16+

Беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга?

Этикет буенча эксперт Татьяна Николаева беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирә.

Беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга?

Этикет буенча эксперт Татьяна Николаева беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирә.

«Син» дип сөйләшүгә күчәргә ир-ат тәкъдим итәргә тиеш. 
Ир-ат очрашуга соңга калырга тиеш түгел. Хатын-кыз 15 минуттан да артык соңга калмасын.

Очрашуга ир кеше генә чакыра ала. 
Хатын-кызны беренче очрашуга ресторанга чакырмагыз. Бигрәк тә кыйммәтле, затлысына. Ашаганда, бер-берең белән якыннан танышыр­га җай булмый. Иң яхшысы – берәр күргәзмәгә бару яки урамда йөреп керү. 

Ресторанга чакырган очракта, хатын-кызга иң кыйммәтле ризыкларга заказ бирү дөрес түгел.

Ресторан яки кафега барган очракта, акчаны икегә бүлеп түләргә тәкъдим итү килешми. Дөнья хәлен белеп булмый, ир-ат шундый тәкъдим ясаса, хатын-кызның сумкасында яки картасында акчасы булырга тиеш. 

Беренче очрашуга чәчәк алып барган оч­ракта, ир-ат очрашуның кайда үтәчәген истә тотарга тиеш. Ресторанда булса, аны вазага куеп торалар. Күргәзмәгә барсагыз, аны күтәреп йөрү уңайсыз. Кызны өенә кереп алыр­га уйласагыз, чәчәк алырга була, аның букетны кире өенә кертеп куярга мөмкинлеге була. Очрашу ахырында да чәчәк алып бүләк итәргә була.

Очрашу барышында телефоныгыз шалтыраса, озаклап сөйләшмәгез. Ашыгыч булмаса, сөйләшми торсагыз да ярый. 

Ир-ат очрашу ахырында шалтыратам дип кенә түгел, кайчан шалтыратачагын төгәл әйтеп саубуллашырга тиеш.
Ир-ат хатын-кызны йә өенә кадәр озатып куярга, яки такси чакыртырга тиеш. Кайтып җиткәч, шалтыратырга әйтегез. Таксига акчаны ир-ат түли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading