Илдә халык саны кими һәм бу теманы хөкүмәт штабы тирән анализларга тиеш икән. Күптән түгел шулай дип белдерделәр. Күпме тирәнгә төшәрләр һәм нинди нәтиҗә ясалыр, бусы әлегә караңгы.
Әмма бу яңалык түгел иде кебек. Бер кеше вафат булса – фаҗига, күпләп кырыла башласа – статистика. Әллә статистика мәгълүматларына күз салганнар инде?..
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елның 10 ае белән чагыштырганда, быел бакыйлыкка күчүчеләр саны 31 меңгә күбрәк. Ә табигый кимү ике тапкырга арткан. Тирән анализ ясарлык шул, сүз меңнәр турында бара. Сентябрьдә коронавирусның икенче дулкыны башланган гына иде әле, ә ул тәмамланмады. Ковид халык саны кимүгә бердәнбер сәбәпче түгел, билгеле. Халыкның кимүе бит бер генә ел бармый. Саный китсәң, аның сәбәпләре шактый, яшәү, тормыш шартлары яхшы булганда сатитистика саннары коточкыч булмас иде. Пандемия шуңа өстәмә тамчы булып, яхшы булмаган хәлләрне тизләтте генә.
Һәркемне куркыныч хәлләргә юлыкканда, авыр чакта гына яхшылап белеп була. Матур сүзләр сөйләп, тәмле ашап табын артында утырганда без барыбыз да сөттән ак, судан пакъ. Тауга менгәндә упкынга ычкына язып калганда янәшәңдәгенең кемлеге күренә инде – кайсы кулын суза, кайсы синең урында булмаганга шатланып, күрмәгәнгә сабыша. Шул ук хәлне зуррак масштабка күчереп, хөкүмәтләр мисалында карап та була (монда бер генә дәүләтне аерып әйтеп булмый). Тормыш акрын гына үз җаена акканда, күзгә алсу күзлек киелә дә, тирә-юнь салават күпере төсләренә маныла. Әмма әллә кайдан гына килеп чыккан вирус, дөньякүләм икътисади кризис, нефтькә бәяләрнең төшүе шул матурлыкны чәлпәрәмә китерә дә куя. Коронавирус аркасында язын төрле чикләүләр кертелгәч, халык моңа ризасызлык белдерсә дә, ул дөрес һәм кирәкле гамәлләр иде. Хәзер хәлләр кискенрәк, халык та җитди кабул итә башлады кебек, әмма карантин юк, чикләүләр аз, план куып, елны яхшы гына төгәллисе, тизрәк оливье салатын авыз итәсе килә (әйтерсең лә корона дигәннәре курантлар сукканда юкка чыгачак). Белгечләр шул ук оливье да быел кыйммәтрәк булачак дип санаган әле әнә. Шундый шартларда икътисад, аны тагын да үстерү дип утыру мантыйкка сыеп та бетми кебек. Ничек яшисез – шулай яшәгез, әмма эшләгез генә, кем дә булса исән калыр әле...
Спираль рәвештә, кыргый капитализмга кире кайту күренеше шундыйрак төсмер ала. Көчлеләр кала, хәлсезләр юкка чыга. Дарвинизм тәгълиматы дөреслеккә чыга. Узган гасырның туксанынчы еллары белән чагыштырганда, телевизордагы картина гына бүтәнчәрәк. Бүген психотерапевт ролен башкаручы телевидение тарихта ак таплар булмавы, андагы кара битләрнең читтәге дошманнарның тәэсире генә булуы турында сөйли. Бүгенге куркынычлар – пандемия белән Көнбатыш. Көнбатыш булмаса күптән чәчәк атар идек инде дә... Ә киләчәк турында берәү дә сөйләми, аның турында кем кайгырган, җитмәсә, читләрнең киләчәге. Күпләрең якты киләчәге социаль-икътисади, сәяси проблемалар томаны аша бик ачык күренми. Томан эчендә басып калган керпенеке кебегрәк...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар