Элек бик тә ярдәмчел иде авыл халкы. Бәрәңгене генә ал, утырканда бакча уртасына бер чиләк бәрәңгене чыгарып куясың, шундук күршеләр кереп җитәләр дә бергәләп утыртасың. Алганда да шулай – бергә. Никтер хәзер андый гадәт калмады, һәр кеше үзе генә кайнаша.
Безнең татарларда төрле милләт кешеләренә хөрмәт белән карау өлкән буынның балаларына биргән тәрбиясеннән килә торгандыр. Шуны раслап истә калган бер хатирәне язып китәргә булдым. 60нчы, әти үлгән ел, бик авырлык белән генә яшибез. Әти исән чагында бар да җитү иде, кулга оста иде, ул ясаган өстәлләр, урындыклар, шкафлар, караватлар кемнәрдәдер хәзер дә тора. Ясаган әйберләр өчен конфетына кадәр китерәләр иде, ул заманда конфетны шәһәр кешеләре генә ашаганнардыр, авыл кешеләренә бик тәтеми иде шул.
Әле дә бакча тулы бәреңге бар, шуңа риза булып шөкер итеп яшәде халык. Безнең тирәләрне (Мөэмин-Каратай авылы) Нурлат нефтьчеләре бораулап, җир катламын тикшереп чыктылар, тирә-якта ике-өч бик зур буровой утыра иде. Элек зур иде буровойлар хәзерге кебек җыйнак түгелләр иде.
Безнең өй авылның иң кырыенда, яшелчә янында. Каршыда 60 метр өстәрәк тауга таба сазлык иде. Сазлык кырыеннан ат юлы үтә, бәләкәй машиналар да йөри. Ул заманда машинасы да юк, авылда ике машина.
Менә берзаман үкергән тавыш килә, урамга йөгереп чыксак, безнең кырыйдан зур үгезле (капот кырыена үгез эмблемасы ябыштырылган, тагын капотның өстенә аю эмблемасы куелган машиналар бар иде, алар чынлап та үгез кебек үкереп йөриләр иде) машина узып, тауга таба саз кырыеннан менеп китте. Саз турына килеп тә җитте батты да. Бу цемент төягән бик зур машина иде, кузовы тулы. Машина һаман чума, әзерәктән тәгәрмәчләре дә күренмәс булды. Шофер яшь кенә рус егете, казып та карый, кая инде, селкенми дә. Рамына кадәр чумды. И интекте инде бичара, иртән чумган иде, төш җитте. Инәй мәрхүм мине кул изәп дәшеп төшерде, бар, улым,чәй эчәргә алып төш, дип жәлләп елап та алды. Мендем янына, бер авыз урысча сүз белмим, кулыннан җитәкләп алып төштем. Бик оялчан, тәртипле егет булып чыкты. Инәй белән ике куллап иелеп күреште, инәй дә бер авыз урысча белми. И инәй үзебезчә сөйләп, кулларын юдырып, өстәл янына утыртты, тотынды кыстап-кыстап сыйларга. Сый дигәнем урталай ярып казанда, учак ягып пешергән бәрәңге дә самавыр өстенә куеп пешергән йомырка.
Каяндыр шикәр дә килеп чыкты, варенье – карлыган һәм җиләкнеке, ипи үзе салган, бар сый шул. Татарча гөрли инде инәй, ә егет урысча. Рәхәтләнәләр сөйләшеп, без апа белән сөйләшкәннәреннән егылып көләбез, бик тә кызык иде ул вакытта урыс сүзләрен ишетү. Укырга кермәгән чагым, каян ишетим урысчаны. Шулай сөйләштеләр, җитмәсә аңлаштылар да әле. Безнең көлеп эчләр авыртып бетте инәйнең бер-ике урыс сүзен кушып сөйләвеннән. Ярый ашады-эчте егетебез, иелә-сыгыла чын күңеленнән рәхмәтләр әйтеп чыгып китте.
Инәй миңа бер тавыкны тотып бирде, бар, улым, кичкә тавык пешерербез, бу машина тиз генә чыга торган түгел, ди. Киттем тавык суйдырырга. Тагын машина янында буталабыз. Кешеләр дә җыелды, этеп тә карыйбыз, юк, селкенми дә машинабыз. Авылда ике трактор бар, алары да кырда каядыр, тавышлары да ишетелми, буровой да ерак. Инәй аш пешерә, үзе шушы егетне жәлләп елый. Элек кешеләр ничектер нечкә күңелле, ядәмчелләр иде, хәзергеләр белән чагыштырып карыйм да, җир белән күк арасы. Ярдәм итү юк, кеше өчен кайгыру юк.
Кышкы бураннар бик көчле була торган иде, тышта буран улый, төнге икеләр. Самолет тавышы ишетелә, инәй мәрхүм, әй адашкандыр инде бу кеше дип кайгырып, шул очучыга исәнлек теләп, догалар укып ята иде. Бер намазын калдырмады, кая гына барса да укый иде, кырда да, урманда да, вакыты җитте икән, кайда булуына карамастан укыды. Улым, дия иде, кешеләрне милләтенә карап аерма, урысы да, татары да, чуашы да нәкъ синең кебек кешеләр, бер вакытта да алардан көлмә, үзеңне алардан өстен куйма, нинди генә милләт булса да, һәрвакыт хөрмәт белән кара. Бу инәйнең сүзләре, бик тирәндә күңелемә сеңеп калган сүзләр, шушы яшемә җитеп, кешедән көлгәнем булмады, шуңадыр үземне дә хөрмәт иттеләр.
Ә машинага килсәк, кичке уннарда эштән кайтышлый ике трактор көч-хәл белән тартып чыгардылар. Цементын бушатканнар иде авыл ир-атлары, чыгаргач, кире төяделер. Кичкә тавык шулпасы белән инәй сыйлап чыгарды егетебезне. Инәйгә рәхмәт әйткәндә күзләреннән яшьләр чыкты егетнең, күренеп тора иде, әйбәт гаиләдә үскән, әтисе сугышта үлгән, ятим үскән, шуңа күңеле нечкә булып чыкты.
Нинди авыр заманда да барлы-юклы әйберләреннән пешереп, бер белмәгән чит кешене сыйлап чыгарды инәй. Ачык күңелле, кунакчыл иде, үзләренә юкны да бүлешер иде, без шуларны күреп үстек.
Элек бик тә ярдәмчел иде авыл халкы. Бәрәңгене генә ал, утырканда бакча уртасына бер чиләк бәрәңгене чыгарып куясың, шундук күршеләр кереп җитәләр дә бергәләп утыртасың. Алганда да шулай – бергә. Никтер хәзер андый гадәт калмады, һәр кеше үзе генә кайнаша.
Закир Фәттахов,
Лениногорск, Мөэмин-Каратай.
Комментарийлар
0
0
Без усканда шулай иде инакиебез тарзадан курше Сабира эбекайнен коянта чилак тотып суга барырга чыкканын курса безга кызым эбиегез суга барырга чыккан барыгыз су алып кайтып бирегез дияр иде мархум урыннары ожмахта булсын баранге уташулар утын кисушелар барысыда кумак эш иде бит.. ..
0
0