Балачакта кем генә рәсем ясап карамаган? Стенадагы обойга, йә булмаса кирәклерәк кәгазь кисәгенә, өстәлдәге затлы япмага бизәкләр сырлап әти-әнисеннән шелтә алмаучылар да сирәктер.
Рәсем ясау кемнеңдер балачак мавыгуы гына булып кала, ә кемдер үсеп җиткәч тә әлеге шөгыльдән ләззәт ала, тәм таба. Апас кызы Ләйсән Шиһабиева да нәкъ тә шундыйлардан. Кечкенәдән бирле кулында карандаш һәм кәгазь аның.
– Балалар бакчасына йөргән вакытта ук рәсемнәр ясарга ярата идем. Үзем ясый алмаганда әни янына бардым, аны карап тордым. Матур итеп ясыйсым килде. Иң беренче кызны әни кәгазьгә ясап биргән үрнәктән карап ясадым. Бөтен стенаны тутырып рәсем ясаганнарым да истә. Киемнәремдәге матуррак үрнәкләрне кисеп алган чаклар да бар иде, – ди Ләйсән.
Аңа рәсем ясау сәләте нәселдән килгән. Әнисе Ландыш, дәү әтисе Фәрит һәм аның энеләре дә оста итеп рәсем ясыйлар. Кул эшләрендә дә төшеп калганнардан түгел алар.
Ләйсән күңелендә бөреләнеп килүче хыялын тормышка ашыру, рәсем ясау сәләтен арттыру максаты белән сәнгать мәктәбенә килә. Биредә 5 ел дәвамында Фирдәвес Абдуллина җитәкчелегендә дәресләр ала. Остазы ярдәмендә табигать күренешләре, төрле әкият геройлары, җиләк-җимеш бәйләмнәреннән тыш портретлар ясарга да өйрәнә. Аның матурлыкны тоеп гади куллары белән ак кәгазь битенә төшерә белүенә сокланмый мөмкин түгел! Тигез, төгәл, матур аның сурәтләре!
– Хәзер буш вакытларымда портретлар ясыйм. Телевизорны кабызып, берәр нәфис фильм куям да, ак кәгазь битенә кешенең йөзен төшерәм. Бер портрет 5-6 сәгать ясала. Катлаулырак булганда озаграк та вакытны ала. Иң беренче башын түгәрәкләп куям, аның күзләрен, борынын, иреннәрен билгелим. Эшне күзләреннән башлыйм. Чөнки кешенең күзләренә күп мәгънә салынган, – ди.
Портрет ясату өчен күбрәк хатын-кызлар мөрәҗәгать итә икән. Алар әниләрен, дусларын яки үзләрен ясаталар. Гаиләләрен кәгазь битенә төшертеп өй диварларына элеп куючылар да бар. Ләйсән үзе дә иң беренче әнисен ясаган. Аннан – сыйныфташ кызларын. Хәзер исә сәхнә йолдызларын бик яратып ясый.
– Куллар үзеннән-үзе карандашка үрелә. Күпме генә утырсам да арганым, туйганым юк. Киресенчә, бу вакытта мин ял итәм, тынычланам, сәләтемне арттырам. Портреттан тыш мәзәк рәсемнәр дә ясыйм. Мисал өчен шаржлар. Аларны ясаганда күңел күтәрелә, – ди Ләйсән.
Рәсем ясаганда кәгазь белән гади карандаштан тыш гуашь, төсле карандашлар да куллана ул. Рәсеменә, үзенчәлегенә карап. Акварель белән ясаган рәсемнәре бик сирәк.
Ләйсән архитектура серләрен бик теләп төшенде. Югары белемне дә шул өлкәдә алды. Укуы, хезмәте ничек кенә җаваплы булса да, рәсемнәреннән аерылмады. Буш вакытларында конфетлар һәм төрле кәгазьләрдән букетлар, кәрҗиннәр дә ясап куя, тырнак ясарга да өлгерә. Соңгы вакытларда бүләк тартмаларына рәсемнәр ясау белән мавыга. Бер дә тик торырга яратмый ул.
Ләйлә Вәлиәхмәтова.
Комментарийлар