16+

«Бер эшләнмәне булдыруга 1 атналап вакыт китә»

Сарман районының 2нче номерлы Җәлил урта мәктәбе укучыларының кул эшләрен күреп хәйран каласың.

«Бер эшләнмәне булдыруга 1 атналап вакыт китә»

Сарман районының 2нче номерлы Җәлил урта мәктәбе укучыларының кул эшләрен күреп хәйран каласың.

Милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар, изү һәм беләзекләрне һич кенә дә бала куллары белән ясалган дип уйламассың. Үзләренә 12-14 яшь кенә булуга карамастан, мәктәп укучылары, чын осталар кебек, һәр эшләнмәнең нечкәлекләрен исәпкә алып, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән. Хәзер алар, тәмам олыларча, заказлар кабул итеп, әз-мәз керем дә ала. 

Җәлил мәктәбендә күп еллар “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә. Һәр елда аның җитәкчесе аерым бер юнәлешне сайлап алып, балаларны шуның нигезләренә өйрәтә. Макраме үрү, сувенирлар ясау, тегү, чигү, бәйләм бәйләү, эпоксид җилеменнән эшләнмәләр булдыру – укучылар нинди генә кул эше төрен сынап карамаган. Узган уку елында исә милли традицияләребезгә йөз белән борылырга булганнар.

Өстәвенә, Татарстанда “Мәктәп бизнес-старты” дигән проект та гамәлгә ашырыла бит әле. Аның кысаларында, укучыларны үз сәләт һәм күнекмәләрен монетизацияләргә өйрәтәләр. 2нче Җәлил мәктәбенең бу башлангычта инде беренче генә катнашулары түгел – эпоксид җилеменнән сувенирлар ясауда алар яхшы гына уңышка ирешеп, аны нәни генә бизнеска әверелдерә алганнар. Үз эшчәнлекләрен бүген дә дәвам итәләр, ди биредәге “Мәктәп бизнес-старты” проекты кураторы, татар теле укытучысы Гөлназ Шаһвәлиева. 

Быел бу проектка икенче төркем укучылар да кушылган. Алары, әйткәнебезчә, милли эшләнмәләр юнәлешен сайлаган. Түбәтәй-калфакларга бүген ихтыяҗ шактый зур икәнен күреп торабыз. Төрле бәйгеләрдә катнашучыларга, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдәге чараларга, шәхси образга милли элемент итеп заказ бирүчеләр шунда ук табылган. 

-    Мин, татар теле укытучысы буларак, быел укучыларыбыз милли юнәлешне сайлавына бик куандым. Татар теле дәресләрендә генә  мәдәниятебезне, йолаларыбызны, киемнәребезнең  үзенчәлекләрен күрсәтеп бетереп булмый. Моңа вакытыбыз җитеп бетми. Ә менә түгәрәкләр кысаларында балаларыбыз милли эшләнмәләребез тарихы белән танышалар, борынгы кием үрнәкләрен үз күзләре белән күрәләр, - ди Гөлназ Шаһвәлиева.

Кул эшләренә өйрәтүдә, әлбәттә, өлкән буын тәҗрибәсе зур ярдәм булып тора. Әйтик, Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлеге җитәкчесе Гүзәлия ханым Гарипованың инде күп еллар калфаклар, изүләр чигүен Сарман районында белмәүче сирәктер. Шуңа күрә бу юнәлештә укучылар өчен тәүге осталык дәресенә дә аны чакырганнар. Гүзәлия апаларының эшләрен күреп, балалар соклануларын яшерә алмый. Шуңа күрә зур интузиазм белән яңа шөгыль үзләштерүгә керешә. Озак та үтми үзләре дә бу юнәлештә яхшы гына нәтиҗә күрсәтә башлый, үз осталыкларын күргәзмә-ярминкәләрдә тәкъдим итә. Шул рәвешле беренче заказлары да барлыкка килә.

Кул эше шактый күп вакыт таләп итә торган, четерекле шөгыль. Әйтик, бер эшләнмәне булдыруга 1 атналап вакыт китә – кисү, тегү, чигү һәм башкасы  ипләп, хасиятләп башкарылырга тиеш. Уку елы дәвамында укучылар 14 изү ясаган, ә менә калфакчыклар исәбен үзләре дә белмиләр – аларны ярминкәләр өчен, заказга бик күп эшләгәннәр. “Мәктәп бизнес-старты” проекты исә аларга эшмәкәрлек нигезләренә төшерергә мөмкинлек биргән. Алар үз эшен оештыру, товар сату алымнары, керем-чыгым кебек төшчәләр белән үз тәҗрибәсендә танышкан.




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading