гаиләдән. Бу татулык, ихласлык беркайчан да югалмасын, алардан башкаларга да күчсен иде.


Наташа Вәлиәхмәтовадан эремчекле пилмән рецепты

Пилмән камыры файдаланыла. Тоз, су, йомырка, он кушып камыр басабыз. Эчлек өчен эремчек, яшел суган, укроп, май, сарымсак кирәк. Зур түгәрәкләр ясап, эченә эремчек катнашмасын салып, пилмәннәр бөгәсең. Пилмән дип йөртелсә дә, бу ризык формасы буенча бөккәнне хәтерләтә. Наташа бу ризыкны парда пешерә, моның өчен мантый әзерли торган савытны файдалана. Пилмәннәрне тәмләткечләр, суган, укроп,сарымсак, каймак кушылган соуска манып ашасаң, тагын да тәмлерәк, ди.


Роза Фроловадан чәк-чәк пешерү рецепты

Суыткычта өшегән 5 йомыркага чеметеп кенә чәй содасы, тоз саласың. Йомшак кына камыр басып, аны 40 минут суыткычта тотасың. Камырны уклаусыз, кул белән генә җәяргә тырышыгыз. Аннары целлофан пакет белән каплап, 10-15 минутка калдырасың. Чәк-чәкне әзерләгәндә, кагыйдәләр катгый. Камырны һич кенә дә селкетергә ярамый. Пычакны сирәк кулланырга кирәк. Шуңа да камырны өлешләргә кискәндә, аш-су остасы пластик линейка йә пыяла тәлинкә куллана. Аннары пычак белән бармак зурлыгында кисәкләр ясый, кайберләрен туры гына, икенчеләрен өчпочмак формасында кисә, чәк-чәкне өеп менгәндә, борылышларын ясаганда кирәге чыга икән аларның. Майга салганчы «бармакларны» иләккә салып иләргә, артык оныннан котылырга кирәк. Аннары аларны иссез сыек майга салып күпертәбез. Май кайнап чыкмаска тиеш. «Бармакларны» вакытында алырга да кирәк. Өлгермәгән булса, ул төшеп, шиңеп китә. Өлгергәнме, юкмы икәнен тикшереп карарга да була. Бер кисәкне салфеткага куеп карыйсың. Әгәр ул шиңеп китмәсә, димәк әзер. Бу чәк-чәк кисәкләре бер атна да саклана ала.
3 стакан шикәр комы, 1 стакан су, 0,5 литр балны газ өстендә эретәсең, яхшылап болгатасың. Аннары кисәкләрне шул катнашмада болгатканнан соң, чәк-чәкне катырасың.

Зәй, Түбән Биш

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading