Шәһри Казан

Бер сәгатьтә 1 мең күкәй юкка чыккан

“Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдәге ярминкәгә килүчеләрне Кукмара районы кызлары җырлар җырлап каршы алды. Хисләнеп, башкаларның да күңелләрен кузгатып, шундый да матур җырлыйлар мәгәр. Азык-төлек сатып алырга җыенганлыгыңны да онытып җибәрәсең.

Халык үзешчән артистлар сәхнәдән төшкәч кенә ярминкә мәйданына уза. Кукмара белән Арча районнары сәүдә рәтләренең төп өлешен били. Шулай ук, Чистай, Чирмешән, Әлки фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары үзләре җитештергән продукцияне алып килгән.

Кукмара үзенең чуен савыт-сабалары, киез итекләре белән бөтен дөньяга танылды, дисәң дә ялгыш булмас. Инде текстильдә Чебоксарга һәм Иваново шәһәренә көндәшлек тудырырга җыена. Яңа Комар авылыннан үзмәшгуль Алмаз Хәсәнов “базар оекбашлары” җитештерә башлаган.
- Казанлыларның аяклары туңмасын, дип, машина тутырып оекбашлар алып килдем, - ди Азат Хәсәнов.

Арча районы сәүдә рәтендә игътибарны гаҗәеп челтәр шәлләр һәм бәйләнгән кофталар җәлеп итә. Сөбханалла, челтәр шәлләрне 80 яшьлек Рәйсә Галиуллина бәйли-үрә икән. Ә мамык җептән бәйләнгән киемнәр Гөлзилә Ахмедова хезмәте.
- Казандагы ярминкәләрдә 16 ел рәттән катанашабыз. Безнең Курса авыл җирлеге 6 авылны берләштерә.

Реклама

Ярминкәләргә шәхси хуҗалыклардан яшелчәләр, яшелчә продуктлары, сөт һәм сөт продуктлары, осталарның кул эшләнмәләрен җыеп алып киләбез. Авыл каймакларын, эремчекләрен һәм күкәйләрен ярата шәһәр халкы. Бер сәгатьтә 1 мең авыл күкәен саттык та бетердек, чираттагыларга җитмәде дә. Икенче килгәндә дә күкәй алып килә күрегез, диделәр. Шулай чакырып торгач, әлбәттә, килербез, - дип, күңеле булып сөйләде Арча районының Курса авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Рәмзия Вафина.

Казан заводларында 40 елдан артык эшләгән Рәшит ага Нургалиев куларбасын “бастырыклап” тутырган.
- Шимбә көннәрен көтеп алам. Чөнки, ярминкәләргә чыксам, авылга кайткандай булам. Сатучылар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, үзебезнең туфракта үскән яшелчәләрне һәм үзебезнекеләр әзерләгән ризыкларны шикләнмичә сатып алам, - ди ул.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 апрельгә кадәр бара. Сәүдә челтәрләрендәгедән 15-20 процентка арзанрак бәяләрдән авыл хезмәтчәннәренең күңел җылысы салып җитештергән продукциясен алып калырга ашыгыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: