Менә инде бер елдан артык республикада «Татэнергосбыт»– «Бердәм исәпләү үзәге» ( БИҮ) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү квитанцияләре килә башлады.
Дөрес, үзгәрешләр квитанцияләр белән генә чикләнми, иң мөһиме хәзер халык түләгән акчасының кайчан, кемгә, күпме киткәнен күрә ала. Халыктан кергән миллиардлаган сумның хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларга күчү процессын «Татэнергосбыт» оешмасы контрольдә тотачак. Яңа төр түләү системасының беренче нәтиҗәләре, бердәм исәпләү үзәгенең эшчәнлеге хакында «Татэнергосбыт»– БИҮ җәмгыятенең директоры Марат Минибаев белән сөйләштек.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, зур акчаларны идарәче компанияләрдә туплау бик үк дөрес түгел. «Акча бер урында күпләп җыелса, могҗизалар туа, акча үз законнары белән яши башлый», – дигән иде берсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, республикада «Татэнергосбыт» оешмасы карамагында бердәм исәпләү үзәге оешты. Үзәк эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
Бердәм исәпләү үзәкләре элек тә бар иде. Максатлары – түләүләрне контрольдә тоту. Бу өлкәдә процесс катлаулана бара: яңа норматив актлар, законнар үзгәреп тора. Белгечләрдән профессиональлек, төгәллек таләп ителә. Бердәм исәпләү үзәге булдыруның төп бурычы – субъектив факторны катыштырмау. Яңа түләү системасының асылы – элек түләүләр коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларга идарәче компанияләр аша күчсә, хәзер бу турыдан-туры башкарылачак. Гади итеп аңлатканда, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчаларын без, түкми-чәчми, тиешле оешмаларга бүлеп бирәбез. Бер тиен дә югалырга тиеш түгел. Шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалар да барысын да күреп торырга тиеш. Закон нигезендә идарәче компанияләр финанслар өчен җавап бирә алмый. Шуңа да бу өлкәдә эш гадел, һәркемгә аңлаешлы, төгәл булсын өчен берләшү мөһим иде. Бу эш шактый тәҗрибәсе булган «Татэнергосбыт» оешмасына йөкләнде. Беренче булып әлеге проект Яшел Үзәндә сыналды. 1 июльдән Казан да өстәлде. Бердәм исәпләү үзәкләре республиканың 45 районында эшли.Тиздән Чаллы шәһәре дә тулысынча кушылыр дип көтелә. Үзәк барлыгы 1 миллион 300 мең шәхси счет белән эш итә. Бу күрсәткечләр буенча Мәскәү өлкәсеннән кала без Россиядә лидер булып саналабыз.
– Берләшү этабында нинди авырлыклар кичерергә туры килде?
– Шактый эш башкардык. Без бу мәсьәләдә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Касса аппаратларыннан алып компьютерлардагы программага кадәр яңартырга туры килде. 68 бердәм исәпләү үзәге офислары интернет белән тәэмин ителде, 390 компьютер, 97 принтер сатып алынды. Аеруча район җирендә компьютерлар белән проблемалар бар иде, күбесендә түләүләр базасы куркынычсызлык ягыннан тәэмин ителмәгән. Шуңа да комплекслы программа буенча эшли торган бердәм система булдыру мөһим иде. Без максатка ирештек дип саныйм. Вируслардан саклый торган, заманча техник таләпләргә җавап биргән шундый система, база булдыра алдык.
– Һәр оешмага, әйтик, «Водоканал»га, чүп чыгару белән шөгыльләнгән операторларга, идарәче компанияләргә хезмәтләре өчен аерым түләнә. Халык һәр оешма белән килешүне үзе төзергә тиеш түгелдер бит?
– Юк, барысын да үзәк белгечләре башкара. Дөрес, бу җиңел түгел. Һәр кешенең исәп счетын хезмәт күрсәтүче оешмага беркетергә кирәк. Әле кешенең акчасы нәкъ шул оешмага күчәме икәнен берничә кат тикшерергә дә туры килә. Хәзергә барлыгы 16 мең күп фатирлы йортның, 340 мең шәхси йортның исәп счетлары шул рәвешле беркетелде. Аның каравы, хәзер автоматлаштырылган системада җайлы эшләргә мөмкин.
– Сезнең үзәкнең сайты эшли. Халык коммуналь хезмәтләргә сайт аша түли аламы?
– Сайтыбыз уңышлы гына эшләп килә. Анда шактый файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Сайт аша түләү каралмаган. Аның каравы, электрон дәүләт хезмәтләре порталы, банк терминаллары, элемтә бүлекләре, бердәм исәпләү үзәгендәге кассалар аша түләргә мөмкин. Киләчәктә, сайтта һәр кешегә шәхси кабинетын булдыру мөмкинлеген тудырырга уйлыйбыз. Анда кеше утны, суны, җылылыкны күпме тотканын, нәрсә өчен күпме түләгәнен күрә алачак.
– Яңа төр квитанциядә барысы да аңлатып бирелгән кебек. Анда хәзер һәр хезмәтне күрсәткән графалар барлыкка килгән.
– Әйе, квитанциядә барысын да мөмкин кадәр аңлаешлы итәргә тырыштык. Бердәм түләү квитанцияләре Россия Төзелеш министрлыгы куйган таләпләр буенча әзерләнә. Монда һәр хезмәт өчен түләү аерым күрсәтелгән. Әмма бу мәгълүмат кына халыкны канәгатьләндерми. Шуңа да киләчәктә контакт үзәк булдырырга ниятлибез. Кешене борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирерлек белгечләр кирәк. Әлегә халыктан килгән сораулар сайтта кабул ителә.
– Яңа төр түләү системасы кертелгәннән соң, бу өлкәдә халыкны борчыган сораулар кимегәндер?
– Әйе, сораулар кимеде дияргә була. Коммуналь хезмәтләргә намус белән түләүче кешегә барысы да дөрес, аңлаешлы икәнне белү мөһим. Яңа төр түләү системасы кертелгәннән соң, бу өлкәдә ачыклык, гаделлек артыр дип уйлыйбыз, торак милекчеләре үзләренең акчаларын кемгә, кайчан барып ирешкәннәрен белеп торачаклар. Ә идарәче компанияләр җаваплылыкның бер өлешеннән котыла. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр дә тиз ачыкланачак.
– Киләсе елдан торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә?
– Яңа законнар акрынлап гамәлгә керә бара. Әйтик, быелдан капиталь ремонт өчен 70 яшьтән узган өлкәннәргә дәүләт тарафыннан компенсация бирелә башлады. Киләсе елдан Татарстанда чүп җыю буенча региональ ике оператор эшли башлаячак. Әлеге үзгәрешләр чүп контейнерлары да булмаган авыллардагы проблемаларны хәл итүдә уңай йогынты ясар дип уйлыйбыз.
«Татэнергосбыт» оешмасы биналарын бердәм исәпләү үзәкләре белән берләштергән очракта, аларны бердәм стандартлар буенча җиһазландыру күздә тотыла. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләрнең су буе чиратлары тиздән бетәр дип өметләнәбез. Күптән түгел Казанда Ломжа урамында заманча офис ачтык. Анда хезмәт күрсәтүче кассалар саны да күбрәк, уңайлы көтү зоналары бар, электрон чиратлар булдырылган. Монда терминал аша түләү мөмкинлеген дә җайга салырга ниятлибез. Кассадан тыш, кулланучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен АК Барс Банкы мобиль кушымтасы һәм электрон дәүләт порталы аша да түли ала. Республика халкына уңайлы булсын өчен, барысын да эшләргә тырышабыз.
Бердәм исәпләү үзәгенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык ничек түли
41 проценты банклар,
3 проценты электрон дәүләт порталы,
25 проценты бердәм исәпләү үзәге кассалары,
11 проценты элемтә бүлекләре,
8 проценты башка юл белән түли.
Бердәм исәпләү үзәгендә айлык уртача акча әйләнеше – 3,5 миллиард сум.
Комментарийлар