Шәһри Казан

Бер яманга – бер яхшы: салкын җәйнең файдасы нидә?

Аллага шөкер, бәрәңге ишелеп уңды быел. Әллә ничә ел ял иткән бакчаның оятына көч килдеме, әллә елы шулай туры килдеме инде шунда.

Ничек булса да булды, ну менә бездә быел бәрәңге ишелеп уңды, Аллага шөкер.

2009 елдан соң безнең як бакчалар бәрәңге үстерүдән катгый рәвештә баш тарттылар бит. Бу инде үзенә күрә бойкотмы, алай дисәң, ни өчен бойкот? Арып киткән дисәң, ял итәргә кыш бар бит, ак кардан юрган ябын да йокла, ял ит, көч җый. Көздән тиресен кертеп, сукалап калдырган, язын тагын күлтиләп-тырмалап, җәй буе чүбен утап, кортын чүпләп, агулап торган, ничә гасырлар бәрәңге үстергән бакча без кешеләргә хезмәт итүдән баш тартты. 2010 елда ярар инде, ул елны мең елга бер була торган корылык, диделәр, бәлки шулайдыр, чынлап та. Шуннан бирле, дуслар, игътибар иткәнегез бармы, язын урамнан гөрләвек акмый бит, чын әгәр. Ә аңарчы басудан ташу төшә иде, урамнарны тутырып, актарылып-ташып. 2010нан соң хәтта урам уртасыннан гөрләвек тә акмый, кар суы җиргә сеңеп бетеп бара. Җир-­ана дымга туена алмый һаман да, сусыз кисмәк шикелле корып кипкән, бер яңгырсыз эссе җәйдә.

Ярар, үткән язлар үткән инде, быелгы язга кайтыйк әле. Башыннан ук салкын булды ул, шуңа суык җәе дә килеп кушылды. Өстән җылы кием төшмәде. Юк, дидек, быел бер әйбер дә үсәчәк түгел, утыртып азаплану гына булыр инде. Минем бабай гүпчим дә пессимист кеше инде ул, хәзер төшенкелеккә бирелергә генә тора.

Үзе суган утырта, кишер, редиска чәчә, чөгендер-кишер орлыкларын барлый. Үзе бакчадан кергән саен, быел бер нәрсә үсмәс дия-дия кат-кат өстен чишенә. Ә мин бит оптимист кеше, ярар бабай димен, үсмәсә тагын, эше булмас, өй астындагы 3-4 еллык запасны киметербез, хәйран калгансың икән юкка дип  юатам үземчә.

Чыннан да җәй суык булды, әмма бер яманның бер яхшы ягы да бар. Чебен булмады, җәмәгать, име. Әмма рәхәт булды. Ә салкын җәйгә корылыгы да килеп кушылды да, бу нәкъ математикада ике минусны кушкач плюс килеп чыккан шикелле эффект тудырды. Җәй эссе булып, коры да булса, бөтен нәрсә кибеп-көеп беткән булыр иде, ә болай бик критический моментларда адәм баласының ниндидер эчке көче барлыкка килә, диләр бит. Үз-үзеңне сак­лау инстинкты дип атала икән ул, элек телевидениедә «Очевидное-невероятное» дигән тапшыру бар иде. Менә шунда гаҗәп хәлләр күрсәтәләр иде инде. Баласын машина баскач, арт күчәреннән тотып җиңел машина күтәргән хатын да, артыннан аю куып килгәндә биек агачка менеп киткән аучы да, тагын әллә ниләр. Менә шуның шикелле, табигатьнең дә эчке ресурсы ачылдымы, Алланың рәхмәте белән.

Реклама

Ай ярымга якын яңгыр яумады безнең якларда, салкын да булды. Озын сүзнең кыскасы – җәй буе газ котёлы эшләп торды өйдә.
Ә бабай суык дип тормый, бакчада казына. Июнь башында редисканың беренче партиясе җитеште, аннан тагын, аннан тагын. Ипигә төшкән җирдән ике-өч кыяр-помидор алып кайта да салат ясый. Кыяр, помидор, редиска, суган, йомырка, бу салат быел почти җәй буе булды, чөнки җәй суык булгач, әллә ничә партия редиска үсте. Ярар, яраткач ашый инде, кунакларны да сыйлый. Ә минем үземә кыяр икән кыяр, помидор икән помидор, бер кушкан-болгаткан әйберне дә яратмыйм инде, шундыйрак кеше инде.

Ә бакчада алгебра дәресендә Нәзирә апа өйрәткәнчә, ике минус кушылудан галәмәт плюслар үсте инде. Чияләрнең быел ял итәсе еллары бит инде югыйсә, былтыр иксез-чиксез булганнар иде бит, ә алар, законга буйсынып тормыйча, быел да сыгылып утырдылар. Карлыганны әйткән дә юк инде, әллә бәрәңге кабыгыннан, әллә кешедән калышып тормыйк дип микән, җыеплар бетерерлек булмады инде. Кишерләр шоп-шома, эре, сусыл. Кәбестәләр ярылып ята, көн дә кәбестә тәкәсе белән кәбестә ашы пешер, туйдырмаса кәнишне. Ә шалканга әле бабайның вакыты юк, башка эше күп, бераз эшләре җиңеләйгәч, шалкан белән күрше малайларын сыйлый ул. Ә шалканны бабай, кешенең шалканы булырга тиеш, дип үстерә.
Ә хәзер ни белән мәшгуль, дисезме? Әйтеп торам бит, дуслар, бабай бәрәңге казый. Шундый яратып, шундый сөенеп. Ничә елдан бирле бәрәңге казулар да сагындыр­ган шул. Нинди генә сортлар юк шул өч сутый җирдә. Һәрберсенең исем шәрифләрен язын бәрәңге утыртканда кәгазьгә язып барып, стенкада гына саклады инде.

Патшабикә, Атабаевский, Невский, Гала, Скороспелка, кыскасы, 30 буразналы 3 сутый җирдә унлап төрле сорт.
Бабай бәрәңге казый. Ә минме? Мин инде, һәрвакыттагыча, бабайны яңа җиңүләргә рухландырып торам. Җәй көне бәрәңге төбе өйгәндә, бәрәңге агулаганда, әй суык, кая, әби, бер бокал кайнар чәй дип, кырык кат кием белән калтырап керә иде, ә менә бәрәңге казыганда кыска җиңле футболка белән генә, кая, әби, теге салкын компотыңны салып бир әле тиз генә, тирләп төштем тәмам дип килеп керә.
Ишелеп уңган быел бәрәңге, ә 30 сутый бакчаң сузылып ятып, бәрәңгене сатып алган еллар да булды бит. Бөтен нәрсәне дә Аллаһы Тәгаләнең уң итүе кирәк шул.

И, әле бәрәңге казу гынамыни? Хоккей сезоны ачылды, җәмәгать, бөтен көчне бакчада калдырып кереп һич булмый әле, «Ак барс» өчен җанатарга да көч сакламыйча булмый.

Ярар, киттем әле, салкын компот эчеп кенә ике фронтта эшләп булмас, итле шулпаны җиткерергә кирәк.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: